Яшел Үзән

Фирүзә әдәби берләшмәсе

Сайра, тургаем! Авылдашым Фаил Шәфигуллинны искә алганда Сайрыйсың ла, әй тургаем, Шулкадәрле җан атып. Шатлыктанмы, кайгыданмы? Бирсәң иде аңлатып. Әллә гомерем узды диеп, Моңланасың шулкадәр?! Җаннарыңны ярсытырлык Килде мәллә бер хәбәр?! И тургаем, җаннарыңны, Ниләр әйтеп юатыйм? Арабыздан китте ул дип, Ничек кенә аңлатыйм? Әйтмим әле сине борчып, Сизенәсең болай...

Сайра, тургаем!
Авылдашым
Фаил Шәфигуллинны
искә алганда
Сайрыйсың ла, әй тургаем,
Шулкадәрле җан атып.
Шатлыктанмы, кайгыданмы?
Бирсәң иде аңлатып.
Әллә гомерем узды диеп,
Моңланасың шулкадәр?!
Җаннарыңны ярсытырлык
Килде мәллә бер хәбәр?!
И тургаем, җаннарыңны,
Ниләр әйтеп юатыйм?
Арабыздан китте ул дип,
Ничек кенә аңлатыйм?
Әйтмим әле сине борчып,
Сизенәсең болай да.
Сайра гына сезне сөеп,
Ул табынган тугайда.
Күтәрелеп болытларга,
Әй, җан атып, сайрыйсың,
Син дә әллә минем кебек,
Туган көне җитә бит дип,
Ул көннәрне саныйсың.

Белер идем
Караңгылык иңде исә җиргә,
Йолдыз сибелә чиксез галәмгә.
Хыялларга чумып, йолдыз күзлим,
Исем китеп серле хәлләргә.

Һәрчак күктә уйлар, тынгы бирми,
Күңел һаман шунда тартыла.
Җирдән башка тагын серле дөнья,
Бардыр сыман алар артында.

Илаһи көч табып мин үземдә
Әй, килә лә шунда очасым.
Гел бәхеттән торган, вәхшиләрсез,
Бик матур бер дөнья ачасым.

Каян алыйм могҗизалы көчләр,
Шул хыялны ничек җигәргә?
Галәмнәргә менеп йөрмәс идем,
Белер идем хыялларны җигеп,
Ни эшлисен үзебез җирдә дә.

Аудармагыз каеннарны
Аудармагыз каеннарны,
Хәерле кагылмавың.
Өч пар себерке өчен,
Алмагыз кайгыларын.
Ни кызганыч, әле һаман,
Аңламаган күп бездә.
Еккан каеннарны күреп,
Яшь килә шул чак күзгә.
Яшь буыннар шатлыгы ул,
Милләтебез каеннары.
Йөреп шунда сихәт алыйк,
Алмыйк каен каргышларын.
Аркагыз бик кычытканда,
Бик булыша кычытканнар.
Күз ачып йомганчы бетәр,
Аркагыз кычытканнар.

Билгесез киләчәк
Кая илтер бу егетне,
Аңлаешсыз язмышлары.
Күзгә күренеп егетнең
Начар юлга басканнары.
Тимер өзәр яп-яшь егет,
Дөньясыннан туеп барса.
Ямь тоелмый тормышында,
Аракыдан башка аңа.
- Эчмә инде, балам, диеп,
Юк әнисе, әйтеренә.
Әнисенең ташлап киткән
Чагы гына хәтерендә.
- Эчмә инде, балам, диеп,
Әтисе юк, әйтеренә.
Әтисенең гүргә күчкән
Көне генә хәтерендә.

Ияргән ул әнә бүген,
Котың очкыч пеләшләргә.
Төркемнәре белән йөри,
Каян табам дип эчәргә.
Кая илтер начар юллар,
Белми егет киләчәген.
Күрсәтмәс ул зәһәр хәмер,
Алда ниләр күрәчәген.
Кем очрар аңа юлда,
Үгет биреп аңлатырга.
Ташла, балам, дип әйтергә,
Бәхет югын аракыда.
Яп-яшь егет китеп бара,
Ачы хәсрәт дәрьясына.
Көнен генә белми бары,
Егылып төшәр кыясына.

Көзгем киңәше
Һич тынычлык таба алмый йөрим,
Бөтерелеп көзге каршында.
Маңгайларда кат-кат буразналар,
Ап-ак чәчләр тулы башымда.
Ни галәмәт, әллә картаям да,
Сыкрап куйды кинәт йөрәгем.
Ычкындырдым ахры, мин әйтәм,
Яшьлегемне тоткан йөгәнемне.
Көзгедән үз шәүләмә карап,
Мин түгел бу диясем килә.
Әллә уем аңлап, ахмактырсың син дип,
Көзге миңа бер киңәш бирә.
Ташла юләр уең, ул да булса,
Шөкеренә таян Аллаһның.
Картаям дип, хафаланып йөрмә,
Балаларың синең дәвамың.
Инде менә уйламыйм да хәзер,
Картаям дип, һич тә эндәшмим.
Хәлләремнән килгәнчегә кадәр,
Оныкларым сөеп мин яшим.

Өмет дибез
Әй бу дөнья дигәннәре,
Бармы чаклар зарланмаган.
Тормыш йөген тарта-сөйри,
Җаннар күпме яраланган.
Әй, бу дөнья дигәннәрең,
Башлар кая сугылмаган.
Булсын иде дия-дия,
Билләр күпме сыгылмаган.
Әй, бу тормыш дигәннәрең,
Ничак уйлар уйланмаган.
Югалтудан үз парларын,
Кемнәр үксеп еламаган.
Әй, бу язмыш дигәннәре,
Җырлата да елатадыр.
Кайчак кемдер сиңа килеп,
Өмет ит дип, юатадыр.
Өмет дибез, әле ул да,
Кайчан килеп елмая соң?
Көтә торгач, өметләрне,
Җаныбыз да картая шул.

Кычыткан хикмәтләре
Кайтып төште бер чакны,
Бакудан кунак малай.
Тиз арада дуслаштык,
Бар булган малай-шалай.
Кунак булгач, кунак бул дип,
Болыннарны гиздердек.
Авылыбызда тездән булган,
Буасында йөздердек.
Үз милләтен таныштырып,
Татарча да көрәштек.
Таңга кадәр эт өрдереп,
Урамнарда гөрләштек.
Туп уйнарга булдык бер көн,
Кычытканлык буенда.
Һәркайсының оста итеп,
Тупны тибү уенда.
Әй, дәртләнеп, типкән идем,
Үземчә бар көчемә.
Очты тубым ук шикелле,
Кычытканнар эченә.
Кереп китте, күз иярми,
Безнең кунак егете.
Кунак кына мени әле,
Җитез Баку бөркете.
Үзе җитез җитезен,
Тупны табуын тапкан.
Әмма кунак тәненә,
Ялкыны юк ут капкан.
Әй, сикерде мескенкәй,
Белми кая керергә.
Авыз ачып калдык басып,
Ни еларга, көләргә.
Кычытканнар күрмәгән шул,
Үзе туган шәһәрдә.
Керер идем мени ди ул,
Белгән булсам әгәр дә.
Онытмаган безне Рәмис,
Саклаган күңелендә.
Еллар узгач, хат юллаган,
Миннән бик күп сәлам дигән
Кычытканнар иленә.
Әй син, Рәмис, гомереңдә,
Бер кычыткан кәкләде.
Белмисең шул арткы якка
Безгә күпме эләккәнне.
Күп елатты кычытканнар,
Әти-әни кулында.
Үсә төшә генә белдек,
Акыл биргән кычытканнар
Могҗизасы турында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: