Яшел Үзән

Бөек Ватан сугышы – укучыларыбыз иҗатында

Гомерем буе мин әтине эзлим Гомерем буе мин әтине эзлим Барлык почмагыннан дөньяның. Миллион-миллион кабер ташларыннан Исемнәрен тапмыйм мин аның. Мин әтине эзлим гомерем буе, Табарыма шундый ышанып. Син фанатик булма, диләр җилләр, Өметең өз, диләр, кызганып. Малайларча үзсүзлелек белән, Юатуга-нигә карамый, Мин әтине эзлим гомерем буе Төзәтергә йөрәк ярамны....

Гомерем буе мин әтине эзлим
Гомерем буе мин әтине эзлим
Барлык почмагыннан дөньяның.
Миллион-миллион кабер ташларыннан
Исемнәрен тапмыйм мин аның.

Мин әтине эзлим гомерем буе,
Табарыма шундый ышанып.
Син фанатик булма, диләр җилләр,
Өметең өз, диләр, кызганып.

Малайларча үзсүзлелек белән,
Юатуга-нигә карамый,
Мин әтине эзлим гомерем буе
Төзәтергә йөрәк ярамны.

Эзлим аны төпсез чоңгыллардан,
Арасыннан биек тауларның,
Урманнардан, куе камышлардан,
Куеныннан текә ярларның.

Мин әтине эзлим гомерем буе
Китаплардан, документлардан.
Эфирлардан, кинофильмнардан,
Хатирәләр тулы хатлардан.

Мин әтине эзлим гомерем буе
Ул хәбәрсез яуда югалган.
Көтте әбием, көтте һаман карап,
Көнбатышка илткән юлларга.

Гүрең якты булсын, өч балаңны
Яуда җуйган газиз әбием.
Зур кайгыңны йөрәгеңә бикләп,
Озак яшә, чыдам әнием.

Әтиемне күргән-белгән кеше!
Эндәш миңа, кайда торсаң да.
Мин тергезим әтиемнең сынын
Хыял дигән якты дөньямда.

Мин кайтканчы күпме үсәр диеп
Бастырган да тәрәз төбенә,
Мине үлчәп, билге салып куйган
Ап-ак яңакларның беренә.

Кысып кочаклаган, суырып үпкән...
Шулай киткән әти сугышка.
Илен өзелеп сөйгән йөрәгендә
Ачы нәфрәт саклап фашистка.

Нык ышанып киткән кайтырына
Җиңү яулап сугыш кырыннан.
Соңгы хаты фашист танкларын
Гөрселдәткән көнне язылган.

Кайларда соң, кайсы туфракларда,
Йөрәгеңнең соңгы тибешен
Биреп, әти, ятып калдың икән
Минем өчен, туган ил өчен?

Газинурдай әллә гәүдәң белән
Капладыңмы дошман утын син?
Асларына кереп шартлаттыңмы
Үзең белән бергә танкысын?

Әллә язмыш сине атлаттымы
Батыр җәлилчеләр эзеннән?
Рәсемеңә карыйм... Какшамас рух
Бөркеп тора бөтен йөзеңнән.

Үз әтисен эзли хатыным да
Икебез дә бер үк язмыштан.
Бабаларын эзли өч улыбыз,
Ләгънәт укый-укый сугышка.

Европаның туфрак катламнары,
Сугыш булып киткән урыннар
Күпме язмышларны яшереп саклый.
Эзтабарлар - яңа буыннар

Җир куеныннан серләр казып ала:
Солдатларның соңгы минутта
Гильза эчләренә язып тыккан
Исемнәре кайта халыкка.

Шулай бер көн кайтыр әтиебез,
Батырлык ул мәңге югалмый.
Әтиләрнең рухы мәңге яши,
Яктырта ул безнең юлларны.

Тәрәзәмдә кояш, алтын нурлар...
Яңагында билге һаман бар.
Хыялымнан әти калкып чыга -
Бергә күрешә менә заманнар.

Әти - солдат һаман егермедә,
Сагынган ул мине ничаклы,
Тыелгысыз күрешү шатлыгыннан
Кысып-кысып мине кочаклый.
- Без үлмибез, улым, без яшибез,
Һәр гасырдан яшәү даулыйбыз.
Без - «КамАЗ»лар булып юл йөрибез,
Без башаклар булып шаулыйбыз.

Без берләшеп бергә бер гәүдәгә,
Башкалабыз мәгърур Мәскүгә
Бер билгесез солдат булып кайттык,
Мәңге сезнең белән яшәргә.

Безнең батырлыкны дөнья белә.
Йолдызлардан килгән нурлардай,
Буыннардан буыннарга таба
Килеп торыр бездән хәбәрләр.

Әти, әти! Сине хыялымда
Шундый җанлы итеп тергездем:
Син - комсомол секретаре менә,
Ныгытасың колхоз нигезен.

Ашлык амбарында мөдир булып,
Һәр бөртекнең белеп кыйммәтен,
Герләр түгел, намусың белән үлчәп,
Саклыйсың син халык икмәген.

Син гомергә минем белән бергә
Яшисең ич, әти, янәшә.
Киңәшләшәм, бәхәсләшәм, әти,
Синең белән бергә сөйләшәм.

Без тормышның олы сукмагыннан
Зур максатлар куеп атлыйбыз.
Безне беркем юлдан саташтырмас,
Чыкмас безнең яман атыбыз.

Һәр таң саен, әти, минем белән
Каршылыйсың хезмәт иртәсен.
Син мәктәпкә барып минем белән
Балаларга дәрес бирәсең.

Безнең эшебез, әти, бик җаваплы,
Күпне сорый бездән киләчәк.
Безнең йөрәк килер буыннарның
Күкрәгендә әле тибәчәк.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Ә үләннәр һаман үсәләр...
Яу кырларында вакытсыз
гүргә кергән яшьлеккә багышлап.

Үлем җәрәхәте алганнар,
Яу кырында ятып калганнар.
Тыныч түгел илем күгендә
Дары исе килә бүген дә.

Мәңгелектә калган солдатлар,
Ватан сакчылары, ир-атлар.
Кемнәр диеп Сезгә эндәшим,
Сезнең белән ничек серләшим?!

Борын асты юньләп кипмәгән,
Алсу иреннәрне үпмәгән.
Сез үләннәр булып үстегез,
Туар сабыйларга күчтегез...

Алсу иреннәре өлгергән,
Әйтерсең лә кызыл бөрлегән.
Урман аланына чыктыгыз,
Матур гөлләр булып шыттыгыз...

Яшьли китеп, яшьли үлгәннәр,
Яшь тәннәрен җиргә күмгәннәр.
Әрни күңел, әрни, шашына
Кайгы-хәсрәт килсә башына!

Яу кырында тамган каннары,
Мәңгелеккә ашкан җаннары.
Буыннарга бүген хәбәрдер:
Сугыш дигән нәрсә хәтәрдер!

Егет кызлар яшьли үлделәр,
Таң йолдызы булып сүнделәр.
Ә үләннәр һаман үсәләр,
Гөлләр куенына күчәләр.

ОНЫТМА…
Язгы ерганаклар буйлап,
Кар сулары акты,
Гөлләр чәчәк атты...
ХӘТЕРЛӘ!
Йөрәк яралары сыкрап,
Үткәннәргә кайтты,
Үткәннәргә тартты...
ХӘТЕРЛӘ!
Сугыш гөрелтесе тынып,
Күпме язлар узды,
Күпме еллар узды...
ОНЫТМА!
Яу кырында илне саклап,
Ир-егетләр үлде,
Яшь гомерләр сүнде...
ОНЫТМА!
Батырларга һәйкәл булып,
Үлемсез җыр кала,
Мәңгелек ут яна...
СИН КАРА!
Гранит ташларына басып,
Горур солдат тора,
Сынын гөлләр сара...
СИН КАРА!
Күңелдәге хисләр ташып,
Яшь тамчысы ага,
Таш сыннарга тама...
СИН КАРА...
Ирек Сафин.
Яшел Үзән

Эндәшәләр кебек тоела...
Июнь ае. Күктә кояш
Елмаеп, назлап сөя:
«Бар галәмне иркәләргә
Кодрәтем җитә», - дия.
Бу айда печән җитешә,
Тәмле җиләкләр пешә.
Бу айда безнең милләтләр
Дәртле бәйрәмен итә.
Кем бу матур көн һәм таңга
Сокланмый түзә алыр?!
Нинди йөрәкләр бу көндә
Җырламый түзә алыр?!
Яшь киленнәр шактый булды,
Сөлге, бүләкләр әзер.
Таң атар да бәйрәм кызар,
Табыннар мул, сый әзер.
Яшьләр дәртле, парлылар шат,
Ата-ана сөенә.
Балаларның һәркайсы да
Сабан туй дип киенә.
...Тукта! Кинәт
Нигә болай кояш уйга төренгән?!
Кошлар да нигәдер моңсу
Сөйләштеләр таң белән...
Агачларның сабаклары
Ни сәбәптән иелгән?
Бар табигать нидер сизеп
Зур хәсрәткә төренгән...
Шомлы тынлык салды хәбәр:
Сәбәбе зур, балалар,
Батыр булыгыз, аталар,
Сабыр булыйк, аналар.
Сәбәбе зур!
Хаин Гитлер
Хаксыз сугыш башлаган.
Хәбәр итми, елан кебек,
Изге җирне таптаган...
Бәйрәм көткән дәртле башлар
Шунда түбән иелде.
Кыю ирләр бар да әзер,
Атлар инде җигелде.
Озатты һәр көн авылым
Дистәләгән солдатлар.
Дошманны тәмам туздырмый
Алар илгә кайтмаслар.
«Карт әниләр һәм әтиләр,
Китәләр дип көймәгез,
Матур кызлар, без китә дип,
Башка ярлар сөймәгез.
Яшь киленнәр, яшь әниләр,
Елап, яшьләр түкмәгез!
Өзелсә дә бүген бәйрәм,
Бәйрәм көне туачак.
Бик зур бәйрәм зур еланның
Башын кискәч булачак.
Бездән калган яшь сабыйлар,
Сез зур булып үсегез.
Әниләре, балаларны
Безнең өчен үбегез...».
... Сугыш бетте, бәйрәм килде,
Табыннар бар да әзер.
Май алып килде бәйрәмне
Батырлар кайтыр хәзер.
Күп батырлар кайтты илгә,
Инде шинель салдылар.
Күп батырлар, газиз уллар
Мәңге йоклап калдылар...
Калсалар да еракларда,
Һәрчак алар күңелдә.
Батыр даны урап кайтты,
Урыны - хәтер түрендә.
...Һәйкәл тора, моңсу һәйкәл,
Якты һәйкәл, зур һәйкәл,
Сөйләшергә көче җитми
Батыр сыны ул һәйкәл.
Авыр сугыш кырларында
Йоклап калса тәнегез,
Кайтты урап туган илгә
Батыр солдат даныгыз.
Эндәшә кебек тыңласам,
Җансыз булса да һәйкәл:
«Безнең каннар түгелсә дә,
Изге сугыш кырында
Кайтмасак та туган илгә
Җиңү булган елында.
Ышанабыз: бу шатлыкта
Халык тантана итәр.
Данлы Җиңү шатлыклары
Барлык йортларга үтәр.
Без азат иткән җирләрдә
Гөрләп шәһәрләр үсәр.
Сүнгән, янган бар авыллар
Шәһәрне куып җитәр.
Сабыйлар рәхәт яшәрләр
Чәчәк аткан җирләрдә.
Кояш тагын да елмаер
Безнең туган илләрдә.
Ләкин, уллар, онытмагыз,
Әле сугыш бетмәгән.
Бер елан башы өзелсә,
Әле алар бетмәгән.
Азат иткән ямьле җирдә
Баш калкытса еланнар,
Без үтәгән изге бурыч
Сезгә төшә, оланнар.
Һәрчак азатлык кояшы
Балкып торсын дисәгез,
Тынычлык өчен көрәшкә
Бар халыкны өндәгез!
Азат яшәсен барсы да -
Агы да, карасы да,
Сарысы да, һәммәсе дә -
Елмайсын, көлсен бар да...»
Алда һәйкәл...
Ә күңелем уйлана да, моңлана,
Үлеп калган күпләр өчен
Тыңламый бит, сызлана.
Оныта алмас сезне һичкем
Бар буыннар ядъ итәр.
Һәркем узса бу урыннан
Көрәшергә ант итәр.
Еламагыз, карт аналар,
Ятим калган балалар,
Тол калган бик күп әниләр,
Ялгыз калган сылу кызлар,
Сезгә кайтты хәтер булып,
Сезне саклап еракларда
Йоклап калган батырлар.
Һәйкәл алдында ант итик
Туры юлдан атларга.
Батырлар саклаган җирне
Һәр көн уяу сакларга!
Иркә Сафина.
Олы Шырдан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: