Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Танышуның да үз җае

Бервакыт подъезддан чыккан идем, күрше кызы Роза үзенең «Мерседес»ында казына. Мине күргәч, әй сөенде, ярдәм итүемне сорады. Итмимме соң, Розаны мин инде 2-3 елдан бирле ошатып йөрим, беренче адым ясарга гына уңайсызлана идем. Чөнки ул кыз башы белән «Мерседес»та, ә мин - «Москвич»та гына. Минем кебек хәерчегә ник карасын ул?...

Бервакыт подъезддан чыккан идем, күрше кызы Роза үзенең «Мерседес»ында казына. Мине күргәч, әй сөенде, ярдәм итүемне сорады. Итмимме соң, Розаны мин инде 2-3 елдан бирле ошатып йөрим, беренче адым ясарга гына уңайсызлана идем. Чөнки ул кыз башы белән «Мерседес»та, ә мин - «Москвич»та гына. Минем кебек хәерчегә ник карасын ул?
Шулай итеп, осталарча горур атлап, машина янына килдем. Карасам, анда әллә ни ярдәм итәрлек эш тә юк: аккумулятор клеммасы гына салынган. Ә кыз яныннан һич кенә дә китәсе килми. Якыннанрак танышырга менә дигән мөмкинлек бит бу! Шуңа да машинаны ярты сәгать «төзәтергә» туры килде. Барысы турында да сөйләштек, ә аннары ул мине эшемә кадәр илтеп куярга булды. Үземнең машина ватык иде. Әлбәттә, сөенеп, иномаркага кереп утырдым.
Шактый гына баргач, юл уртасында ватылган машина күрдек, олы гына бер ханым туктавыбызны сорый. Ватылган икән, без дә туктап ярдәм итәргә ашыктык. Ни күзем белән күрим, Роза тегенең машинасын бик тиз генә төзәтеп тә бирде. «Кеше машинасын гына шулай тиз төзәтәсезме?» - дип гаҗәпләнүемә ул көлеп үк җибәрде. Баксаң, ул мине сынар өчен генә ярдәм итәргә чакырган икән. Бер-беребезне бик тиз аңладык, өстәвенә, аерылганда үбештек тә. Әлегә бар да әйбәт, туйга әзерләнәбез.
Илдар.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250