Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Челтер чишмә

Челтер чишмә

(Җыр)

Бакырчының уртасыннан

Чишмә ага чылтырап.

Ниләр уйлый, нигә моңлана ул,

Гасыр чоңгылыннан ургылып.

Кушымта:

Челтер чишмә, челтер чишмә,

Иелеп эчтем татлы суыңны.

Челтер чишмәм, челтер чишмәм,

Телә безгә исән-саулыкны.

Авылымның ир-егетләре

Яу кырына китеп бардылар.

Йөзләбенә насыйп итмәде шул

Иелеп эчү чишмә суларын.

Челтер чишмәм, челтер чишмә,

Иелеп эчтем татлы суыңны.

Челтер чишмәм, челтер чишмәм,

Телә безгә исән-саулыкны.

Айдан төште Зөһрә кыз

Чиләк-көянтәсен күтәреп.

Хәйран калып татлы чишмә моңына,

Айга алып китте суларын.

Челтер чишмәм, челтер чишмә,

Иелеп эчтем татлы суыңны.

Челтер чишмәм, челтер чишмәм,

Телә безгә исән-саулыкны.

Госман Вәлитов.

Бакырчы-Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев