Яшел Үзән

Олы Ачасырда яшәүче Кадрия Гафиятуллина иҗаты

Күршеләр Күршеләрем минем әйбәт, Һәрчак якын күңелгә. Хәл белергә керсәң әгәр Утырталар өйләренең түренә. Күршеләрең әйбәт булган чакта Ничек шат яшәмисең. Авыр булган минутларда Син аларга дәшмисең. Дәшмичә дә аңлый алар Синең барлык уеңны. Ничек ярдәм итәчәген Алар да бит тоемлый. Кайсы кеше күралмый бит, Яманлый һәм зарлана. Алар синең...

Күршеләр

Күршеләрем минем әйбәт,

Һәрчак якын күңелгә.

Хәл белергә керсәң әгәр

Утырталар өйләренең түренә.

Күршеләрең әйбәт булган чакта

Ничек шат яшәмисең.

Авыр булган минутларда

Син аларга дәшмисең.

Дәшмичә дә аңлый алар

Синең барлык уеңны.

Ничек ярдәм итәчәген

Алар да бит тоемлый.

Кайсы кеше күралмый бит,

Яманлый һәм зарлана.

Алар синең тормышыңнан

Көлә һәм файдалана.

Көлмәгез сез беркайчан да,

Һәрчак ярдәм итегез.

Шул вакытта үзегезне

Бик бәхетле сизәрсез.

Күршеләрем минем һәрчак

Сау-сәламәт булсыннар.

Иңнәреңә-иңне куеп,

Шат һәм тату торсыннар.

Яшәү яме

Күп сөйлисең, диләр сиңа,

Нишлим инде , тыныйммы?

Сөйләшергә ярамагач,

Әллә инде үлимме?

Юк әле сез сөенмәгез,

Мин үләргә җыенмыйм.

Йөзгә кадәр яшәвемне

Мин үзем дә тоемлыйм.

Ходай биргән гомерләрне

Булмый аны үзгәртеп.

Шулай һаман шат яшим мин,

Дөньяларны тетрәтеп.

Сез дә шулай шат яшәгез,

Әрләнмәгез бервакыт.

Эчең тулы елан булса,

Алып тондыр болгатып.

Эчегездә елан бетсә,

Сез дә озак яшәрсез.

Һәрчак көлеп һәм көлдереп,

Яшәрсез һәм яшьнәрсез.

Яшьлек хисләре

Туган авылым Мулилем,

Синдә үтте яшьлегем.

Күлләрендә су коенып,

Балык тотып үстем мин.

Тусам да мин Мулилендә,

Яшимен Ачасырда.

Монда мине үз итәләр,

Зурлыйлар барчасы да.

Олы Ачасыр урнашкан

Биек тау башларына.

Ераклардан чакыра күк

Гүя Каф тауларына.

Ачасыр урамнарына

Асфальт юллар җәелгән.

Тигез юлларына карап

Барча халык сөенгән.

Сокланып карап торам мин

Ачасырның халкына.

Бар да тырыш һәм таләпчән,

Шуңа күңел ашкына.

Ачасыр-Мулилем -

Һәрбарчасы үз илем.

Ачасырда яшәсәм дә,

Үз итәм мин Мулилен.

Бакчаларына керәм мин,

Анда чәчәк исләре.

Сине өзелеп яратуым

Минем һәрчак истәдер.

Олыгаябыз бит инде,

Кая китте яшь чаклар.

Шул яшьлекне куып тотып,

Булмас микән кочаклап.

Әй, яшьлегем, кайда соң син,

Кая китеп югалдың.

Сине эзләп табалмыйча

Әллә нишләп буталдым.

Яшьлегемнең хисләре ул,

Һәрчак якын күңелгә.

Шат һәм тату булып яшик

Бергә-бергә гомергә.

Бергә булыйк

Ай тора күктә калкып,

Йолдызлар йөзә балкып.

Ник син бер дә яратмыйсың,

Ник син шулкадәр салкын.

Мәхәббәтне бит аны

Булмый сатып алып та.

Ник йөрисең моңаеп,

Карамагач татып та.

Мәхәббәт ул шундый нәрсә

Яндыра да көйдерә.

Эчең тулы саф хис булса,

Шашып-шашып сөйдерә.

Әй җаныкаем, бәгырьіәем,

Яратам бит мин сине.

Әллә инде күралмыйсың,

Яратмыйсың син мине?!

Яратмагач та сөймәгәч,

Нигә йөрисең алдап.

Нишлим инде, ничек түзим,

Эшләр бит минем харап!

Әй,җаныкаем, ярат мине,

Сөй дә син һәм иркәлә.

Бергә булыйк, тормыш корыйк,

Үрнәк булыйк күпләргә.

Кадрия Гафиятуллина.

Олы Ачасыр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: