Яшел Үзән

ЯШӘҮ РӘХӘТ ҖИРДӘ

Яшәү рәхәт җирдә, әгәр дөнья Мәрхәмәтле, шәфкатьле булса. Иманлы ата һәм аналардан Сау-сәламәт балалар туса. Кечеләр олыны хөрмәт итсә, Олылар кечене сакласа. Тирә-күрше, Туган-тумачалар Уйдырма-яла якмаса. Яшәү рәхәт җирдә, әгәр кеше Лаек булса кадер-хөрмәткә. Әгәр түләсәләр чын бәясен Ул тырышып куйган хезмәткә. Әгәр кешеләрнең күңелендә Баш күтәрсә вөҗдан газабы, Олы...

Яшәү рәхәт җирдә, әгәр дөнья
Мәрхәмәтле, шәфкатьле булса.
Иманлы ата һәм аналардан
Сау-сәламәт балалар туса.

Кечеләр олыны хөрмәт итсә,
Олылар кечене сакласа.
Тирә-күрше,
Туган-тумачалар
Уйдырма-яла якмаса.

Яшәү рәхәт җирдә, әгәр кеше
Лаек булса кадер-хөрмәткә.
Әгәр түләсәләр чын бәясен
Ул тырышып куйган хезмәткә.

Әгәр кешеләрнең күңелендә
Баш күтәрсә вөҗдан газабы,
Олы һәм кечкенә гөнаһларның
Тәүбә белән бетсә азагы.

Җир йөзендә бетсә кан коюлар,
Яшәсәк дустанә һәм тыныч.
Күңелләребездә чәчәк атса
Ихтирам, сөю һәм ышаныч.

Җир йөзендә рәхәт яшик дисәк,
Һәрберебез кертик без өлеш.
Бәхет күктән төшми, җирдә туа,
Татулыктан туар ул җимеш.
Динә Ясәвиева.
Яшел Үзән

АНА КҮҢЕЛЕ
Бала сагыну газабын
Вулканнарга тиңләдем.
Вулкан аткан кайнар таштай,
Минем йөрәк тибәдер.

Вулканнарга тиңләдем дә
Шоссе юлын күзләдем.
Шоссе юлга төшеп киттем,
Түзмәдем шул, түзмәдем.

Кем сагынмый, шулар белми,
Дип җырлыйлар җырларда.
Баласын юксынмаган ана
Юктыр фани дөньяда.

Юктыр дидем, тик уйладым:
Ташлыйлар бит баланы.
Ана диеп әйтеп буламы
Бала ташлаган ананы?!

Бала сагыну газабын
Вулканнарга тиңләдем.
Баламның баласын кочтым,
Унҗидедә, димәдем.
Нурания Гыймадиева.
Норлат

ТУГАН ТЕЛГӘ ХӨРМӘТ
Һәр ел саен зур тырышлык куеп,
Үткәрәбез Тукай бәйрәмен.
Ана телебезне зурлаганга,
Булсын сезгә олуг рәхмәтем.

Шундый матур шигырь бәйрәмнәре
Дәвам итсен сезнең гомергә.
Телсез калып кеше йөрәкләре
Әйләнмәсен кара күмергә.

Татарстан - безнең татар иле,
Урман-кырлар, матур тургайлар.
Әй сабыйлар, сезнең арагыздан
Чыксын иде мәшһүр Тукайлар.

Укысагыз шигъри юлларны,
Бөек шагыйрьләргә җан атып,
Шигырь язу, язгы ташын кебек,
Булмый аны кинәт туктатып.

Туган телебездә язарсыз да,
Эчтәлекле матур шигырьләр.
Сәләтегез әле үсә барыр,
Гүя чәчәк ата ак гөлләр.
Тырыш булыйк әле, югалмасын,
Бердәм булсын татар милләте.
Киләчәктә булсын һәр сабыйның
Туган телебезгә хөрмәте.
Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән


УКЫТУЧЫМА
Үземне һәм балаларымны укыткан барлык укытучыларга, хәзерге укытучым Нурдидә апага багышлыйм.

Ничә яшькә җитсәм дә, гел истә
Укытучы апам сүзләре.
«Исәнмесез, балалар!» дип дәшеп,
Класска керүләре.

Зур сабырлык белән дәрес бирдең,
Шаулаштык та, булдык тыныч та.
Яхшылыкка безне өйрәттең син,
Кирәк чакта булдың кырыс та.

Аңладыңмы диеп һәр баланың,
Җавап эзлисез Сез йөзеннән.
Уңай җавап килсә, җиңел сулап,
Сөяр идегез хәтта иңеннән.

Хәреф танымаган бала өчен
Тырыштыгыз газиз баладай.
Уңышларын күреп сөенәсез,
Якын күреп, тапкан анадай.

Без кем булып, кайда эшләсәк тә,
Үтәсәк тә төрле хезмәтне,
Безнең өчен көчен кызганмаган
Укытучыга без рәхмәтле.

Укытучым! Бүген Сезнең бәйрәм,
Телик Сезгә изге теләкләр.
Ә теләкләребез кабул булсын,
Бирмәсәк тә затлы бүләкләр.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Бәйрәмегез булсын мөбарәк.
Киң ризыклы озын гомер бирсен,
Тормышыгыз булсын түгәрәк.

Ходай Сезгә насыйп итсен
Дөньядагы барлык рәхәтне.
Изге теләк теләп җиткерәбез
Күңелдәге чиксез рәхмәтне.
Хәлимә Җәләлиева.
Күгәй

СӨЮ
Татлы да һәм газаплы да
Сине яшерен сөюләр.
Бер дә рәхәт түгел икән
Сөюдән көюләр.

Син яраткан сине яратмаса,
Ай-һай авыр түзүләр.
Төннәр буе ак мендәргә
Кайнар яшьләр түгүләр...

Шулай янып-көюләр
Күпмегә дәвам итәр?!
Онытырга кирәк сине,
Түзә алмыйм, җитәр!
Айгөл Гыйләҗиева.
Бишнә
БӘХЕТ
Сорасалар әгәр миннән
Кайчан килә бәхет диеп.
Бәхет килә шунда гына
Яшәсәң бит сөеп-көлеп.

Бәхет бит ул шулдыр инде -
Әтиемнең әйткән сүзе:
«Аллаһка шөкер, кызым, син бар -
Минем өчен бәхет үзе!»

Бәхет бит ул шулдыр инде,
Балаларның татулыгы.
Чын йөрәктән исән-имин,
Эштән сагынып кайтулары.

Бәхет бит ул шулдыр инде -
Туганнарның күп булуы.
Бергә-бергә ярдәм итеп,
Гомер буе дус булуы.

Бәхет бит ул шулдыр инде -
Эчкерсез дусларың булуы.
Сиңа авыр вакытларда
Ярдәм кулы сузуы.

Менә шулай аңлыйм инде
Бәхетне мин бу дөньяда.
Бәхетсезлек килмәсен ул,
Беркемгә дә, беркайчан да.
Люция Зиннәтуллина.
Яшел Үзән

СЕРЛӘРЕМ
Ленин урамында йөрим әле,
Үзем белән үзем сөйләшеп.
Ак каеннар, каштан агачлары,
Яшь чыршылар белән серләшеп.

Серләремне сөйлим чыршыларга,
Алар тыңлый, мине бүлдерми.
Гүя алар хәлләремне аңлый,
Чит-ятларга һич тә сиздерми.

Үткәнемне сөйлим, бүгенгесен,
Киләчәккә корам хыяллар.
Чыршылар да пышылдыйлар сыман:
«Телибез, - дип, - сиңа ак юллар!»
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

ЫШАНЫЧСЫЗ КЕШЕ
Ышанычсыз кеше - тишек чиләк,
Хисләр бушатырга яраксыз.
Тутырсаң да, агып, түгелеп бетә
Нурлы күзләреңнең карасы.

Ышанычсыз кеше - җимерек капка,
Чәчкә-гөлләр үсми, таптала.
Гамьсез яши, тормыш йөген тартмый,
Бер урында гына таптана.

Ышанычсыз кеше - ауган агач,
Башкаларның юлын тоткарлый.
Мин-минлекне калкан итеп куеп,
Берәүне дә алдан үткәрми.

Ышанычсыз кеше - ертык кесә,
Сер салырга аңа куркыныч.
Телен ямап булмый, җөйләп булмый,
Үткән гомер генә үкенеч.

Ышанычсыз кеше - боз кисәге,
Җылы сулыш өрү кайда соң?
Мәңге язлар күрмәс котып кебек,
Күңелләрен яулау файдасыз.
Фәез-Нур.
Мулла Иле

КЫЕН
Болытларны куам синең якка,
Хисләремне шунда кундырам.
Барсын сиңа кунак кызы сыман,
Ходай бер үк юлын уңдырсын.
Сөюләрем тулып, ташып китәр -
Өлешемә тигән көмешем.
Миңа туры карап җибәр әле
Болытларның табып көмешен.

Пешмә, җаным, пешмә, урыныңда кал,
Ерак юлларга да җыенма.
Болыт-хисне тыю мөмкин түгел,
Искә төшсәң, бигрәк кыен ла.
Наҗия Корбанова.
Норлат

ГАШЫЙКМЫН
Синең өчен минем йөрәк ачык,
Ә кулларым сиңа тартыла.
Ничек кенә сине онытыйм ди,
Башта уйлар синең хакыңда.

Көндез эштә уйлап йөрим сине,
Кичен өйдә булганда.
Кичә генә бергә идек менә,
Бүген инде син юк янымда.

Кайчан гына бергә булырбыз дип,
Өметләнеп калам мин сиңа.
Сиңа мин бик гашыйкмын,
Син үзең дә мине онытма!
Гөлназ.
Яшел Үзән

ДУСТЫМА
Туган көне җитте дустымның,
Урын тапмый йөрим көнозын.
Кибеттә юк ул теләгән нәрсә,
Мин беләм аның «вкусын».

Безнең телгә әйләндереп әйтсәң,
Күңел зәвыклыгы бугай ул.
Якын дусның күңелләрен табу,
Бигрәк авыр нәрсә икән шул.

Кибет саен йөреп баш катырып
Йөрүләрдән башым әйләнде.
Кайтып кердем өйгә утлар алгач,
Кулларымда - китап бәйләме.

Күз - көзгедә, аяк түфли эзли,
Соңга калу яхшы эш түгел.
Дөнья булгач, төрле чаклар була,
Андый хәлләр бит юк түгел.

Дус янында бик зур кунак булдым.
Бик озак утырдык без сөйләшеп.
Узганнарны искә ала-ала,
Шулай яшик, диеп, берләшеп.

Дустың булу бик зур бәхет бит ул,
Якын дуслар булмый һәркемдә.
Кыен чакта ике җылы сүзе
Йөрәктәге бозны эретә.

Якын дусны хөрмәт итәм диеп,
Әллә ниләр эзләп йөрмәгез.
Андый дуслар бүләк өмет итми,
Тик хыянәт кенә итмәгез.
Рөстәм Галимҗанов.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: