Яшел Үзән

Таныш булыгыз: яңа исем

Гыймадиева Эльвина - аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең XI сыйныф укучысы. Шигырьләр яза. Районда үткәрелгән «Каурый каләм», Идел буе (Казан) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршында эшләп килүче «Әллүки» иҗат түгәрәге тарафыннан оештырылган «Шигъри сабантуй» бәйгеләре җиңүчесе. Бүген аның иҗат җимешләрен укучыларыбызга тәкъдим...

Гыймадиева Эльвина - аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең XI сыйныф укучысы. Шигырьләр яза. Районда үткәрелгән «Каурый каләм», Идел буе (Казан) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршында эшләп килүче «Әллүки» иҗат түгәрәге тарафыннан оештырылган «Шигъри сабантуй» бәйгеләре җиңүчесе.
Бүген аның иҗат җимешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Сөеклемә
Сөям дигән сүзең синең хакмы?
Башта яну, аннан сүз булсын.
Сүз әйтергә һичкайчан соң түгел,
Сүзсез тынлык белән җан тулсын.

Сөям дигән сүзең синең хакмы?
Синең өчен ул кыз йолдызмы?
Күрәсеңме аның берүзендә
Матурлардан матур йөз кызны?

Мәхәббәт ул - үзе изге нәрсә...
(Такташка ияреп)
Мәхәббәт ул - үзе изге нәрсә,
Ләкин
Кайбер йөрәк аны чуарлый.
Ходай биргән бөек хәзинәне
Үз куллары белән йомарлый.

Мәхәббәт ул - үзе изге нәрсә,
Кирәк аны һәрчак якларга.
Аңа ялкын өстәп торсаң гына,
Гомерлеккә була сакларга.

Гафу ит мине...
Гафу ит мине, кадерлем,
Ялгыш адымнар ясасам.
Ашыгып әйткән сүзләр белән
Йөрәгеңне яраласам.

Гафу ит мине, кадерлем,
Өметеңне акламасам.
Үзең теләгән хәтле наз,
Сөю бүләк италмасам.

Гафу ит мине, кадерлем,
Синнән еракларда булсам.
Авыр чакта янәшәңдә
Таянычың булалмасам.

Кара төндә
Кара төндә ташлап китте ярым,
Бер ялгызым калдым аланда.
Кара төндәй кара сагышымны
Илтеп салыйм икән кайларга?

Учак яктым. Учак ялкыннары
Төн карасын гына ялмады.
Яндырмады йөрәк әрнүләрен,
Ялгышымны аңлый алмады.

Учак сүнде. Ләкин күңелемдә
Дөрләп китте өмет учагым.
Өмет уты куды кайгыларны,
Яман уйларымнан бушандым.

Учак сүнде. Көле генә калды,
Яңа көнгә китеп барышым.
Кара төндә сүнгән учак булып,
Шул аланда калсын сагышым.
Халәт
Бик күрәсе килеп сине,
Ашкынып кайткан идек.
Йомык күзләрең өстендә
Сыгылып башны идек.

Кайгырышып шиңеп төште
Сиңа дигән ал гөлләр.
Сүз табалмый телләребез,
Йомылганнар күңелләр.

Тәкъдир шулай була икән,
Үзгәртеп булмый берни.
Хәтер сәгать кебек эшли,
Хәтердә йөри әни.

Кеше гомере
Дөрләп-дөрләп кабына учак,
Әй омтыла янарга.
Без дә бит учак шикелле
Чабабыз алга таба.

Әй яна ул, әй яна ул,
Сүнәргә һич теләми.
Без дә дөнья куабыз бит
Сынауларга баш ими.

Утыннары аз калса да,
Тырыша учак янарга.
Үзебез дә абына-тора
Атлыйбыз һаман алга.

Яна-яна, көлгә кала,
Көле җиргә тарала.
Безнең гомернең яктысы
Килер буынга кала.

Ятим бала...
Ятим бала көне-төне
Үз әнисен көтәдер.
Күзләре һаман тәрәздә,
Инде арып бетәдер.

Үз-үзенә ник тудым дип,
Көн дә сорау бирәдер.
Ятим булып яшәвен ул
Бик авыр кичерәдер.

Кайвакыт кояшка карап,
Әнисен чакырадыр.
Айга, йолдызларга карап,
Таңнарны аттырадыр.

Әй Ходаем, берүк безне
Ятим калудан сакла.
Әти-әниле булсыннар
Җирдәге барлык бала!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: