Яшел Үзән

Шигърият дөньясында

Пар канатым Авылымда бар шул минем зур бәхетем: Пар йолдыздай үз мәктәбем, үз мәчетем, Икесен дә тигез күреп мин яраттым, Алар минем көчле рухи пар канатым. Түбән калмас бу җан алар бар чагында, Алдый алмас тормыш чуар кочагында. Казаларга калдырма Кичәге көн ул синеке түгел, Кайтасы юк аның мәңгегә. Хаталарың...

Пар канатым
Авылымда бар шул минем зур бәхетем:
Пар йолдыздай үз мәктәбем, үз мәчетем,
Икесен дә тигез күреп мин яраттым,
Алар минем көчле рухи пар канатым.
Түбән калмас бу җан алар бар чагында,
Алдый алмас тормыш чуар кочагында.

Казаларга калдырма
Кичәге көн ул синеке түгел,
Кайтасы юк аның мәңгегә.
Хаталарың булса, тәүбәңне кыл,
Ярлыкауны сора тәңредән.

Бүгенге көн әле ул синеке,
Минутларны юкка яндырма,
Эшләреңне бүген эшләп бетер,
Иртәгәгә, зинһар, калдырма.

Иртәгене Аллаһ үзе белә,
Кем җиһанда булыр, кем булмас.
Өметеңне ләкин һич сүндермә,
Өмет уты җиргә күмелмәс.

Сары, сары, сап-сары...
Мин яратам чәчәкләрнең сарыларын -
Яз җитүгә бөтен җирне саруларын,
Йөзләрендә кояш балкып чагылганын,
Уйнап үскән бала чакны сагынамын.
Күрәм сары чәчле кызның чалымнарын,
Мин яратам чәчәкләрнең сарыларын,
Гомрем булды бертоташтан сары агым,
Җиткән икән ничек кенә сабырларым.

1957нче ел язы
Казан халкы бетон ярга чыгып баскан,
Әкиятләр бүген чынга ашкан.
Күз күреме җитмәс киңлекләрне
Әллә каян килеп диңгез баскан.
Казан халкы бетон ярга чыгып баскан.
Канлы тарих су астына күмелеп калган,
Диңгез уртасында Пирамида калган,
Карап тора кебек шуны Явыз Иван,
Сөембикә бу хәлләргә киткән хәйран.
Безнең эзебез дә калган су астында
Икәү бергә йөргән сукмаклар да,
Чишмәләрдән агып чыккан ермаклар да,
Сандугачлар сайрап торган куаклар да
Һич булмаган кебек әйтерсең лә монда...
Казан халкы диңгез карый бетон ярда.

Татар теле диңгезенә чумып
Татар теле дәрьясына чумып,
Энҗеләрен җыйдым иң төптәге.
Һәм аларны шәкертләргә бирдем,
Бизәсеннәр, дидем ил күкләрен.
Тикшердем мин көн-төн тау-тау дәфтәр,
Ак битләрдә калды кызыл карам.
Шәкертләрем күңелендә хәзер
Дөреслеккә юл күрсәтеп барам.

Ак юл сезгә
Бүген мәктәп әйтерсең лә, мәгърур кораб,
Аллы-гөлле нурлы офыкларга карап,
Сәфәр чыга белем дигән зур дәрьяга -
Ак юл сезгә, яшь дусларым, ак юл сезгә.

Кояш һаман бүгенгедәй балкып торсын,
Бәхетегез көннән-көнгә артып торсын,
Хәвеф-хәтәр кичермәгез берегез дә,
Ак юл сезгә, яшь дусларым, ак юл сезгә.

Ашкыну
Мин вакытны бер дә кызганмадым,
Ашыктырып кудым һаман да.
Иң яхшы чак тизрәк җитсен өчен,
Ашкындым гел гүзәл заманга.

Сабый чагымда ук ашыга-ашыга
Үзсүзләнеп төштем бишектән.
Тәрәз аша дөнья аз күренгәч,
Үрелдем мин тизрәк ишеккә.

Анда чыккач, мине кояш үпте,
Аннан яңгыр яуды чиләкләп,
Йөгерделәр көннәр борылмалы
Сукмаклардан мине җитәкләп.

Хыялларның берсе чынга ашса,
Икенчесе калды иртәгә.
Иртәгесен инде өченчесен
Теләдем мин куып җитәргә...

Бертуктаусыз шулай ашкынганда,
Очрадым мин кинәт кызыкка -
Картлык әйтте: «Иң-иң матур чагың
Калган инде артта - кырыкта».

Күрәм: кичке шәфәкъ нурларында
Гомрем чәчәкләре коела.
Тик шулай да
Иң яхшы чак әле җитмәгәндер,
Алдарактыр кебек тоела.

Мин вакытны һаман ашыктырам,
Мин вакытны куам һаман да,
Мәңгелеккә килгән кеше кебек
Ашкынамын алгы заманга.

Ничек өлгерергә?
Инде хәзер ничек өлгерергә?
Эшләнмәгән эшләр тау-тау тора.
Кайгырмас та идең әле -
Гомерләр бит узып бара.

Кара кешегә
Һәр сүземнән, һәр эшемнән
Көлдең мыскыл итеп.
Үзеңә ияреп көлгәннәрне
Күрдең дустың итеп.

***
Аланнардан күчәм аланнарга,
Үткәннәрне искә төшереп.
Биредә мин ничә җәйләремне
Кибәннәргә куйдым яшереп.

Күңелемә сеңгән әкият
Әбелхәят суын табармын күк,
Мәңгелекнең утын ягармын күк,
Камыр батыр кебек әгәр дә
Чыгып китсәм ерак сәфәргә.

Бу ни хикмәт икән - җиде яшьтә
Күңеләмә сеңгән әкият.
Җитмештә дә минем белән яши,
Гүя җанга сеңгән ахирәт.

Бу ни хикмәт икән - югыйсә бит,
Күпне күрдем гомер эчендә.
Ә ул һаман бер могҗиза булып
Кала бирә үзе төсендә.

Борын-борын замандагы кебек
Урман уртасында әле дә
Бер убырлы карчык яшәп яткан
Ул йорт тора шул ук хәлендә.

Әбелхәят суын табармын күк,
Мәңгелекнең утын ягармын күк,
Камыр батыр кебек әгәр дә
Чыгып китсәм ерак сәфәргә.

Бәхет эзләп чаптым гомрем буе
Бәхет эзләп чаптым гомрем буе,
Ә ул
Куып җиттем дигән чакта һаман
Кача торды миннән алга табан.
Инде белдем:
Бәхтем минем - аны куудадыр.
Мин эзләүгә бирдем гомеремне,
Ә табуны калдырам улларыма.

Узган гомерләргә - салават!
Узган гомерләргә - салават!
Әүлияләр булып булмады.
Әллә кызлар сөзеп карады,
Әүлияләр булып булмады.

Җәйге күкрәүләргә - салават!
Күктә аллы-гөлле көянтә
Зөяләргә төште бөгелеп -
Тотмак булдым тиз-тиз йөгереп...
Матур иде шул ул бигрәк тә.

Картайдым дип
Картайдым дип тып-тын
яши башлыйм гына,
Шундук чик куела рәхәт тынлыгыма:
«Әле монда без бар!» - ди-ди,
шау-гөр килеп,
Мыштым гына, посып кына, яшеренеп,
Йөрәгемдә йоклап яткан җирләреннән
Килеп чыга балачагым һәм яшьлегем.

Мин мөселман була торып
Кичер, Ходай, мин мөселман була торып,
Пушкинны да өзелеп яратамын,
Христиан икәнлеген белә торып;
Евтушенко өчен җан атамын,
Аның яһүд икәнлеген белә торып;
Гетене дә шулай бик сөямен,
Ул католик икәнлеген белә торып;
Тагорга да сөеп баш иямен,
Буддист икәнлеген белә торып.
Бит аларга бу кодрәтне үзең биргән,
Миһербанлык бу дөньяга Синнән иңгән.
Сиңа гына сыгынамын шайтаннардан,
Белә торып язмам бердәнбер хак диннән.

Болытлар артында - зәңгәр күк
Бүген көн караңгы, шыксыз дип,
Кадерлем, кайгыга тарыма:
Күкне тик болытлар каплаган,
Алар бит тик тормый - агыла.

Болытлар артында - зәңгәр күк,
Болытлар артында - ай-кояш.
Кышын да шомырттай карлардан
Хуш исләр таратып аңкый яз.

Аяз көн кадерен белергә
Кирәк ул томаннар, болытлар,
Күк йөзе елмаер һәм балкыр,
Еракка чакырыр офыклар.

Алдагы көнебез кояшлы,
Төнебез йолдызлы һәм айлы.
Аяз күк астында милләтем
Каршылар киләчәк язларны.

Соңгы юлга озаткач
Ялгыз картка котылгысыз вакыт җитте:
Раббысының хозурына чыгып китте.
Дөньядагы йорты ятим, буп-буш калды,
Һәр тарафны битараф бер тынлык сарды.
Ачык тора шып-шыр булып мескен капка,
Песи генә көтеп тора: тизме кайта?

Чернобыль
Җен шешәдән чыгу берни түгел,
Монда җимереп.
Йөз елларга салган ныклыкны,
Атом дигән гыйфрит бәреп чыккан,
Котын алып барлык халыкның.

Ни буласын бер дә уйламыйча,
Шул ыржайган үлем өстенә.
Боралактан яшь егетләр көн-төн
Бетон койган өсте-өстенә.

Сүндергәннәр үлем реакторын,
Үзләре дә сүнгән егетләр.
Радиоактив затка әверелеп,
Бакыйлыкка очкан бөркетләр.

Гәүдәләрен, шул реактор кебек,
Нур чәчмәсен өчен кабердә,
Җирләгәннәр бетон саркофакта.
Шул егетләр яши бәгырьдә.

2010нчы ел җәе
Корылыктан күлем кибеп бетте,
Буш бер чокыр калды ыржаеп.
Камышларын җуеп яргаланган,
Беләүләнгән ярлар кыршавы.

Чиксез әрнү белән өзгәләнеп,
Оялып ята шәрә күл төбе.
Киләчәккә өмет белән багып,
Бер юаныч эзли бу күңел.

Кышын карлар тау-тау булып яуса,
Күлем тулыр язлар җиткәчтен.
Күңел күле генә корымасын,
Күңел күле генә кипмәсен.

***
Гавәм миңа арты белән басты,
Сәлам бирми - күрми янәсе.
Хәтта дустым, гавәм бар чагында,
Кырын карый яшереп кенәсен.

Гавәм юкта, тирә-юньгә карап,
Бик дустанә, җылы эндәшә.
Гавәм килеп чыкса, артын бора,
Тизрәк гавәм белән берләшә.

Мәхәббәт - кара урман
Сиңа булган мәхәббәтем - кара урман,
Шул урманнан мине алып чыга торган
Юлны, ахры, гомрем буе таба алмам,
Сөю янар хәсрәт булып эчтә һаман.

Гомер
Мулла Иле сигез гасыр буе
Минсез генә шулай яшәгән.
Мин туасын зарыгып көтә-көтә,
Тармакланып беткән шәҗәрәм.

Мин тугач та, авыл сөенечен
Йорттан йортка йөргән өләшеп...
...Бүген сиксән яшьлек талым белән
Өй каршында торам серләшеп.
Равил Сәйфетдинов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: