Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел үзәнле Әминә Гаделшинаның яңа иҗат җимеше

Тынычлыклар бирсен илләргә

Урам тып-тын, бер кеше күренми

Кая киткән соң бу кешеләр?!

Бер-берсенә дошман булып яши,

Керешмиләр тирә-күршеләр.

Заманалар үзгәрде бит хәзер,

Ачуланып булмый кешегә.

Бөтен нәрсә җитеш, элек кенә

Табага да кергән күршегә.

Сулар ташучы юк, сулар өйдә,

Чирәм баскан чишмә юлларын.

Челтерәп аккан чишмә дә сагына

Сулар ташып йөргән кызларын.

Урам тутырып көтү кайта иде:

Сарык тавышлары, сыерлар...

Үзләреннән үзләре бетте бит,

Нишләп бетте икән бу маллар?!

Өе тулы бала-чага булган,

Ипи пешергәннәр өйләрдә.

Ни әйтсәң дә, шул чакларны менә

Калды бары сагынып сөйләргә!

Кайда соң ул бала-чага тавышы,

Өйдә пешкән икмәк исләре?

Искә төшереп шуны сөйлибез бит,

Заманалар әллә нишләде.

Менә шулай үзгәрде замана,

Ата улын, ана кызын белми.

Мөселман, дип бар да яулык бәйли,

Җирдән өстерәп бар да күлмәк сөйри.

Әбиемнең коръән китабыннан

Укыганы килә алларга.

Бөтен нәрсә җитеш, ә шулай да

Тынычлыклар юк шул җаннарда.

Үткәннәрне сагынып сөйләсәк тә,

Сөенеп яшик шушы көннәргә.

Ходай тәгалә исәнлекне биреп,

Тынычлыклар бирсен илләргә!

Әминә Гаделшина

Татар Әҗәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X