Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

КҮКЕ-АНАЛАР

Хөрмәтле редакция! Мин бу шигыремне Норлат балалар йортының 70 еллык юбилеена багышладым. Үзем анда 9 ел директор булып эшләдем (1985-1994 елларда). Кече кызым авыру туганга, аңа чит илдә операция ясарга кирәк булганга, икенче эшкә күчергә туры килде. Аннан соң да Норлат урта мәктәбендә шул балалар йортында тәрбияләнгән ятимнәрне укыттым. Алар...

Хөрмәтле редакция!
Мин бу шигыремне Норлат балалар йортының 70 еллык юбилеена багышладым. Үзем анда 9 ел директор булып эшләдем (1985-1994 елларда). Кече кызым авыру туганга, аңа чит илдә операция ясарга кирәк булганга, икенче эшкә күчергә туры килде. Аннан соң да Норлат урта мәктәбендә шул балалар йортында тәрбияләнгән ятимнәрне укыттым. Алар арасында чын ятимнәр бик сирәк, күбесенең ата-аналары бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Алар саны елдан-ел арта, кызганычка каршы...
30 октябрьдә Норлат балалар йорты 70 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Кайда соң сез, күке-аналар?
Чит ояда үсә сезнең балалар.
Күңелләре моңсу, балачагы ялгыз,
Язмышлары ачы, тормышлары нурсыз...

Ник саласыз балагызны чит ояга,
Тапшырасыз язмышларын ятларга?
Кемнәр назлар, кемнәр яклар сабыйларны?
Кемнәр бирер ана назын үксез балаларга?

Кемнәр саклар нарасыйны хәсрәтләрдән?
Кем аралар аны ачы афәтләрдән?
Җан җылысын ятимәгә кемнәр бирер?
«Балам» диеп, назлап, кем соң сөер?

Авыр чакта кемнәр булыр ныклы терәк?
Кемнәр теләр балакайга изге теләк?
Һәр балага бу дөньда әни кирәк!
Үз сабыен ташлап киткән ана сирәк...

Ярсып елый кара төндә ятим бала,
Күзләреннән чишмә булып яшьләр ага...
Ишетми шул балакаен күке-ана,
Чит җирләрдә иркен генә канат кага.

Очратмас ул беркайчан да баласын,
Сыендырмас күкрәгенә йөрәк парәсен.
«Балакаем» диеп, әйтмәс гамьсез аңа:
Әни хисе бирелмәгән шул бу анага.
Роза Ягудина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев