Яшел Үзән

Карт кеше

Җитмеш елның җитмеш язы миндә, Җитмеш ташкын бергә кушылып. Гомер үзәненнән шаулап ага, Җирдә яшәвемне хуш кылып. Җитмеш елның җитмеш җәе миндә, Чәчәкләре бергә җыелып, Тутырып карый күңел күзләремә, Шулар белән яшим җылынып. Җитмеш елның җитмеш көзе миндә, Яфраклары коелып берьюлы Гомер сукмагыма түшәләләр, Күңелемдә шуңа моң тулы. Җитмеш елның...


Җитмеш елның җитмеш язы миндә,
Җитмеш ташкын бергә кушылып.
Гомер үзәненнән шаулап ага,
Җирдә яшәвемне хуш кылып.

Җитмеш елның җитмеш җәе миндә,
Чәчәкләре бергә җыелып,
Тутырып карый күңел күзләремә,
Шулар белән яшим җылынып.

Җитмеш елның җитмеш көзе миндә,
Яфраклары коелып берьюлы
Гомер сукмагыма түшәләләр,
Күңелемдә шуңа моң тулы.

Җитмеш елның җитмеш кышы миндә,
Бөтерелә тәңкә карлары.
Ак биләүдән ак кәфенгә чаклы
Мин шулардан алам дәваны.

Гомерем калыр шул ташкыннар булып,
Шул чәчәкләр кебек алланып.
Ә хәзергә алар барысы миндә,
Күңелемдә яши җанланып.

Шәһәргә
Заман, авылларның кешеләрен,
Чакрып алып, сиңа китерде.
Милләт телен, динен һәм тарихын
Саклау бурычын сиңа җиткерде.

Үтә, шәһәр, изге миссияңне,
Карап тора күрмә авылга.
Яңа гасыр яңа җайлар эзли
Милләтемне саклап калырга.

***
Үзебезнең дәүләт тоткан җиребезгә
Без беләбез алты йөз дә утыз бердә
Пәйгамбәрдән килгән мәшһүр өч сәхабә -
Рухларына дога кылыйк күп мәртәбә.

Габдрахман улы Зөбәернең рухын,
Зөбәернең газиз улы Җәгъдә рухын,
Тәльха улы Госман хәзрәтләрнең рухын
Шат әйләсен, сөендерсен иде Раббым.

Сигез йөз биш
Мин, аксакал, ялдан файдаланып,
Үземә бер кызык эш таптым:
Укытып үткән хезмәт юлымдагы
Барлык сәхифәне актардым.

Миндә укыганнар берәм-берәм
Килеп баса торды алдыма.
Яза бардым: булды сигез йөз биш,
Мин хәтерлим икән барын да.

Шул сигез йөз бишне хыялымнан
Саф-саф итеп бергә утырттым.
Кавыштылар бергә барлык еллар,
Күңелемне минем яктыртып.

...Июль аендагы умартадай,
Гөжләп торды минем һәр дәрес.
Шул сигез йөз бишнең һәркайсы да
Чыгып керә алды рөхсәтсез.

«Мокамай»дан күбе «бишле» алды,
Ә «икеле» бер дә булмады.
Сигез йөз биш кулның язганнарын
Укый-укый күңлем нурланды.

Кызыл кара белмим күпме киткән,
Күз нурларым күпме коелган.
Мин төзәткән хаталарны карап
Дөреслеккә алар юл алган.

Ләззәтләнеп, ничек хозурланып.
Үз дөньямны тәмам онытып,
Кол Галинең сихри дөньясында
Йөрттем изгелеккә омтылып.

Алып кереп сүзләр бакчасына
Һәрбер сүзнең урынын күрсәттем.
Алма кебек тәмен татыттырдым,
Җанга милли хисләр үрләттем.

Сигез йөз биш холык. Һәрберсенә
Ачкычларын ничек тапканмын,
«Хулиган» дип аты чыкканга да
Дус абыйдай сөеп бакканмын.

Үпкә, кенә, үчне мин белмәдем,
Беркемнең дә шуңа эчендә
Минем өчен таш ятмыйдыр сыман,
Гел яхшылык күрәм төшемдә.

Мин якладым әләк-ялалардан,
Ялганнардан, мәкер-гайбәттән.
Шуның өчен шактый күп таландым
Куштаннардан, хөсед ир-аттан.

Ришвәт тотып килгән ялагайның
Арт сабагын бишкә укыттым.
Гарьләнүдән килгән күз яшемне
Дәресемә кереп корыттым.

Сигез йөз биш язмыш. Һәркайсы да
Алып калган гомрем өлешен.
Мәрхүмнәрнең җаны тыныч булсын,
Ә исәннәр яшик белешеп.

***
Әй, мөгаллим, әүлия бул, үрнәк бул,
Намуслыга яшәү өчен терәк бул.

Поэзия
Поэзия - гыйшкым ияседер,
Җисми түгел, мәңге тере кыз,
Картайтмыйча тора мине дә ул,
Шуңа яздай минем бу тормыш.

Фани дөньяга
Йолдызларың, аең, кояшыңны
Күреп туймас булып яшәдем...
Хуш, бәхил бул инде, фани дөнья,
Бик якында бугай әҗәлем.

Мин мәхшәрдә кабат терелермен,
Насыйп итсен Раббым җәннәтен -
Фанилыктан бакыйлыкка күчеп
Мәңгелектә яшәү рәхәтен.

Әмма сине кабат мәңге күрмәм,
Раббым сине кабат бар итмәс.
Син яшәрсең бары хәтеремдә,
Кояшларың истән һич китмәс.

Яраткан шагыйремә
Син тиргәлдең шома язмаганга
Ә бит шундый максат куйсаң,
Коя ала идең үрнәк шомалык,
Тик калсыннар иде шомланып.

Синдә исә
Бөтен күңелләрне сискәндереп,
Бүселеп чыга я артыклык,
Яки сокландыра
Юлларыңда сүзгә кытлык.
Тупыллар
Сугышлардан исән кайткан ирләр
Дин иреген күрде картайгач:
Мәчет манарасын күтәргән көн
Утыртты һәрберсе бер агач.

Агачлары гади генә түгел,
Бер хикмәтен уйлап тапканнар.
Шәһит киткәннәрнең каны тамган
Волгоградтан алып кайтканнар.

Һәр җомгага каршы ала-ала
Зифа булып үсте тупыллар.
Берәм-берәм соңгы юлларына
Озатып калды алар сулкылдап.

Фанилыкта бүген берсе дә юк,
Тупыллары мәчет тирәләп
Басып тора горур сакчылардай,
Исәннәрнең күзен иркәләп.

Кипарислар кебек күккә үрелеп
Манарадан ашып киткәннәр.
Азан тавышларын тыңлый-тыңлый,
Зекер әйтә-әйтә үскәннәр.

Бирешмичә заман җилләренә
Гасыр ярым торган мәчеткә
Мәрхүмнәрнең оныклары килә -
Җан сөенә мондый бәхеткә.

Тупылларга куәт, рәхәт бирә
Оныкларның җылы карашы.
Дин иреге тәмен белгәннәрне
Хәвефләрдән Ходай сакласын.

Мөхәрриргә
(Илдар Илгиз улы Габидуллинга)
Чигенү белмәс, милли чын мөхәррир,
Чорга лаек затлы олуг ир!
Күп җылылар алдым Сездән мин дә -
Сезнең хозурдагы бер шагыйрь.

Инде ничә еллар Сез кадерләп,
Миңа илһам биреп торасыз.
Үзегезгә алып барлык авырлыкны,
Миңа милли мохит корасыз.

Китап хәтле китап ясап биреп
Сөендергән өчен, асыл зат,
Шушы тормыш Сезне олыласын,
Рәхмәтлемен Сезгә мең кабат.


Пар канатым
Авылымда бар шул минем зур бәхетем:
Пар йолдыздай үз мәктәбем, үз мәчетем.
Икесен дә, тигез күреп, мин яраттым,
Алар минем көчле рухи пар канатым.
Түбән калмас бу җан алар бар чагында,
Алдый алмас тормыш чуар кочагында.


Казаларга калдырма
Кичәге көн ул синеке түгел,
Кайтасы юк аның мәңгегә.
Хаталарың булса, тәүбәңне кыл,
Ярлыкауны сора тәңредән.

Бүгенге көн әле ул синеке,
Минутларны юкка яндырма.
Эшләреңне бүген эшләп бетер,
Иртәгәгә, зинһар, калдырма.

Иртәгене Аллаһ үзе белә,
Кем җиһанда булыр, кем булмас.
Өметеңне ләкин һич сүндермә,
Өмет уты җиргә күмелмәс.
Кешегә бәхет юллау
(Шәүкәт улы Радик Хәсәновка
багышлыйм.)
Салкын кышта, кояш кебек балкып,
Килеп керде үзе Хәсәнов.
Килеп керде якын туганымдай,
Такташ кебек ихлас хисләнеп.

(Әйе, әйе, безнең бу мәчеткә
Килгән булган хәтта Такташ та.
Коммунистлар диннән язмаган дип,
Шигырь язган булган шул чакта)

Юылып төште барлык кайгыларым,
Күзгә карап кыскач кулымны.
Ул аңлады мине ярты сүздән
Һәм хуплады үткән юлымны.

Бу дөньяда мондый Кеше белән
Бер күрешү әллә ни тора.
Ә бит күпме хуҗа металл хисле,
Робот кебек салкын, битараф.

Мең-мең эше калып торганда да,
Җитмеш яшьтән узган бер картка
Бәхет юллап йөрү - бу мөмкиндер
Улдай изге олпат бер затка.

Үзе килеп миңа кул сузды ул,
Күрә белде минем иҗатны.
Үзе теләп миңа юл ачты ул,
Һәм итте ул мине китаплы.

Юлдаш булсын, гел җылытсын аны
Безнең «Мулла Иле моңнары».
Йөгерсеннәр шигырь дулкыннары
Ак күңелен аның сугарып.

Күпме шәфкать, күпме миһербанлык
Күрсәтте ул сорамый торып.
Ходай аңа нык-нык саулык бирсен,
Юлы торсын һәрчак яктырып.

Бер юбилей мөнәсәбәте илә
(Рияз Гыйбадуллинга)
Бу җитмешкә җитмеш - картлык түгел,
Бөтен җирең җитеш, сөбханалла!
Җитмеш һөнәр белән җегет бул гел,
Җимешләрең пешсен һаман алда.

Сәҗдәләргә яткан биш вакытың,
Сәхәрләрең, моңлы азаннарың.
Кабул булсын, гел хәерле кылсын
Тәкъдирләргә Раббым язганнарын.


Тәнкыйтьчемә
Син тиргәмә мине шигыремдә
Бик күп җирле сүзләр барлыкка,
Алар да бит безнең хәзинәбез,
Әверелсен уртак байлыкка.

«Кәлшә» сүзен «кәй»гә санама син,
Әдәби сүз итеп кабул ит.
Икенче кат үскән покосларны
Шул сүз белән халык атый бит.

Син тиргәмә безнең бу заманда
Язасың дип иске ысулда.
Ачык һәм ябык иҗекләрдән
Чират тезмә дисең һәр юлда.

Ә мин телим борынгыдан килгән
Аһәңнәрнең бездә яшәрен,
Илаһи моң булып сузылуын
Җаннарында безнең яшьләрнең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: