Яшел Үзән

яшел үзәннең 80 еллыгына

ЯШЕЛ ҮЗӘН (җыр) Яшел Үзән - безнең туган як ул, Көлеп тора яшел капкалар. Яшел таудан салкын чишмә чылтырый, Кирәк түгел шуннан башкалар. Күреп була минем күзләремнән Сагынудан озак түзгәнне. Килдем җәйге таңда синең белән Сәламләргә Яшел Үзәнне. Яшел Үзән - яшьлек билгесе ул, Гомерләрнең яшел дәвамы. Арттырамын монда шатлыгымны,...


ЯШЕЛ ҮЗӘН
(җыр)
Яшел Үзән - безнең туган як ул,
Көлеп тора яшел капкалар.
Яшел таудан салкын чишмә чылтырый,
Кирәк түгел шуннан башкалар.

Күреп була минем күзләремнән
Сагынудан озак түзгәнне.
Килдем җәйге таңда синең белән
Сәламләргә Яшел Үзәнне.

Яшел Үзән - яшьлек билгесе ул,
Гомерләрнең яшел дәвамы.
Арттырамын монда шатлыгымны,
Төзәтәмен мең-мең ярамны.

Күреп була минем күзләремнән
Йөрәгемнең барсын сизгәнен.
Бергә-бергә кичик аерылмый,
Гомерләрнең яшел үзәнен.

Яшел Үзән саклый саргаймыйча
Эзләребез калган юл башын.
Бездән соң да сагынырлар сезне,
Әрә, Күгеш, Айдар, Норлатым.

Күреп була минем күзләремнән
Туган якның ниләр көткәнен.
Хәтерләрдә гел яңарыр аның
Киләчәге, бары, үткәне.
Илгизәр Фазлуллин.
Әрә-Казан

ЯШЕЛ ҮЗӘНЕМ
Туган ягым, туган җирем
Син минем, Яшел Үзән.
Синнән гүзәл, синнән ямьле
Яшел кала юк бүтән.

Яшел Үзән, Яшел Үзән,
Гүзәлләрдән-гүзәл кала син.
Кеше итеп, көчле итеп,
Син үстергән балаң мин.

Зәңгәр күкләр, ямьле күлләре
Көч бирә йөрәккә һавасы.
Сине сагынып күңелләрем тулган,
Кайдан гына көчләр аласы?!

Яшел Үзән - гүзәл калам,
Мин дә горур якның баласы!
Үстереп кеше иттең мине,
Рәхмәт сиңа, яшьлегем каласы.
Айгөл Гыйләҗева.
Бишнә

ЯШЕЛ ҮЗӘН -
МИНЕМ МӘРКӘЗЕМ
Сиңа - сиксән, миңа җитмеш биш яшь,
Икәү бергә кордаш булсак та,
Көче ташып торган егеттәй син,
Ә мин инде бабай - аксакал.

Син балкыйсың нурлы шәһәр булып,
Татарстан данын арттырып,
Шул горурлык, шушы сөенечтән
Чал картлыгым тора яктырып.

Гомерем буе авылымнан һаман
Алып килә сиңа поездлар.
Бу тимер юл миңа бик кадерле,
Шул турыда әйтер сүзем бар:

...Сабый чагым. Җирдә сугыш бара.
Фашист килә ыжгырып Иделгә.
Кара төндә өйдә ялгыз кунам,
Кара шомнар тулган күңелгә.

Кыр ягыннан ишетелеп тора
Даң-доң, даң-доң иткән тавышлар.
Анда шулай тимер юл төзиләр,
Килеп җитмәсен дип сугышлар.

Әби, әни минем төн буена,
Ялгызымны өйдә калдырып,
Тачка белән шунда таш ташыйлар,
Фашистларга ләгънәт яудырып.

Дөм караңгы өйдә бер ялгызым,
Дөм караңгы барлык урам да.
Кабызырга утны һич ярамый,
Маскировка кирәк булганга.

Әни әйтә: төнлә безнең өстән
Фашист очкычлары үтә, ди,
Идел күперен шартлатырга теләп,
Безнең өстән шунда китә, ди.

Кабызырга утны һич ярамый,
Дошман күзе күрә күрмәсен.
Саташсын ул юлдан, шартлатырга
Тиеш җиргә барып кермәсен.

Яшел Үзән! Мин соңыннан белдем:
Шундый-шундый хәтәр төннәрдә
Бер бомба да цельгә төшми калган
Без бурычлы икән кемнәргә?

Урманыңда синең яшеренгән
Зениткалар утны төз аткан,
Синең күктән фашист козгыннарын
Гомерлеккә куып озаткан.

Мин өйрәндем төннән курыкмаска,
Булсын гына тизрәк тимер юл.
Сталинградны саклап калу өчен
Бик ашыгыч безгә кирәк ул.

Ул көн килде: яңа тимер юлдан
Эшелоннар шаулап чаптылар.
Кулны болгый-болгый озатып калдым,
Күзләремнән яшьләр актылар.

Яшел Үзән!
Синең снарядлар китте анда,
Китте анда синең катерлар…
Җиңү килде!
Шушы тимер юлдан
Батырлары яуның кайттылар.

Әтиемне каршыларга чаптым
Мин башкалар белән беррәттән.
Ул кайтмады. Бары поездларның
Тыкылдавы калды йөрәктә.

II
Тәүге тапкыр мин поездга утырып
Кырык бишнең җылы язында
Сиңа бардым әби белән бергә,
Кырлар чапты тәрәз каршыннан.

Мин Иделне күреп шаклар каттым,
Гигант күпер аша чыкканда,
Әби белән «Ләхәүлә»не әйттем,
Нинди могҗизалар юк анда.

Үрләреңә мендек әби белән,
Чиләкләрне көчкә күтәреп,
Базарыңда саттык май, йомырка,
Бөтен көнне шунда үткәреп.

Әби миңа шунда алып бирде
Тәүге тапкыр ап-ак морожный.
Сатучы кыз әйтте миңа карап:
«Какой черный, какой хороший!»

Без төн кунган йорт һаман исән.
Зәңгәр хатирәгә төренеп,
Милли редакция тәрәзеннән
Моңсу гына тора күренеп.

Истә: йорт каршында зур алачык,
Эче тулы кат-кат сәндерә,
Ярты Мулла Иле шунда куна,
Хуҗа күңеле барсын сыйдыра.

Бу йортта мин хисапсыз күп булдым,
Малайлары белән бергәләп,
Күпме маҗаралар кылып йөрдем,
Рус телен дә оттым иртәрәк.

«Париж Коммунасы» клубында
Кинофильм карап кичкырын,
Шәһәр чыгып, карурманга кереп,
Тарзан булып йөрдек кычкырып.

Урман артларында бертуктаусыз
Гөрселдәүләр торды яңгырап.
Бу - «Серго»ның сынаулары икән,
Халык тормый моңа аптырап.

«Родина»ның затлы сәхнәсеннән
Рәшит Ваһаповны тыңладык;
Аның кебек без дә, каш сикертеп,
Урманда ул булып җырладык.

Шул сарайның аулак бакчасында
Тынлы оркестрда Сәйдәшнең
Мәшһүр маршы безне әсир итте,
Матурлыкка, алга ул дәште.

«Авангард»ка өстән качып кереп,
Сызгыра-сызгыра футбол карадык.
Камышлы күл төпләренә чумып,
Хәзинәләр эзләп каралдык.

Челләләрдә качыш уйнадык без,
Идел комнарына күмелеп,
Пароходның дулкын тауларына
Йомычкадай мендек үрелеп.

Чиратларда тордык икмәк өчен
Иң атаклы кибет «Шанхай»да,
Анда булган икмәк исеннән дә
Тәмле нәрсә юктыр беркайда.

Яшел Үзән!
Син бит безнең күпме малайларны
Кеше иттең, егет ясадың.
Ремеслоңның җылы кочагында,
Җитмеш һөнәр биреп,
Киләчәккә якты юл салдың.

Тулай торак бирдең, тукландырдың,
Киендердең - барысы гел бушка.
Бушка китмәделәр болар бер дә,
Әзерләдең шулай тормышка.

III
Мәгарифнең биек үрләренә
Мин менәргә синдә өйрәндем,
Синдә таптым гүзәл кешеләрне,
Тойдым һәрчак җылы иңнәрен.

Сокландым мин Туктар шуклыгына,
Һәм яраттым горур йөрүен,
Карамыйча байлык юклыгына
Бар каланы тутырып көлүен.

Сокландым мин Мәхмүт Хәсәновка,
Бар кешене үзенә каратып:
«Ә мин татар урта мәктәбен бит
Монда, Зелендулда, бетердем!» - дип
Мактануын ничек яраттым!

Чыгарса да том-том китапларын,
Һич кунмады аңа зураю,
Сабый бала кебек йөрде һаман,
Ә гәүдәсе мисле зур аю.

Бер могҗиза итеп сокландым мин:
Энгельстагы Фаил Шәфигуллин
Амбар хәтле такта чоланын
Шыплап тутырып куйды китап белән,
Сөенеп торды шуңа анасы.

Сокландым мин Азат Вергазовка,
Үзе - әдип, үзе - педагог.
Пәйгамбәрдәй яши көнкүрештә,
Кая барса - шунда йөзе ак.

IV
Яшел Үзән!
Мәчетләрең гүзәл бер-берсеннән,
Нур сибәләр бөтен шәһәргә.
Зәңгәр күккә ашкан манаралар
Көч бирәләр җирдә яшәргә.

Мин шуларга карап сөенәм дә,
Җылы хисләр били күңелне.
Тоела миңа: гүя син яшь түгел,
Бик борынгы шәһәр шикелле.

Киләсеңдер Болгар чорыннан ук,
Менә монда - Идел үрендә
Торасыңдыр гасырларны кочып,
Тарих миңа шулай күренә.

Мәңгелек җыр, милли «Карурман» да
Тугандыр, дим, синең урманда.
Син ясаган катерларда юкка
Без бармыйбыз бугай Болгарга.

Без, муллалар, барлык авыллардан
Җыелганда синең мәчеткә
Мин коенам әйтеп бетергесез
Бар рәхәткә, ап-ак бәхеткә.

Тоела миңа: гүя мондый җыен
Борынгыдан килә - Болгардан.
Габделхәмит хәзрәт килгәндер ул
Кол Галиләр торган чорлардан.

Раббым Аллаһ! Безнең бу халәтне
Мәхшәргәчә сакла шул килеш.
Кабатланыйк килер буыннарда,
Юк, булмасын артка чигенеш.

Район өчен үзәк булсаң да син,
Минем өчен - мәркәз, башкала.
Юкка гына өзгәләнми үзәк
Кимсеткәндә сине башкалар.

Күпме шәһәрләрне күрмәдем мин,
Күпме хәйран калып йөрмәдем,
Тик алардан
Шашкын сагыну белән
Сиңа алып кайтты йөрәгем.

Поездлардан сиңа төшү белән,
И бердәнбер газиз җиркәем,
Өзелеп сагындым дип кочып ала
Иделемнең йомшак җилкәе.

Таныш баскычлардан, саф-саф булып,
Кешеләрең эшкә ашыга.
Шулар мәнфәгатен кайгырт, бәгырем,
Шуларны куй мөнбәр каршына.


Сугыш чорын кичкән мин малайга
Бәйрәм иде тик бер вакыйга:
Ул - поездга утырып беренче кат
Барган чагым Паратскига.

Бәйрәм хисе калды гомерлеккә,
Мин бүген дә шулай ашкынып,
Сиңа киләм, гүзәл Яшел Үзән,
Бар хыялны чынга ашырып.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: