Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Малай-шалай

Мин әле яшүсмер генә, Малай-шалай дияләр. Малай-шалай булсам да бит, Кызлар мине сөяләр. Буең озын, ыспай диләр, Астан өскә карыйсы. Борын, авыз да чамалы, Күзләрең дә ярыйсы. Акылың да шәптән генә, Шаярта да беләсең. Контроль эш эшләгәндә, Күчерергә бирәсең. Тәүге мәхәббәт ялкыны Дөрли имеш йөрәктә. Гашыйк булу бик газаплы, Кызлар...

Мин әле яшүсмер генә,
Малай-шалай дияләр.
Малай-шалай булсам да бит,
Кызлар мине сөяләр.

Буең озын, ыспай диләр,
Астан өскә карыйсы.
Борын, авыз да чамалы,
Күзләрең дә ярыйсы.

Акылың да шәптән генә,
Шаярта да беләсең.
Контроль эш эшләгәндә,
Күчерергә бирәсең.

Тәүге мәхәббәт ялкыны
Дөрли имеш йөрәктә.
Гашыйк булу бик газаплы,
Кызлар өчен бигрәк тә.

Берсе чакыра катокка,
Берсе чаңгы шуарга.
Нәрсә әйтергә дә белмим
Җавап итеп шуларга.

Иртәрәктер,
Мәхәббәтнең
Ни икәнен аңламыйм.
Нәни мыек та төртмәгән,
Егет чаклар җитмәгән.
Гарәфетдинов Алмаз,
7нче мәктәпнең X А сыйныфы укучысы.

Әтием куллары
Ятим баланың күз яше, йөрәгеннән тамадыр,
Әтилеләр үтеп китсә, өзгәләнеп каладыр...

Урам аша синең белән бергә,
Синең белән, әтием, үтсәм мин.
Кулларыңның көчлелеген тоям,
Җаным белән, әтием, сизәм мин.

Иң беренче аяк баскан чакта,
Кулларыңа тотынып атладым.
Минем бәхетем
өчен чын күңелдән
Кайгыртуың тоеп, шатландым.

Кайгы-хәсрәт килсә, беләм, әтием,
Иңнәреңә ятып елыйсым.
Мәңге шулай тоеп яшәр идем,
Кулларыңның,
әтием, җылысын.
Йөрәгеңнең,
әтием, җылысын!
Инсаф Мостафин.
Күлбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев