Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Һаваларга карап торам,

Һаваларга карап торам, Сине бик нык сагынсам... Күзем алмас идем айдан, Йөзең анда чагылса. Сөйгәнеңне белми сөям, Йөрәкне меңгә телеп. Сызлана-сызлана яшим, Яшем аралаш көлеп. Айга карап үксеп елыйм - Җиңеләйми хәлләрем... Каерылыплар очар идем - Канатсыз ла тәннәрем... * * * Бөтен нәрсә кичәгечә: Шул ук тормыш, шул ук...

Һаваларга карап торам,
Сине бик нык сагынсам...
Күзем алмас идем айдан,
Йөзең анда чагылса.
Сөйгәнеңне белми сөям,
Йөрәкне меңгә телеп.
Сызлана-сызлана яшим,
Яшем аралаш көлеп.
Айга карап үксеп елыйм -
Җиңеләйми хәлләрем...
Каерылыплар очар идем -
Канатсыз ла тәннәрем...

* * *
Бөтен нәрсә кичәгечә:
Шул ук тормыш, шул ук мин.
Бер тамчы да үзгәрмәгән -
Шул ук шәһәр, шул ук син.
Бар булганы урынында,
Артыгы кирәк түгел.
Шикләнерлек сәбәп тә юк -
Нигә соң ярсый күңел?
Әйтерсең лә нидер көтәм,
Тынлыкка колак салып.
Мин нәрсәдер эзлим, ахры,
Битарафлыктан арып.
Гүя кемнедер озатам,
Кире кайтмасын белеп.
Һәм югалтам. Киләчәктә
Үкенермен дә кебек.
Үз-үзем белән көрәшәм.
Дөньясы - матур ялган.
Җаныма тәндә урын юк -
Хыялым күктә калган.
...Бүгенге көн кичәгене
Тагын кабатлап үткән.
Ахры, безгә инде күптән
Үзгәрергә... хәтта, бәлки,
Үзгәртер
вакыт җиткән.
Рәмилә Майорова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250