Яшел Үзән

Фирүзә

Равил абыйга Каләмемне кулга алу белән Төрле уйлар килә башыма. Ниләр язсам да, аз булыр күк, Олуг мөгаллимем хакында. Сез - татарның милләт җанлы улы, Аның каһарманы, вөҗданы. Иҗатыгыз аша танытасыз Бөек татар халкының данын. Сездә генә шундый зыялылык, Серле аһәң, зәвык, нәзакәт. Һәр сүзегез аша саркып тора, Туган җиргә...

Равил абыйга
Каләмемне кулга алу белән
Төрле уйлар килә башыма.
Ниләр язсам да, аз булыр күк,
Олуг мөгаллимем хакында.

Сез - татарның милләт җанлы улы,
Аның каһарманы, вөҗданы.
Иҗатыгыз аша танытасыз
Бөек татар халкының данын.

Сездә генә шундый зыялылык,
Серле аһәң, зәвык, нәзакәт.
Һәр сүзегез аша саркып тора,
Туган җиргә булган мәхәббәт.

Гыйлемлелек - Сезнең өчен кыйбла,
Игелек кылу - Сезнең эшегез.
Гомерегез безнең өчен үрнәк,
Иман нуры сипкән кешебез.

Хөрмәт белән Сезнең каршыгызда
Без - шәкертләр башыбыз иябез.
Туган көнегездә изге теләк -
Гел сәламәт булыгыз, диябез.
Мулла Иле мәктәбенең
1983нче елгы чыгарылыш
сыйныф укучылары исеменнән -
Роза Гарипова (Мөэминова).


Дөрес сүзгә җавап юк
Тартмагыз әле җиңемнән,
Язар, әйтер сүзем бар.
Горурланып яшик җирдә,
Без бит, без - бөек ТАТАР!

Тартмагыз минем чабудан,
Сез гайбәтләр сатмагыз.
Яратып яшик Ватанны,
Бердәмлекне саклагыз.

Төртмәгез әле җилкәгә,
Яратам дөреслекне.
Гафу итмәм туган илнең,
Үз халкын кимсетүен.

Тыймагыз мине язудан,
Арттан көлеп калмагыз.
Тәнкыйтьтән, дөреслектән
Шүрлибез бөтен сүздән.

Кулларыма да тимәгез,
Кулларда - дәфтәр, каләм.
Шигырьләрне аңласагыз,
Мин, фәкыйрьдән, мең сәлам.
Гөлфирә Баһаветдинова.
Күгәй
***
Син янымда булган чакта гына
Бик бәхетле сизәм үземне.
Иңне-иңгә куеп атлаганда
Ала алмыйм синнән күземне.
Син янымда булган чакта гына
Канатлыдай тоям үземне.
Җан җылысы белән яратканда
Чәчәкләргә күмәм көнеңне.
Син янымда булган чакта гына
Фәрештәгә тиңлим үземне.
Мәхәббәтем минем, тугры дустым,
Назлап әйтәм һәрбер сүземне.
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Яфрак ява
Яфрак ява җилдә бөтерелеп,
Сары мендәр - агач төпләре.
Яшел шәлем уңды, дигән булып,
Сары шәлен япкан күпләре.
Яфрак ява сукмак өсләренә,
Җил тынса да төшә өзелеп.
Һәр почмакның һәр агачы бүген
Көз төсенә керә сизелеп.
Яфрак ява көнне-төнне белми,
Кыштыр-кыштыр килә тавышы.
Сары келәм булып җиргә ята
Сары көзнең сары сагышы.

Әни күңеле
Өлкәннәрнең сүзе хак бит -
Ана күңеле - балада, дип,
Бер дә юкка гына әйтмиләр.
Безнең өчен гел борчылып,
Эчтән янып, гел ут йотып,
Яши безнең газиз әниләр.
Һәр ял саен безне көтә,
Кайтырлар, диеп өмет итә -
Әни күңеле - һаман балада.
Ник сирәк шалтыратулар?
Хәл белергә дип кайтулар?-
Бала күңеле икән - далада.
Төшләренә еш керәбез,
Әни өчен гел бала без,
Балалыктан күптән чыксак та.
Якты нурын жәлләп сипми,
Безнең өчен җылы бетми
Әни күңеле дигән учакта.
Исән чакта әниләрнең
Белсәк иде кадерләрен.
Бер югалтсак, күңел үкенер.
Булсалар да юллар ерак,
Яннарына кайтыйк ешрак,
Бер күрешү - үзе бер гомер.
Гөлназ Хәйруллина.
Казан
Кышкы төн
Кышкы төн караңгы, караңгы.
Күренми бер сукмак, бер маяк.
Караңгы төннәрнең юк чиге.
Өметем йолдызы, син кайда?
Кышкы төн давыллы, буранлы.
Шомланып, урамда җил исә.
Буранда адашып югалды
Уйларым. Мин монда, югыйсә.
Кышкы төн и озын, и озын.
Әйтерсең, бер кеше гомере.
Кышкы төн эчендә ялгызым
Барлыймын үткәнен гомернең.
Кышкы төн тылсымлы, сихерле.
Төш күрә бер миләш тәлгәше.
Ай сөйрәп китергән болыттан
Җемелдәп коела күз яше.
Кышкы төн югалды, югалды.
Караңгы юрганы ачылды.
Йөгереп каршылыйм, Кояшым,
Мин сине бит шундый сагындым!

Тынлык
Карап торам: кемдер озын юлын
Дәртле җырлар тыңлап кыскарта.
Ялгыз калган берәү күңелләрен
Моңлы көйләр җырлап юата.
Кемдер сөйләшмичә тора алмый,
Ыгы-зыгы, шау-шу ярата.
Интернеттан чыга алмый монысы:
Шак-шок һаман нидер маташа.
Шау-гөр килә дөнья: һәммәсе дә
Тавыш дәрьясында айкала.
Тик мин, исәр, урын табалмыйча,
Тынлык эчләрендә югалам.
Тынлык сөям шул мин. Чәбәләнгән
Уйларымны салып тәртипкә,
Хыял дилбегәсен кулга тотам
Һәм каерылып очам биеккә.
Тик тынлыкта гына ишетәм мин
Йөрәгемнең ярсып типкәнен.
Сакчы фәрештәмнең, канат кагып,
Битләремнән сыйпап үткәнен.
Тынлык сөйли сәгать теле белән:
- Кире кайтмый үткән гомерләр...
Назлы җилкәй шаулап җавап бирә:
- Хафаланма, алда өмет бар!
Тынлык - иптәш, тынлык - сердәш.
Үз-үземне тыңлап юанам.
Җанга дәва табып, дога укыйм:
«Лә иләһә илла-ллаһ, -дим,
Лә иләһә илла-ллаһ».

Нинди кош мин?
Кеше барыбер кошлар нәселеннән.
Ирек сөйгән җаным күккә дәшә,
Зәңгәр киңлекләрне кочарга.
Тынгы тапмый күңлем, без, ахрысы,
Кошлар нәселеннән, чынлап та.
Мин кайсы кош? Нинди генә йөрәк
Ярсып тибә минем күкрәктә?
Нинди кошлар, фигыльләрен җыеп,
Өстәп куйган минем холыкка?
Кыр казы мин. Туган илкәемнән
Очып килдем чит-ят җирләргә.
Карлыгачтай парлап оя кордык,
Мәңгегә дип шунда яшәргә.
Тургай кебек - күзгә ташланмыймын,
Тик моңнарым сыймый кырларга.
Сыерчыктай сагынып, очып кайтам
Балачагым калган якларга.
Парлы аккош кебек - мәхәббәткә
Тугрылыгым саклап яшәдем.
Яраланган чакта, горур бөркет кебек,
Авыртуны эчкә яшердем.
Кем булсам да, ирекле кош мин,
Һич кызыкмыйм алтын читлеккә.
Зәңгәр күкне ярып, бергә-бергә
Их, яшәсәң иде йөзгәчә!

Ак яулыклы әбиләр
Яргаланган җыерчыклы кулын
Җайлап салган тезе өстенә,
Күз карашын еракларга төбәп,
Үзәк өзгеч мәкам көенә
Коръән тыңлый татар әбиләре.
Өстәл тирәләре - ак яулык,
Гүя чолгап алган бар дөньяны
Керсез күңел, сафлык һәм пакьлек.
Ап-ак яулык. Сафлык билгесе ул.
Керсез намус, якты калебләр.
Тыелганнан тыелып, хәләл хезмәт белән
Итәгатьле узган гомерләр.
Ап- ак яулык - чиста кәгазь бите,
Яңа туган бала гомере.
Бала үскән, ялгыз ана калган
Җимеш койган агач шикелле.
Ап-ак яулык - ап-ак күкрәк сөте,
Яланаяк чапкан урамнар,
Күкрәк сөте белән кергән туган тел ул,
Туган туфрак, газиз туганнар.
Коръән тыңлый татар әбиләре.
Өстәл тирәләре - ак яулык,
Гүя чолгап алган бар дөньяны
Керсез күңел, сафлык һәм пакьлек.
Ап-ак яулык - иман билгесе ул.
Күз тимәсен, исән булсыннар.
Кылган догалары кабул булып,
Тигезлектә гомер итсеннәр.
Сөмбел.
Урысбага

Факеллар янсын Җирдә
Илдә тагын бер «яңалык» -
Факел йөртү башланды.
Ерак Көнчыгыштан чыкты,
«Кояш чыккан» кебек булды,
Шуңа халык ташланды.
Күпме халыкны җиктеләр
Факелның арбасына.
Бик зур игътибарны бирдек
Төсенә, формасына.
Юлда сүнгәләгән факел
Зур проблема тудырды.
Шуңа күрә йөгерәләр,
Факел сүнгәч, туңдырды.
Факел белән тикшерделәр
Байкалның да торышын.
Шактый көч куйды ул анда,
Үтәде үз бурычын.
Космоска да менде факел,
Барсына да өлгерә.
Сочига карады өстән,
Хәзерлекне белдерә.
Төшәргә иде Амурга,
Чөнки бик нык котырды.
Ярату Алласы -Амур,
Дулап, монда оттырды.
Символ артыннан кумыйча,
Ышаныйк чынбарлыкка,
Үсешкә китсен акчалар,
Югалтмыйк аны юкка.
Атлап кына бармый факел,
Халык белән чаба да.
Бик тә әйбәт булыр иде
Тотылган акчага төзесәк,
Ясле-бакча балага.
Утсыз өлкәләр бездә күп,
Шуларга бирик утны.
Пенсиянең очына чыгыйк,
Сөйләшми чүп-чар, юкны.
Карыйк без бюджетның хәлен,
Әйбәт түгел бит хәле.
Торак мәсьәләсен чишик,
Чишелмәгән бит әле.
Тамаша байларга кирәк,
Без «тамаша»ларны күрдек.
Карый-карый тамашалар
Яңа гасырга кердек.
Халыкка кирәк ышаныч
Мәгънә - ышанычта.
Халыкка игътибар булса,
Бәхет ул, куаныч та.
Роберт Тимершин.
Норлат
Тормыш - көрәш
Тормыш - көрәш. Кыен күнү.
Җиңелдән авырларга.
Агымнарга каршы ак син,
Каршы бар давылларга.
Тауларны әйләнеп үтмә,
Мен тауның текәсенә.
Хәзерлән салкын җилләрнең
Үзәккә үтәсенә.
Зыкы салкыннарны да көт
Көрт баскан юлларны да.
Күзгә төртсәң, күрмәс төн бар -
Онытма шуларны да.
Такыр түгел барыр юллар,
Билгеләп булмый алдан.
Авыр булса да, уң булсын,
Китмә син тайгак юлдан.
Тормыш сынаулардан тора,
Көрәш - бил алышудан.
Нинди юлга юлыксаң да,
Саклан, сакла якыныңны,
Хыянәт, ялгышудан.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: