Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Соңгы мизгел

(Фаҗигале рәвештә һәлак булган авылдашым Гөлнур Зәйнуллина истәлегенә) Кышкы салкыннарда бөрештереп, Елмаюлы ирен читләрен, Һәр ел, укылып яткан китап кебек, Ябып бара соңгы битләрен. Тик нигәдер сирәк-сирәк кенә Тетрәндерә соңгы бу мизгел, Саф хисләрне ваклап-ваклап китә, Яшь йөрәкләргә булмый изге. Нәфис җанны тамчы каны белән Йолкып ала керсез бәгырьдән, Күз...

(Фаҗигале рәвештә һәлак булган авылдашым Гөлнур Зәйнуллина истәлегенә)

Кышкы салкыннарда бөрештереп,
Елмаюлы ирен читләрен,
Һәр ел, укылып яткан китап кебек,
Ябып бара соңгы битләрен.
Тик нигәдер сирәк-сирәк кенә
Тетрәндерә соңгы бу мизгел,
Саф хисләрне ваклап-ваклап китә,
Яшь йөрәкләргә булмый изге.
Нәфис җанны тамчы каны белән
Йолкып ала керсез бәгырьдән,
Күз карасы кебек җимешләрен
Мәхрүм итә наз һәм кадердән.
Их, син, язмыш! Кемнәр өчен өздең
Чәчәкләрнең иң-иң матурын,
Сайлап кына өздең, белмәдеңме
Гөлсез, нурсыз таңнар атырын?
Белмәдеңме, гомер иртәсендә
Бәргәләнгән җаннар каласын?
Кемнәр өчен, нигә гомерләрнең
Иң-иңнәрен сайлап аласың?
Декабрьнең соңгы сәхифәсен
Буяп кызгылт шәфәкъ алына,
Хәтерләргә мәңге җуелмаслык
Авыр хатирәләр салына.
Фәридә Фәез-Нур.
Мулла Иле,
26.12.2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250