Яшел Үзән

Сагынам авылымны

Таныш юлдан кайтып киләм, Авылыма, туган ягыма.

Һәр ял саен кайтам шулай,
Күчтәнәчләр тотып кулыма.

Сагынам мин туган авылымны,
Челтерәп аккан чишмә буйларын.
Су буенда шаулап үскән
Каеннарын, бөдрә талларын.

Авылыма кайткач яшәрәмен,
Балачагым искә төшкәндә.
Бик күңелле чаклар иде,
Урамнарны тутырып үскәндә.

Җәй айлары балачакны хәтерләтә,
Оныклар күп кайта шәһәрдән.
Әти-әниләре төрле ният белән
Чыгып киткән туган җирләрдән.

Яшь чактагы кебек чишмәләрдән
Сулар алып килә кайтасы.
Тузан туздырып көтү кайтканда
Каршы алырга килә барасы.

Ә кичләрен чатка барып,
Сыерларны килә көтәсе.
Яшь чакларда таптап йөргән
Сукмаклардан йөгереп үтәсе.

Салмак кына атлап, урам буйлап,
Төрле уйлар уйлап кайтам.
Күп еллар шәһәрдә яшәсәм дә,
Авылымны чиксез яратам.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: