Яшел Үзән

Кичер мине

***

Кичер мине, диеп шигырь язам,
Кичер диеп сорыйм үзеңнән.
Ышанам мин кичерүеңә,
Күреп торам инде йөзеңнән.

Үтеп китте күпме гомер,
Ялгышларны бик күп эшләдем.
Бер тырмага ничә тапкыр бастым,
Авыртканын шул чак сизмәдем.

Яшьлегемдә булган ялгышлыклар,
Тынлык бирми хәзер яшәргә.
Барысын да җыеп, бакыйлыкка
Туры килә инде китәргә.

Кайтарасы иде яшьлегемне,
Дөрес мөэмин булып килә яшисе.
Күпме яшәсәм дә бу дөньяда,
Яхшылыклар килә эшлисе.

Таң атканда карап күккә,
Ходаемнан сорыйм ялварып.
Яшиселәр килә калган гомерләрне,
Изге эшләр генә калдырып.

Яшь чакларда никтер сөйгәнемә
Аз бирдем күк назларны.
Эх, менә кабат кайтарасы иде
Мәхәббәтле, дәртле язларны.

Бу дөньяда без мәңгелек түгел,
Кадерен белеп яшик гомернең.
Жәлләмичә сөю һәм наз биреп,
Үткәрик без калган көннәрне.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: