Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Гөлсирин әнисенә

Гөлсирин әнисенә Әнием, бәгърем, елама син, Салма мине салкын суларга, Минем җаным һәрчак синең янда, Тик кермим төшләреңә.

Миннән башка хәзер таңлар ата,
Миннән башка ява яңгырлар,
Миннән башка хәзер елга ага,
Миннән башка челтери чишмәләр...
Миннән башка ата чәчкәләрем,
Миннәң башка үсә улларым,
Миннән башка гөрли бакчаларым,
Миннән башка яши дусларым...
Бик сагынам нурлы йөзләреңне,
Син пешергән тәмле ашларыңны,
Наз тулы кара күзләреңне,
Җылы, йомшак кулларыңны...
Син бит миңа тормыш бүләк иттең,
Күкрәк сөтен биреп үстердең,
Син бит безгә һәрчак үрнәк идең,
Яхшылыкка өндәп үстердең.
Син өйрәттең безне гаделлеккә,
Сыгылмаска язмыш җиленнән,
Бирешмәскә берүк авырлыкка,
Боекмаска һәрбер ялгыштан.
Син өйрәттең безне хезмәт сөяргә,
Олыларга изге Ходайны,
Син өйрәттең дөресен сөйләргә,
Гүзәллеген күрергә дөньяның...
Ни теләсәң, әни, Аллаһ шуны бирде,
Ни сорасаң -шуны булдырды.
Минем терелүне ялбарсаң да,
Ачы язмыш безне аерды...Беркемне дә, әни, гаепләмә,
Бу югалту - тормыш сынавы.
Тормый бит ул бәхетләрдән генә,
Кайгысы да килә бервакыт.
Түз, әнием, зинһар сабыр бул,
Мин бит һәрчак синең яныңда:
Мин җилләрдә, тамчыларда,
Яңгырларда, кояш нурында...

Роза Ягудина 20.07.15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев