Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Авиакатастрофа корбаннары истәлегенә

(Авиакатастрофа корбаннары истәлегенә)

Сау бул, Мисыр! Сәлам, туган җир!

Очрашу шатлыгы күңелдә.

Сау бул, Кызыл диңгез, хуш, кайнар җил!

Без кайтабыз туган илләргә!

Тик берничә генә минут һавада:

Өстә - кайнар кояш, аста - кара чүл.

Сагынып көткән туган якка түгел -

Мәңгелеккә булды соңгы юл...

Сылу кызлар, матур егетләр,

Нарасыйлар, өлкән кешеләр,

Якын дуслар һәм туганнар,

Ялгызлар һәм парлылар...

224 тормыш,

224 язмыш

Бер мизгелдә шартлап өзелде,

Бер кайгыга бүген бәйләнде...

Кемдер, бәлки, ярсып елагандыр,

Батырларда куркып кычкыргандыр,

Әнисенә сабыйлар сыенгандыр,

Берәүләр Ходайга ялваргандыр,

Афәттән котылу сорагандыр,

Могъҗиза булуга ышангандыр...

Кем гаепле икән бу кайгыга?

Гаеплене ничек табарга?

Бик соң хәзер җывап эзләргә,

Бик соң инде хәзер сорарга...

Күккә иңгән җаннар кире кайтмас,

Якты хыяллар тормышка ашмас,

Ишекләрен шатлык җиле какмас,

Өзелгән тормышлар ялганмас...

Нигә китә мәңгелеккә сөйгән ярлар,

Кадерле туганнар, газиз балалар?

Үлем белән бергә үлми җаннар-

Якты йолдыз булып яналар...

Роза Ягудина

1.11.15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев