Яшел Үзән

Яшьлек ярлары

Шаян күзләреңне, ягымлы йөзләреңне күргәндәй булам, кайнар сулышыңны, назлы, дәртле кулларыңны тоеп уянам, мәхәббәт, ләззәткә төренгән илаһи сүзләреңне ишетәм сыман. Мин бүген дә синең, бары синең яратуыңа гына ышанып яшим, лабаса, - аның күзләре дымланып китте, - әйе, кызыбызның бүген туган көне, ишетәсеңме, Саша? - ана дивардагы зурайттырып төшерелгән сүрәткә...

Шаян күзләреңне, ягымлы йөзләреңне күргәндәй булам, кайнар сулышыңны, назлы, дәртле кулларыңны тоеп уянам, мәхәббәт, ләззәткә төренгән илаһи сүзләреңне ишетәм сыман. Мин бүген дә синең, бары синең яратуыңа гына ышанып яшим, лабаса, - аның күзләре дымланып китте, - әйе, кызыбызның бүген туган көне, ишетәсеңме, Саша? - ана дивардагы зурайттырып төшерелгән сүрәткә текәлде. - Бүген мин бәхетле, Саша, бик бәхетле! Кызым белән бүген аңлаштык, менә монда кәнәфидә утырып тора идем, ул бүлмәсеннән чыкты да, ә үзе шундый дулкынланган, бит алмалары алсуланып тора, кыяр-кыймас әкрен тавыш белән: «Әнием, бүген безгә Инсар килә», - диде. Сизенә идем шул арабызда өченче берәү барын. Шундый кызганыч булып китте ул миңа бу мизгелләрдә, үзе ялварулы караш белән моңаеп миңа карый, үзе кулларын кая куярга белми интегә. Түзмәдем, тордым да йөрәк парәмне күкрәгемә кыстым. Ул да миңа сыенып тынып калды. Шул чакта арабызда булган салкынлык эреп таралгандай булды. Ә ул күңеле тулып, йөрәгендә ташыган хисләргә түзми үксеп елап җибәрде. Аннан без кочаклашып диванга утырдык. Кызым бераз тынычлануга әлеге татар егете турында сөйли башлады. Теле телгә йокмый үзенең, нәрсәнедер төшереп калдырырга курыккан, яңа теле ачылган кеше сыман сөйләде дә сәйләде. Мин аны бүлдерми, сабыр гына тыңладым. Менә шул чибәр дә, акыллы да егет бүген безгә киләчәк инде. Я, раббым, яхшыга гына булсын иде инде...
***
Менә шушы ул тукталган сквер башында алар бүген очрашырга дип сүз куешканнар иде. Әлбинә әлегә күренми, иртәрәк шул әле. Инсар якындагы тоташ гипстан коелып, буяулары кубып агара башлаган утыргычның агач такталарына утырды да сквер буйлап тезелеп киткән ак гипс сыннарны күзәтә башлады. Шуларны күзәтә торгач күңеленә җылылык иңде. Нәкъ менә аларның район үзәгендәгечә икән бит! Алар сигезенче класста укыганда райкомга барып комсомолга кереп кайтканнар иде. Якындагы ашханәдә шау-гөр килешеп ашаганнан соң, класс җитәкчесе Исмәгыйль абыйлары аларны мәдәният йорты янындагы ял паркына алып керде. Әле дә хәтерендә, әй рәхәтләнделәр инде ул көнне атракционнарда ял итеп. Бихисап зур тәгәрмәч аларны бик биеккә, очар кошлар югарылыгына алып менеп китте дә мәңге онытылмас манзара бүләк итте: аста кыланчык кызлар, күзләрен шардай зур итеп ачып, «космонавтларны» күзәтә, үзләре куркак куян булгач та малайларны да шундый дип беләләрдерме инде. Бигрәк кызык күренәләр инде югарыдан: буйлары кәрлә, аяклары нәзек, нечкә кулларын болгый-болгый нәрсәдер чәрелдиләр, ишетәләр дип уйлыйлардырмы, тот капчыгыңны, ишетерсең мондый биектән! Инсар тәгәрмәчнең тимер урындыгына тәмам «сеңеп» бетеп (тимер перәшкәле каеш белән беркетеп куйсалар да бераз шүрләтә шүрләтүен, малай) тирә-якны күзәтә башлады. Моннан бөтен нәрсә уч төбендәгедәй күренә икән бит лабаса: әнә-әнә текә ярлы Саескан таулары, әнә гөмбәзләрен кояш нурлары астында елык-елык ялтыратучы югары Карамалы чиркәве, әнә талгын гына агып ятучы Идел елгасы, аның өстендәге җим эзләп очучы елгыр акчарлаклар, балыкчы көймәләре. Әнә, ерак та түгел, Романов күпере аша кызыл вагоннарын тартып дизель поезды чыгып бара.
... - Инсар, Инсар дим, нигә дәшмисең?
Егет таныш тавыштан сискәнеп киткәндәй булды. Башын күтәреп караса, янында Әлбинә басып тора иде. Инсар, корт чаккандай, тиз генә утырган урыныннан торып сөйгәне каршысына басты.
- Әлбинә... Ә мин килүеңне тоймадым да. Син кайчаннан бирле басып торасың инде минем янда?
- Күпме дип, озак түгел, бер ярты сәгатьтер инде, күп булса.
- Шаяртма инде, Әлбинә, дөресен әйт.
- Борчылма, матурым, әле генә килеп бастым. Ә син уйларыңда кай тарафларга йөздең инде?
- Бик еракка, балачагыма, Әлбинә.
- Ә нәрсә күрдең анда, сөйлә әле?
- Менә шушы гипс сыннарны. Шуларга карадым да үсмер чакларымны искә төшердем. Аннан дустым Зиннурны...
- Син хыялый да мени әле, Инсар?
- Бар бугай шул бераз. Хыялсыз кеше канатсыз кош, диләрме әле...
- Ярый, кавалерым, әйдә кузгалдык. Безне анда дүрт күз белән әнием көтә.
Егет кызның күзләренә яратып карап сак кына бармак очларына кагылды. Ни гаҗәп, Әлбинә дә дәшми генә болыттай куе чәчләрен аның йөзенә яшерде, аннан аяк очларына басып дымлы йомшак иреннәрен аның иреннәренә тидерде. Кыздан җиңелчә бөркелгән хушбуй исләреннән, аның якынлыгыннан Инсарның башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул алсу иреннәргә иреннәре белән кагылып җавап эзләде, ә көчле, назга сусаган куллары берни белештерми кызны шашып кочаклады, иркәләде, сөйде. Күңелдәге дулкыннар ярларыннан ташып чыктылар да язгы ташкындай аларны ярдан еракка, бик еракка ирештерделәр.... Ярсый-ярсый шашып типкән ике яшь йөрәк дәрья тирәнлегенә, упкыннарга төшеп югалды, югалды да, бер булып калыкты... Көзге салкын җил исә яфракларны кыштырдатып җир себерде. Сары яфраклар туңып дер-дер калтырый, туңа бугай. Бер мизгелдә ел фасыллары тәмам буташты. Урамда моңсу көз, ә күңелләрдә ярсу да, дәртле дә яз иде...
- ... Инсар... Инсар..., бәгырем, җитәр, мин бетәм..., синең дәртең шундый көчле... Кайнар...
- Мин яратам сине, яратам..., яратам.
Өзек-өзек ишетелгән ярым ыңгырашу, ярым ләззәт катыш авазлар, туңып, калтыранган яфраклар өстенә сибелде...
- Соңыннан..., соңыннан, кадерлем, бары да соңыннан... Мин..., мин дә сине яратам...Бик яратам...
- ...Сматри-ка! Ба, што это такое?! Срам! Иш ты, целуются средь белово дня, лапаются. Сраматище то какое, т-фу, спаси, сохрани, господи Иисуси!
Егет белән кыз өсләренә шакшы су сипкәндәй сискәнеп киттеләр дә, әле генә кичергән ярсу хисләреннән кинәт айнып, әйләнә-тирәгә күз салдылар. Өстенә күпне күреп кыршылып беткән иске бишмәт кигән, башына төссез шәлъяулык бәйләгән, часонка итекле аягын көчкә өстерәп, үз алдына мыгырданып, хәлсез генә чукына-чукына узып барган урыс карчыгы өчен алар азгын, тәрбиясез һәм бозык яшьләр булып күрендә ахрысы. Әлбинә, кинәт кенә Инсардан читкә тайпылып, начар эш өстендә тотылгандай, кызарынып чыкты. Егетнең дә эшләре шәптән түгел иде билгеле, ул да ни әйтергә белми аптырап калды, кызга күтәрелеп карарга, яңадан сүз башларга читенсенде, үзен гаепле сизде. Тәүге үбешеп шундый хәлгә төшүләре, үзләре генә тойган мизгелләренең азагы шулай ямьсез тәмамлануы бик тә аяныч иде әлбәттә.
- Марфа түтәй ул, өйләнмәгән малае белән икәүдән-икәү генә ташландык баракта яшиләр бугай. Әллә ниндиләр алар. Тормышларының да рәте-чираты юк. Кич җиттеме, яннарына үзләре кебек үк карадан киенгән әллә ниткән сыңардашлары җыйнала. Төрле җырлар җырлыйлар, эшләре һаман сатана кууда. Җир йөзен шайтаннан коткарабыз дип, безгә дә кергәннәр иде, әни ишекне ачмады. Мин алардан куркам. Аннан миндә татар каны да ага бит әле. Менә синең белән дә гел татарча сөйләшәбез, гел өйрәнеп беттем бугай инде, шулаймы?,- диде бераз айнып киткән Әлбинә, карчык киткән якка күз ташлап.
- Әйе шул, матурым, син артык игътибар итмә андыйларга. Беләсеңме, татарлыгыңны онытмавың өчен мин бик рәхмәтле сиңа. Татар авылында туып та чит кеше арасында татарча сөйләшергә оялучылар аз дип беләсеңме әллә?! Үз милләтеннән оялучы кеше маңкорт ул, минемчә!
- Инсар, ә кем ул монкорт?
- Монкорт түгел,маңкорт! Нәселен, милләтен саткан, ахмак, сарык бәрәнедәй тиле, ни кушсалар шуны эшләүче килмешәк.
- Бигрәк күп беләсең син, үскәнем, сиңа карап сокланырга гына кала инде. Тиздән анысы да калмас, кайтып китсәң...
- Әлбинә, я инде җитәр, аннары сөйләшербез. Тиздән мин сиңа бер хәбәр әйтермен, түз инде бераз...
- Хәбәрең ниндидер бит әле!
- Әйдә, без соңарабыз түгелме соң инде?!
- Киттек, матурым.
Алар аяк астында тормыш көзләрен тоеп калтыранып яткан сары яфракларга сак кына баса-баса сквер буйлап китеп бардылар. Имәндәй нык Инсар белән аның киң иңнәренә елышкан каен кызыдай нәфис Әлбинә узачак сукмакларны тырыша-тырыша себерүче көзге җил малае, әле шаярып аларның чабуларына ябыша, әле, көчек баласыдай шыңшып, читкә, гөлҗимеш куаклары артына шыла иде.
- Менә килеп тә җиттек, - диде Әлбинә, кайчандыр агач бруслардан салынып, җил-яңгыр каралтып бетергән ике катлы иске барак каршында тукталып. - Әйдә, рәхим ит, курыкма, минем әни тотып ашамас, бигрәк тә синең кебек матур егетне.
- Куркуын курыкмыйбыз да..., - Инсарның әйтеләсе сүзе әйтелмичә, ярты юлда өзелеп калды. Кинәт ачылып киткән подъезд ишегеннән җыйнак гәүдәле, урта яшьләрдә булуына да карамастан матурлыгын әле дә булса югалтмаган, тик чәчләренә генә бәс төшә башлаган бер ханым күренде.
- Әнием..., син ничек монда? - кыз сораулы карашын әлеге ханымга текәде.
- Ничек дип, менә чыктым инде. Кайтмыйсыз да кайтмыйсыз ич, көтә-көтә тәмам көтек булдым инде.
- Әни..., - кыз йөгереп килеп әнисенең кочагына сыенды. - Я, үпкәләмә инде, әнием. Менә таныш бул, бу- Инсар!
- Кызымның теленнән төшми торган, матур Казан егете Сезмени инде, әйдәгез алайса, таныш булыйк, мин Рәйсә апаң булам.
Әлеге ханымның әллә инде ягымлы күз карашыннан, әллә инде үз күреп, матур итеп татарча сөйләшүеннән Инсарга көтмәгәндә генә җиңел дә, тыныч та булып китте. Югыйсә, бу очрашу мизгелләрен ул бик дулкынланып һәм борчылып көткән иде. Ник дигәндә, профессор кызы, офицер хатыны белән көн дә очрашмый ла ул. Дөрес, алар өчен махсус ачылган Военторг ларегында сатып алучыларны көтеп гаҗиз булган, үзенә шөгыль табып симәнке кәтүче, аннан аны лач-лоч иттереп читкә төкерүче юан Светлананы, инде ике тапкыр яңа килгән яшь офицерларга кияүгә чыгып, ике тапкыр аерылырга өлгергән ирләр яратучы телеграфистка Тамара белән, медсанчастьтә эшсезлектән җафаланып көннәр буе тырнак буяп утыручы Оксананы исәпләмәгәндә.
- Исәнмесез, Рәйсә апа! Мин Инсар булам. Мине шулай үз итеп, читкә какмыйча каршылаганыгыз өчен, рәхмәт инде сезгә. Мин моны, дөресен әйткәндә, бигүк көтмәгән дә идем!
- Сез нәрсә инде, Инсар?! Сезне күрүгә кылт итеп кайчандыр, бала чакта үзебез кайтып йөргән Сәмигулла бабам нигезе исемә килеп төште. Минем әнием Әтнә ягыннан бит. Ярый, алары соңыннан, сезне озак тотып, сүз белән изалап алҗытмыйм әле, барыгыз, Әлбинә, квартирга күтәрелә торыгыз. Мин әнә теге керләрне генә җыеп алыйм әле, кипкәннәрдер инде...
Ирек Сафин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 мая 2018 - 15:00
    Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар: «Кызлар бездән көлә» Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз!
    24
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 13:14
    Виктор Колотов – футбол йолдызы Якташыбыз футболчы Виктор Колотов спорт карьерасын Юдинода һәм Яшел Үзәндә башлый һәм чын футбол йолдызына әйләнә.
    13
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 11:59
    Банк исәп-хисапларыннан урлаулар өчен җәза көчәйтелгән Заман алга барган һәм электрон исәп-хисаплар, банк карталары киң кулланылышка кергән саен, шуларга бәйле хокук бозулар да була. Мошенниклык очраклары да арта.
    15
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 10:48
    Күңелемдәгесен әйтәм Олы Ачасырның Татарстан урамында чүп контейнерларын көздән бирле түкмиләр, чүпкә батабыз, зинһар ярдәм итегез!
    32
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 09:03
    Шәхси хуҗалыклар үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе кирәкми Терлекләр җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиеш.
    31
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 07:59
    Рәсемнәрдә – милли бизәкләр Яшел Үзән мөселман дөньясы киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзеннән зур өлеш кертә. Менә апрель аенда гына шәһәр мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе булып узса, хәзер район мөхтәсибәте балалар арасында «Милли бизәкләр» рәсем бәйгесе оештырды.
    31
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    67
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    67
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    78
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    75
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 12:44
    Татар Наратлысы яңа һәйкәлле булды Татар Наратлысы авылы халкы быелгы язны, илебез өчен мөһим булган Бөек Җиңү көнен аеруча дулкынланып, шатланып каршы алды.
    45
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 10:59
    Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк! Без, ниһаять, мөбарәк һәм рәхмәтле Рамазан аена кердек. Быел Ураза табигатьнең бик матур чорына туры килүе белән үзенчәлекле булыр.
    42
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 09:34
    БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.
    55
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 36 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
Ночной режим