Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сентябрьнең бере иде...

Сентябрьнең бере иде. Китеп бардың, Йөрәкләргә һич төзәлмәс Яра салдың... Акъегетнең пакь егете Ул Син идең, Вакыт җитми тиз кинәттән Кәфен кидең... Яңа мәктәп тау башында Юксынадыр, Ярсый күңел, уйларымда Ул гынадыр... Укыттың син гомерең буе Балаларны, Алыштырдың Акъегеткә Калаларны! Көзләр җиткәч, моң сибелә Күңелләргә, Чара юк шул бу җиһанда...

Сентябрьнең бере иде.

Китеп бардың,

Йөрәкләргә һич төзәлмәс

Яра салдың...

Акъегетнең пакь егете

Ул Син идең,

Вакыт җитми тиз кинәттән

Кәфен кидең...

Яңа мәктәп тау башында

Юксынадыр,

Ярсый күңел, уйларымда

Ул гынадыр...

Укыттың син гомерең буе

Балаларны,

Алыштырдың Акъегеткә

Калаларны!

Көзләр җиткәч, моң сибелә

Күңелләргә,

Чара юк шул бу җиһанда

Үлемнәргә...

Сентябрьнең бере иде.

Зыярат өсте.

Сары яфрак, бәргәләнеп,

Җиргә төште...

Язмышлар да, яфрак сыман,

Бәргәләнә,

Саргаядыр вакыт җиткәч,

Телгәләнә...

Мосафирдай бу җиһанга

Без туганбыз,

Дөнья куып, мал тупларга

Бик булганбыз!

Синең малың гыйлем булды,

Китап иде.

Синнән инде сабыйларга

Нурлар иңде...

Йөрәк, йөрәк, өзгәләнмә,

Ул - Фәрештә!

Күңлен бирде, янды, көйде

Һәрбер эштә!

Сентябрьнең бере иде.

Гүргә иңдең,

Кырау сарган чәчкә сыман,

Иртә шиңдең...

... Сентябрьнең бере иде...

Ирек Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев