Яшел Үзән

Әҗер яки Зәкиябану

Зәкиябану акрын гына яткан урыныннан торды. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, тышны күзәтте. Күзләрне камаштырырлык чатнаган кояшлы көн, урамда яз хакимлек итә. Башта уң якка, аннан сулга карап алды. Анда бер малай капкага якынлашып килә иде. Эчкә баткан күзләрен зур итеп ачып, керүчене танырга тырышты. Оныгы икән бит, ләбаса, олы итекләр...

Зәкиябану акрын гына яткан урыныннан торды. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, тышны күзәтте. Күзләрне камаштырырлык чатнаган кояшлы көн, урамда яз хакимлек итә. Башта уң якка, аннан сулга карап алды. Анда бер малай капкага якынлашып килә иде. Эчкә баткан күзләрен зур итеп ачып, керүчене танырга тырышты. Оныгы икән бит, ләбаса, олы итекләр киеп алгач танымый да тора тагын. Зәкиябану, тиз-тиз атлап, алгы якка чыкты, чәйнеккә су тутырып газ плитәсе өстенә куйды. Ул да булмады, өй ишеген зурлардай киереп ачып, оныгы килеп тә керде. Керә-керешкә яран салып:
- Әби, тургайлар килгән, әти кырда күреп кайткан, - дип, үзенең шатлыгын белдерде. Соңгы вакытларда өйдән ерак чыгып йөрмәгән әбисенә барлык яңалыкларны кечкенә Әмир алып керә. Ерак тормыйлар, урам аркылы гына. Зәкиябану кабаланып ук оныгы каршысына килде.
- Шулай, диген, ә, улым?! Рәхмәт яхшы хәбәрең өчен, син әйтмәсәң, тәки белми ятар идем әле. Әйдә-әйдә, кер, яле, булышыйм үзеңә, - дип, малайның пәлтәсен салдырырга кереште.
- Мин үзем, - дип, каршы төште онык, итекләреннән җиңел генә шуып чыгып. Кулындагы төенчекне әбисенә сузды.
- Алып куй әле бу җамаякны, әни җибәрде, тизрәк терелсен диде сине.
- Рәхмәт, улым, әниеңә дә рәхмәт, барыбызга да сихәтлек булсын. Чишен әйдә, чишен, зур шул инде син, инде абый кеше, - диеп, кеткелдәп алды әбисе.
Сүзнең яңа туган бәби турында икәнен аңлаган малай авызын ерып җибәрде.
- Ээ-э, әби, әти дә шулай ди, әни дә... Түлке, бүлнистән алып кайткан ул малайлары елый да, елый.
- Шулай ук мыни, кара син аны, зарланамы? «Яшь баланың зарын анасы белер», ди халык, улым. Соң, бәләкәйләр шулай елап үсәләр инде алар, син дә еладың. - Зәкиябану өстәл янына килде. Тиз генә тәм-томнар өстенә ябылган ашъяулыкны алып куйды. Килене биреп җибәргән кайнар коймакларны уртага утыртты.
Малай өс киемнәрен идәнгә генә шудырып төшерде дә өстәл янына куелган урындыкка менеп кунаклады. Ә үзе чәй янында кайнашкан әбисеннән күзләрен алмый гына аңа сораулар яудырырга тотынды.
- Әби, тургай килгәч нәрсә була?
Әлбәттә инде, әбисе эш арасында да аны җавапсыз калдырмый.
- Ә, улым, тургай килгәчме? Тургай килгәч, улым, «Тургай килгән - тугыз көн кар калган».
- Тугыз көн кар калган! - дип сөенеп, әбисенең сүзләрен кабатлады, һәм, бөтенләй җанланып китте. - Чып-чынмы, әби, тугыз көннән кар бетәме? Малайга бары алты яшь, аңа барысы да кызык иде.
- Хе, хе, хе... Тугыз көн, дип, бәлки ун көн булыр... Кояш бүгенгедәй кыздырса, эреп бетәр, улым, кар. Халык шулай әйтә, халык әйткәнне генә әйтәм инде үзе, - дип, сүзен йомгаклады.
Ә онык такылдый да такылдый бирә.
- Әби, тизрәк җәй булсын иде инде, ээме? Туйдырды бит бу былчырак. Итексез урам аша да чыгып булмасын инде, ә? - дип, күзләрен зур ачып әбисенә текәлде. Ә анысы оныгының олылардан ишеткән сүзләрне кабатлавыннан елмайды.
- Әй улым, синең аягыңда әле резин итекләр. Без үскәндә андый итек булсамы?! Яз, көз җитсә, табанына агач шакмак бәйләп, күтәртмәле чабата кия торган идек, су да, пычрак та үтми янәсе.
- Чабатаны беләм мин, әби, безнең өй стенасында эленеп тора ул, шакмагы кая икән аның?
Зәкиябану оныгы сөйләшүенә сокланып карап тора бирде. Ә башында төрледән-төрле уйлар чуалды... «...Ә бит сугышка кадәрге елларда авыл эчендәге юллар әйбәт иде. Ат юлы, чирәм... Ә хәзер чирәмне, ут кабызып эзләсәң дә, табып булмастыр. Яңа техника кайтарып тутырдылар, изәләр авыл урамын. Ул белгәннән бирле урамнарның таш юл күргәне юк. Күрмәс тә инде, «колхозларны сатып бетерделәр» дигән сүзләрне ул малайлары авызыннан гел ишетеп тора». Уйларына батып торган вакытта оныгының үзенә сәерсенеп карап торуын сизеп алды. Онытылып киткән икән бит, ә малай җавап көтә.
- Кабат чабаталарга калырга язмасын, балакаем. Яз аенда, улым, җир тиз җылына, былчырак тиз кибеп бетә. Тургай килгән дисең инде алайса. Язда кошлар туган якларына кайталар. «Кошның да туган оясы бар».
- Беләм лә инде. Син әйткәннәрне мин ятлап барам, әби. Менә кара: «Карга килсә, кар китәр», «Бер карлыгач килеп, яз булмый... », «Тургай килгән - тугыз көн кар калган». Син боларны кайдан беләсең?
- Әй, улым, минем яшькә җит әле... Синең кебек чакта мин дә белми идем. - Зәкиябану күңелендә янә бер хатирә яңарды. Уйларының җебен ычкындырмаска тырышып, сорап куйды: - Улым, әтиең акчарлакларны күрмәгәнме, алар килде микән?
- Белмим, акчарлак бит ул су кошы, кырда яшәми, - диде онык, җавапны кыска тотып.
- Шулай, шулай... Акчарлак суда була... Безнең Зөя буйларын сагынып кайталар алар.
- Минем аны күргәнем бар. Акчарлак матур кош, әйеме, әби? Син аны яратасыңмы әллә?
- Әй улым, мин ярату белән генә түгел шул, кошның да сине яратуы кирәк.
- Кошлар да ярата беләләрмени?
- Беләләр шул, улым, беләләр. Алар, яз башларында кайтып, үз парларын табалар, йомырка салалар. Ул йомыркаларны ничекләр итеп саклыйлар әле! Аннан матур-матур кошчыклары туа.
- Мин йомыркадан кош баласы чыгуны беләм анысы.
- Син беләсең, улым, ә менә мин синең яшьтә белмәдем, белмәдем шул...- Аша, улым, аша, бала чакта бик ашыйсы килә ул. Менә чәкчәк, бал, - дип, өстәлдәге тәмле әйберләрне аның алдынарак этте. Зәкиябану ямьсез уйларыннан бераз онытылып торырга тели иде. Әмма, заманалар бүтән булса да, алардан котылу юк икән, әнә, ачлык елларда төшкә дә кермәгән прәнникләргә дә исе китми хәзерге бала-чаганың.
- Әби, рәхмәт, бик тәмле булды, чыгыйм инде. - Онык идәндә яткан киемнәрен киде. Ишек тоткасына үрелгәндә, тукталып, - әби, акчараклар килгән булса, кереп әйтермен, яме, - диеп чыгып китте.
Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина.
Мулла Иле

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: