Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Язлар килде

Язлар килде. Кабат язлар килде, Кире кайтты кошлар әйләнеп. Язлар килде. Җылы язлар килде, Хәтер йомгагына бәйләнеп. Карлар китте. Кабат карлар китте, Кояш сипте нурын елмаеп, Карлар китте. Ап-ак карлар китте, Картлар йөри шуңа куанып... Сулар акты. Кабат сулар акты, Җилләр исте җирне киптереп, Сулар акты, Язгы сулар акты, Еллар...

Язлар килде.
Кабат язлар килде,
Кире кайтты кошлар әйләнеп.
Язлар килде.
Җылы язлар килде,
Хәтер йомгагына бәйләнеп.

Карлар китте.
Кабат карлар китте,
Кояш сипте нурын елмаеп,
Карлар китте.
Ап-ак карлар китте,
Картлар йөри шуңа куанып...

Сулар акты.
Кабат сулар акты,
Җилләр исте җирне киптереп,
Сулар акты,
Язгы сулар акты,
Еллар агышында җилкенеп.

Үлән төртте.
Кабат үлән төртте,
Җиһан көлде нурга төренеп.
Үлән төртте,
Бәбкә үлән төртте,
Яшьлек кайтты, хистән төренеп!
Ирек Сафин.
Яшел Үзән

Тәүге мәхәббәт
Тәүге мәхәббәтем син идең бит,
Тик гомерлек ярым булмадың.
Гомерлеккә диеп кул бирешкәч кенә,
Ятлар узды безнең арадан.

Күпме төннәр инде йокысыз үтте,
Күпме яшьләр акты күзләрдән.
Икебез дә Сак-Сок шикелле без,
Сакланмадык нахак сүзләрдән.

Очрасаң да кабат юлларымда,
Насыйп түгел безгә кавышу.
Син - башканы, мин бүтәнне
Яр иттек шул инде ялгышып.

Үткәннәргә әгәр кайтып булса,
Мин тик сине сайлар идем лә.
Сиңа әйтеләсе күпме җылы сүзләр,
Тирбәләләр минем күңелдә.

Аллаһка шөкер
Исәнме, дип дәшәм яңа көнгә,
Исәнмесез, диям дусларга.
Бәхет-шатлык кына теләп калам
Һәр кешегә юлга чыкканда.

Өлкәннәрне хөрмәт итеп яшим,
Бәләкәйләр - якын баламдай.
Тирә-күршеләрем белән дус-татумын,
Алар хакын хаклыйм анамдай.

Бер Ходайның биргәненә шөкер.
Сындыралмады язмыш канатым.
Хыялларым, шигырьләрем аша
Мин тормышны үземчә яраттым.

Туган як
Сагындырып көн дә искә төшә
Туган якның борма юллары.
Йөрәк ярсуына дәва булыр иде,
Эчсәм әгәр чишмә суларын.

Өй каршында үскән шомыртлары,
Сагындырып, керә төшемә.
Яшьлек моңы - гармун тавышлары
Чыңлап тора һаман күңелдә.

Бакча артындагы чыгырлы кое,
Дәшәр кебек бер көн янына.
Яшьлек көен көйләп тар тыкрыкта,
Көтәр кебек тәүге ярым да.

Кайтмас инде узган бу гомерләр,
Искә генә төшеп газаплар.
Уйламагыз мине оныткан дип,
Авылдашлар, сезне яратам.
Рушания Миңгалиева.
Күгәй

Йөрәк даулый
Көн-төн йөрәк сине даулый,
Ул бит шулай сине сагына.
Аннан әмер бирә: «Әйдә,
Барыйк инде аның янына!»

Әйткәненә буйсынмыйча,
Каршы килеп маташам.
Төннәр буе төшемдә,
Аны күреп саташам.

Аннан әйтәм йөрәгемә:
«Кызы бар, - дим, - ярамый».
Йөрәк әйтә: «Мин барыбер
ЯРАТАМ!!!
Ярамыйга карамый!»
Айгөл Гыйләҗиева.
Бишнә

Без - якташлар
Кай яклардан җыелдык без бергә,
Айдар, Күгеш, Бакырчыданмы?
Әллә Әрәдәнме? Шуны беләм:
Без - бердәмнәр, көчле, чыдамлы.

Менә автобус якынлаша.
Алда калкып чыга Акъегет.
Йомышың төшсә, җавап бирер алар
Эчкерсезлек белән, шат, көлеп.

Кояшка да якынрак төсле,
Таныш безгә Татар Танае.
Сөбхәналлаһ, туптай тәгәрәшеп,
Үсә монда кызы, малае.

Югалмабыз монда һичбер вакыт,
Мин биредә һич тә хур булмам.
Төбәгемдә бөтен якташларым
Әйтерсең лә, безнең авылдан.

Без - якташлар, әйе, без - якташлар,
Язсын горурланып сөйләргә.
Саулык-байлык белән иминлектә,
Кабынганда утлар өйләрдә.


Буыннардан-буыннарга күчеп,
Дуслыгыбыз мәңге ныгысын.
Без - якташлар, әйе, без - якташлар,
Өләшик без күңел җылысын.
Илгизәр Фазлуллин.
Казан

Төштә күрешү
Төшләремдә күрдем бүген сине
Гәүдәң таза, яшь чагың.
Ачык йөзле, салмак кына елмаясың,
Ак халаттан басып торасың.

Эш өстәлең зур, бүлмәң киң
Хур кызымы, әллә табибмы?
Ә яныңда күркәм ир-егет
Мәңгелектә тапкан парыңмы?

Кыска булды безнең очрашу,
Әйталмадым ник бер сүз?!
Сөйләшмәдек, бары күрештек,
Эндәшмәдең ник бер сүз?!

Төшем кыска, ә мәгънәсе зур,
Бу күрешүне болай юраган -
Изгеләрдән булмак кирәк күкләрдә,
Раббың сине шулай зурлаган.
Мәүлиха Вазыйхова.
Васильево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев