Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Йөрәгемдә шигырь уты саумы?

Әйшә урта мәктәбе базасында 15 мартта бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган муниципаль шигырь уку бәйгесе булып узды. - Шигърият бәйрәме Татарстаныбызда ел саен шагыйрь туган апрель аенда билгеләп үтелсә дә, быел без аны иртәрәк башларга карар иттек һәм шушы шигырь бәйгесе белән муниципаль районда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен рәсми...

Әйшә урта мәктәбе базасында 15 мартта бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган муниципаль шигырь уку бәйгесе булып узды.

- Шигърият бәйрәме Татарстаныбызда ел саен шагыйрь туган апрель аенда билгеләп үтелсә дә, быел без аны иртәрәк башларга карар иттек һәм шушы шигырь бәйгесе белән муниципаль районда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен рәсми рәвештә башлап җибәрәбез, - дип сөйли бәйгене ачу тантанасында мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Гомәрова. - Узган елларда балалар, шагыйрьгә булган мәхәббәтләрен күрсәтеп, шигырь уку бәйгесендә актив катнашкан иде. Быел да шигырь укырга теләк белдерүчеләр күп.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән укучылар, Габдулла Тукай шигырьләрен уку белән беррәттән, татар шагыйрьләренең аңа багышлап язылган шигырьләрен дә әзерләп килгән иде. Кайсыберләре, шагыйрь иҗатыннан илһам алып, үзе дә каләм тибрәткән һәм язганнарын яшьтәшләренә тәкъдим итте бу көнне. Балаларның иҗат җимешләренә җитди бәя биреп, жюри рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәсәнова районда үзешчән шагыйрьләр үсүенә, Тукай варисларының сәхнәгә күтәрелүенә, малайлар һәм кызларның шигырь уку бәйгесенә җаваплы карап, матур милли киемнәрдән килүенә ихлас сөенүен белдерде. Осиновоның татар гимназиясеннән укытучылары Тәнзилә Заһитова җитәкчелегендә килгән кызлар аеруча зәвык белән киенгән иде, һәркемне сокландырырлык матур костюмнан иде алар. Гомумән, әлеге гимназия укучылары тәрбияле, затлы, инсафлы булуы белән һәр бәйгедә, һәр чарада аерылып тора.
Балаларның чыгышларына бәйнә-бәйнә тукталып тормыйча, шуны гына әйтәсем килә: элегрәк елларда укучылар шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Пар ат» кебек күләмле әсәрләрен яттан укыган булсалар, быел репертуар сыегайган: «Карлыгач», «Бәйрәм бүген», «Китап», «Бала белән күбәләк», «Бишек җыры», «Милли моңнар», «Ай һәм кояш» кебек зур булмаган шигырьләр яңгырады бу юлы. Шигырь укучылар арасында күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировка алмашка килерлек ораторларны күрмәвемне шигырь укучыларга карата артык зур таләп кую белән аңлатмакчы булдым. Шулай да, бәйгедә өлкән сыйныф укучылары арасында, шагыйрьнең «Милли моңнар» шигырен укып, I урынны алган Хәсәнова Альбина (Әйшә урта мәктәбе, рәсемдә), республика бәйгесендә сынатмас, безнең Яшел Үзән районы данын бөтен көче белән яклар дип ышанам. V-VIII сыйныфлар арасында I урынны Садриева Камилә (16нчы мәктәп), II-IV сыйныфлар арасында 9нчы лицейдан Гарифуллин Марсель алды. 7нче урта мәктәптән Гарәфетдинов Алмаз, үз шигырьләрен укып, һәркайсыбызның ихтирамын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев