Яшел Үзән

Үзе баш, үзе түш

Бәләкәй чактан ук Фәнзиләнең әнисе белән борчагы пешмәде.

Әнисе аны ныклап яратмадымы, абый-апалары белән сөйләшкән кебек ачылып китеп сөйләшмәде. Кызы уналты яшьлек кенә булса да үзеннән биш яшькә зур егет белән йөргәнен белә торып, берни сорашмады, кысылмады, акыл өйрәтмәде. Риза булып та, каршы килеп тә “ә” димәде, “җә” димәде. Бәлки үзенең ире белән аермасы ун ел булгангадыр. Аның каравы карадан акны аерган Ринатны кисәтергә онытмады:
‒ Кара аны, кызымны оятка калдырып, алдан бала ясап куя күрмәгез.Ул үзе бала гына әле. Берни аңламый торган чагы.
‒ Юк инде, башка сыймас сүз сөйләмәгез, Ханә апа, ‒ дигән җаваптан канәгать калып, яшьләргә ышанды.
Тымык урында шайтан биешкән сыман, Ринат белән Фәнзилә арасына якынлык хисләре ияләшеп алып, акылдан шаштырып,оҗмахның тыелган җимешен ашарга котырта башлады. Кыз башта карышып карагандай кыйланды. Егет киләчәккә матур планнарын сөйләде:
‒Үпкәләмә, җимешем. Никах укытырбыз.Минем фамилияне йөртерсең. Башка чыгып, икәү генә яшәрбез, сыер тотарбыз...
‒ Тотарсың, тотмый ни, бер нәрсәңне тота алмаганны, ‒ дип бүлдерде, үткер телле,уйламыйчарак сөйләргә яратучы карап туйгысыз сипкелбикә.
Татып карагач, тәме икесенә дә бик ошады. Берни булмагандай, җимеш белән хушлана бирделәр. Фәнзилә әнисенә авыры барлыгы турында берни сиздермәде. Ул өйдә тудырса да әнисе аңламый, бу бала каян килгән дип уйлар иде.
(Кадерле укучыларым, күпләрегез, әкият, нишләп ана кеше мондый хәлне сизмәскә мөмкин дип уйлар, язманы азакка кадәр укып бетермәс борын. Ихтыярыгыз, уйлый бирегез).
Нәкъ шушы чорда әтисе аларны ташлап, күрше хатынына йортка керде. Ханәдә Фәнзилә кайгысы калмады, ул инсульт кичереп дәваханәдә ятып чыкты. Кыз үзе турында сөйләп, аның хәлен тагы да начарайтырга теләмәде. Бу яңалыктан соң, якты дөньядан китәргә дә күп сорамас. Анасыз торып калырсың. Усал әтисенә белгертсә, бәреп үтерәсе көн кебек ачык иде. Ул балачактан ук, кияүгә кыз көйгә чыкмасаң, җир йөзендә яшәтмим дип куркытып килде. Абый- апасы шәһәрдә яшиләр, телефон аша сөйләр сүзләр түгел, аркадан сөймәсләр. Аңа авырлы икәнен яшерүдән башка чара юк.
Фәнзилә, яшьлек сантыйлыгы беләнме, авырын җиңел күтәрде, үзен тыныч тотты, кинолардагы сыман косып җәфаланмады, башы әйләнмәде. Ни хикмәт бик теләп он ашаганын исәпкә алмаганда, юньләп ризык талымламады. Шуңамы артык авырлык җыймады, корсагы әллә ни беленеп тормады. Өстенә спорт костюмының өстен киеп йөргәнгә, авырлы икәнен сизүче дә күренмәде.
Бәхетенә булачак ире үз әнисенә килеп туган вакыйганы аңлаткан. Бу яңалыкны ишетү белән, алга таба нәрсә эшләргә кирәген хәл итү өчен, Ринатның әнисе Фәнзиләнекенә килеп:
‒ Ханә, кызыңның улыма хатын булып яшәгәнен беләсеңме? ‒ дип сорады. Хәбәр хатынны аяктан екмады.
‒ Буш сүз,улың аңа кагылмаска сүз бирде!
‒ Син шуңа ышандыңмы?Кәҗәнең кәбестә ашамаганын күргәнен, я ишеткәнең бармы соң?Бигрәк хәзерге заманда...
‒ Мин аларга ышанам. Улың акыл утырткан. Башы ике түгел.Яшь балага тигәне өчен нинди закон барын яхшы беләдер.
‒ Закон тикшерергә килмәдем. Бер атнадан, баланың туу вакыты җитә. Киңәш-төгәш итәргә килдем, ‒ дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
‒ Нинди туу вакыты?
‒ Мин әни дип йөрисеңме? Кызыңның авыры барын сизмәдеңме?
‒ Ялгыш та белдереп карамады.
Ханә, тормышында үз проблемалары муеннан ашканга, Фәнзилә язмышына кысылмады. Кызы, аның бәгыренә үтеп, юк-бар сөйләп, җанын ашамады, үз-үзенә баш һәм түш булып иркенләп йөрде.
Ярый ахыры яхшы тәмамланды. Икенче көнне үк, иртән мәчеткә барып никах укыттылар. Фәнзилә кешечә бала табу йортында малай тудырды. Халык авызына капка куеп булмый, авылда бераз чәйнәнделәр дә, яңа вакыйга килеп тугач оныттылар.
Яшь укучыларым, сезгә шуны әйтәсем килә. Фәнзилә хәлендә калсагыз, бар нәрсәне дә эчкә бикләп яшәү җиңел түгел. Моның туачак балагызга да тәэсир итүе мөмкин. Шуңа иң якын сердәшегез әниегез, туганарыгыз булсын. Алар беркайчан да сезне читкә типмәячәк, юньсез киңәш бирмәячәк.

Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
08.04.2020

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: