Яшел Үзән

Бакырчыда татулыкка таяналар

Бакырчыга яңгыр яуган көнне машина белән барма дип, киңәш итәләр. Чыннан да, авыл урамнарында юл юк дисәң дә ярый. Үзе текә тау битендә урнашкан ул. Язгы кар сулары ерганаклары һәм тирән чокыр-чакырлар машина йөрешен бигрәк тә җайсызлый. Авылга барып керүгә, ирексездән, ничек яшиләр соң монда, дип гаҗәпләнеп куясың. Әйтик, йорт...

Бакырчыга яңгыр яуган көнне машина белән барма дип, киңәш итәләр. Чыннан да, авыл урамнарында юл юк дисәң дә ярый. Үзе текә тау битендә урнашкан ул. Язгы кар сулары ерганаклары һәм тирән чокыр-чакырлар машина йөрешен бигрәк тә җайсызлый.
Авылга барып керүгә, ирексездән, ничек яшиләр соң монда, дип гаҗәпләнеп куясың. Әйтик, йорт салырга уйлаган кеше, төзелеш кирәк-ярагын ничек ташый икән? Ни гаҗәп, Бакырчы урамында очрап сөйләшкән хатын-кызларның исләре китмәде моңа.
- Безнең ирләр остарганнар, үзләре җаен табалар, - диделәр алар минем аптыравыма каршы.
Бакырчы ир-егетләренең уңганлыгы хак анысы. Күзгә ташлана дисәк тә ярый. Күбесенең ихаталары ялтыравык тимер койма белән әйләндереп алынган, заманча зур итеп төзелгән йортлары да авылны бизәп тора. Юлларының начарлыгы да туктата алмаган, күрәсең, Бакырчының үҗәт осталарын. Үзләренең хуҗабикәләре горурланырдай итеп корганнар иркен өйләрен.
Зур йортта зур гаилә яшәргә тиеш бит инде. Мин кергән Ләйсән һәм Гомәр Шәйхетдиновлар йорты нәкъ шундый киң күңеллеләр өе булып чыкты.
Ләйсән дә, Гомәр дә төп Бакырчыныкылар. Авылны икегә бүлеп узган елганың ике ягында гына нигезләре. Шәһәргә кызыкмаганнар, шунда кавышып гаилә дә корганнар. Сөбханаллаһ, кызлары үсеп килә инде менә. Беренчеләре - Гөлсәрвәр быел мәктәпкә укырга керәчәк, 7 яшь инде аңа. Гөлфия 5 нче яше белән бара. Әминәнең исә туып дөньяга аваз салуына ике атна гына әле.
Ләйсән әлегә ялда, мәктәптә эшли үзе. Авылда хәзер башлангыч белем бирү мәктәбе генә бар. Элегрәк, сигез еллыгы эшләгәндә, мәктәп тә, авыл үзе дә гөрли иде, ди ул көрсенеп.
Өйдәгеләр белән танышып сөйләшкәндә Гомәр эштә иде.
- Ул төрле эшкә йөри. Кулыннан бар эш тә килә аның. Бу йортны менә үзе салды, абыйлары да булышты, билгеле. Сварка һөнәрен дә булдыра, машина да төзәтә ул минем, - дип сөйләде хатын ире белән горурланып.
Хәер, май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, хуҗаның оста куллы уңган кеше булуын ипле ихатасы үзе үк күрсәтеп тора.
Күп балалы гаиләгә йорт кору өчен җир бирелүен белсәләр дә, Шәйхетдиновлар әлегә уйлашмаганнар. Шулай да өч бала анасының фикере бөреләнгән инде.
- Алдан нигез билгеләп кую әйбәт анысы, балаларга булыр иде. Авылда алырбыз инде, аларны ерак җибәрәсе килми бит, - диде ул безнең сорауга. Бакырчының тарту көче зур, күрәсең. Авылда эш-мәшәкать күптер инде анысы. Шәйхетдиновлар ике сыер да асрыйлар икән әле. Тормыш алып баруда да, кечкенәләрне карауда да Гомәрнең апалары бик булышуын әйтте Ләйсән. Әйтергә кирәк, Гомәр үзе дә ишле гаиләдә үскән. Тугыз бала тәрбияләп үстергән аның әти-әнисе. Олысы, Фатыйма апа, биредә яши. Каенана урынына мин хәзер, ди ул шаяртып. Калган туганнары да кайтып-китеп йөриләр. Хуҗалары киң күңелле булгач, ул йортны урап узмыйлар шул. Бергә-бергә күңелле дә, эш-мәшәкатьләр дә басмый. Тату туганнар таштан койма койганнар, дигән әйтем, мөгаен, Шәйхетдиновлар тормышын күргәч чыккандыр.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: