Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Мулла килене

Зур калалардан, олы юллардан бик еракта, калкулыклар ышыгында, урманнар уртасында утырган Көнкүрмешкә көз килде. Иртә яздан бирле баш калкытмый җирдә эшләгән авыл халкы, ниһаять, билен язды. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр тир түгеп алган нигъмәтләрне, шөкер итеп, кышка хәзерләде. Мең тугыз йөз утыз җиденче елның уңышы алдагы корылыктан, кытлыктан соң мул...

Зур калалардан, олы юллардан бик еракта, калкулыклар ышыгында, урманнар уртасында утырган Көнкүрмешкә көз килде. Иртә яздан бирле баш калкытмый җирдә эшләгән авыл халкы, ниһаять, билен язды. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр тир түгеп алган нигъмәтләрне, шөкер итеп, кышка хәзерләде. Мең тугыз йөз утыз җиденче елның уңышы алдагы корылыктан, кытлыктан соң мул булды: арыш басуында ат дугасы белән кереп югала, бодай, гәүдәле ирләрнең күкрәгенә житеп, моңарчы күрмәгән уңыш бирде. Колхозчылар йөк-йөк ашлык ташып, келәт-амбарларын тутырдылар, тегермәндә тарттырып, кышка җитәрлек итеп, ларларга он салып куйдылар. Тирән чокыр уйсулыгыннан ташып, бакча артларына печән кибәннәре өйделәр. Кырпак төшкәч, иректә йөргән казлар утарларга ябылды, томанлы иртәләрдә аларның каңгылдавы авылның әле бер очында, әле икенче очында яңгырап торды. Морҗалардан сузылган төтен белән майлы таба ашларының тәмле исе аңкыды. Алда каз өмәләре, туклыкка ниятләнгән туйлар көтә иде.
Кояшлы әбиләр чуагы урнашкан көннәрнең берсендә Көнкүрмешкә таба урман юлында яңа тарантаска җигелгән атта өч юлчы күренде. Алтын учак кебек янып торган каеннар, көзгә бирешергә теләмәгән ямь-яшел йөзьяшәр имәннәр янына җиткәч, юлчыларның икесе арбадан төште. Иркендә үскән имәннең колач җитмәслек юан, кытыршы кәүсәсенә, туңган кулын мичкә терәп җылыткан кебек, юлчыларның картырагы кулларын куйды. Башын чөеп өскә, ябалдашлар очына карады. Куе яшеллекнең арасыннан көз көне генә була торган биек күкнең зәңгәрлеген күрде. Кояшлы җылы тынлыкта шып та шып гәрәбәдәй сары шома имән чикләвекләре коела... Тын гына туган туфрагын, урманның көзге моңын, монда гына була торган илаһи матурлыкны җаны белән тоеп, тыңлап торды, йөрәге кайнарланып типте... Бу йөрәк тибешендә - җирсү, туган илен сагыну, соңгы сулышына кадәр онытылмаслык мәхәббәт иде...
«Әткәң печән чапкан җирләр бу... Син яланаяк йөргән яланнар... Замананың зилзиләсе суырып алып киткәнгә кендек каның тамган туган җиреңә үпкә саклама! Син бу туфракта җиләк идең, тансык идең, кирәк идең!»
Әллә урман шулай пышылдады, әллә кеше шулай уйлады, әллә киләчәктән берәү хәбәр салды...

***
- Ижау мулласы кече улына кәләш эзләп килгән! - Куш чишмәгә суга дип төшкән кызлар бу хәбәрне сәгате-минуты белән бөтен авылга тараттылар.
- Нинди мулла?
- Элек безнең авылдан сөрелгән мулла, - ди.
- Малае да килгән микән?
- Килмичә!
- Ижауда кызлар беткән микәнни?
- Бәй, анда марҗалар да арт кызлары гынадыр.
- Мулла кеше улын марҗага өйләндермәс инде!
Кызларның уйлары хәзер гел Ижау егете турында гына: Нинди микән? Кайда эшли микән? Кемне димлиләр микән? Яшьләр генә түгел, җиткән кызларның ата-аналары да тынгысыз уйга тарыдылар: кемнең кызын юньле кешегә бирәсе килмәс? Миргаяз мулланы өлкәннәр яхшы белә: әтисе Низаметдин мулладан соң авылда мулла булып торды, мәдрәсәдә балалар укытты. Зәйнәп абыстай кызларны үзләренең өйләрендә укыта иде. Нәселләре белән укымышлы, затлы кешеләр.
Бу хәбәр егетләрне сагайтты, һәрберсе үзе күз атып йөргән кызы өчен көрәшергә әзерләнде: Көнкүрмеш егетләре үз авылларын үз биләмәләре, кызларны - үз кызлары дип саный, читләргә җибәрергә исәпләре юк!
- Безнең кызларга тиеп карасын, арт сабагын укытырбыз!
- Мулла малае дип тормабыз!
- Хәзер муллалар заманы түгел!
Туганнары авылдагы кызлар арасыннан берәүне генә Мирфәезгә тиң күрделәр:
- Ата-анасы әйбәт, тәрбияле кешеләр. Маһинур авылда бер чибәр, үде эшчән, кыю. Матур җырлай, өддереп гармунда уйнай.
Мирфәез әтисенең сүзен тыңлап килде килүен, тик исәбе танышып кайту гына, «ошаган кыз туры килсә, күз күрер», - дип уйлады. Туганнарының мактауларына да шикләнде - авыл кешесе матурлыкны үзенчә аңлый: тәнгә - таза, эшкә уңган булса, чибәр санала.

***
Ижау кунакларының кодалап киләсен белгәч, ишле гаиләдән ата-анасы белән Маһинур гына өйдә калды, бала-чагаларны чыгарып җибәрделәр. Саимә түтәй ныгытып кисәтте:
- Чакырмыйча кайтасы булмагыз, монда буталып йөрмәгез!
Ишектән башларын иебрәк кергән озын, таза гәүдәлеләрнең сакаллысы көр тавыш белән сәлам бирде:
- Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
- Вәгаләйкемәссәлам! Саумысыз, түрдән узыгыз! - дип каршылады Хөснимәрдән.
Кунаклар белән күрешкәч, барысы да утырышып, йортка дога кылдылар. Шуннан соңгысын Маһинур да, Мирфәез дә ишетсәләр ишеттеләр, ишетмәсәләр юк, дулкынланудан алсуланган йөзле егет белән кыз бер-берсенә бактылар...
Маһинурның зур коңгырт күзләре Мирфәезнең кояшлы күк төсле зәңгәр күзләре белән очрашты. Сораулы карашларында гаҗәпләнү һәм сөенеч чаткылары кабынды. Туганнары хаклы икән! Кыз көткәннән дә гүзәлрәк! Нәфис ак йөзендә коңгырт күзләре шундый ягымлы елмаялар! Вак кына сипкелләр искиткеч сөйкемлелек өстиләр. Күз юлын турыга ачып үрелгән чем кара озын толымнары текә күкрәгеннән нәзек биленә төшеп тора. Озын керфекләрен сирпеп оялчан елмаюы Мирфәезнең һушын алды.
Маһинур бу очрашуның язмыш икәненә ышанды. Кичә генә, Ижау егете кыз күзләргә килгәнен ишеткәч, йөзе кына чәчкәсе кебек кабынып китте, күзләре очкынланды, йөрәге кош канатыдай талпынды! Гомергә күрмәгән егетнең башка бер кызга каравыннан курыкты, үзенә булуын теләде. Моңа кадәр бер егетне дә якын китермәгән кызның күңеле менә кемне көткән икән!
Гайрәтләрен күрсәтергә җыенган Көнкүрмеш егетләре иң матур кызларының Ижау егете белән никахлашканын белми дә калдылар. Никах мәҗлесеннән соң яшь кияү белән кәләш абайламадылар - өйдәгеләр шыпан-шыпан гына таралышып беттеләр, яшьләр икәүдән-икәү генә калдылар. Авыл өе зур булса да, дүрт почмаклы бер бүлмә, ишле гаилә тезелешеп барысы сәкедә, сыймаганнар идәндә йоклый. Шуңа да зөфаф кичендә яшьләрнең үзләрен генә калдыру йоласы бар. Чит күзләр, чит колаклар кирәкми...
Куш чишмәгә көянтә-чиләкле соңгы хәбәрләр килеп җитте:
- Кичә Маһинурны Ижау егетенә биргәннәр!
- Мәһәренә яшь кияү фирүзә кашлы көмеш алка, көмеш йөзек белән көмеш беләзек бүләк иткән.
- Мулла Маһинурны җырлатып та, гармунда уйнатып та тыңлаган.
- Китчәли, никах вакытында кем җырлап-уйнап утырсын инде!
- Кем сиңа никах вакытында ди әле! Аңынчы җырлаткан!
- Кияве ниндиерәк икән?
- Зрә чибәр ди.
- И-и, бәхете бар икән Маһиның! Калхуз эшеннән котыла инде!
- Әйтмә дә! Шәһәр катыны булып, лафкадан-лафкага гына йөрер инде! Мулланың акчасы бетәсе түгелдер!
- Муллага бармай ла ул! Улына чыккан!
- Улы да акчалы эштә эшләйдер, калхуз түгел бит!
Авылны шаулаткан бу вакыйга атна-ун көн телдән төшмәде. Көндәлек эшләр, мәшәкатьләр әкренләп оныттырды. Кызын озатканда Саимә түтәй елап калса да, Маһинурның тормышы көйләнде, дип тынычланды. Яшерен мәхәббәт белән янып йөргән егетләр генә сөйкемле кызны бик озак оныта алмый юксындылар...
Маһинурга әлләни булды... Авылын, ата-анасын, Куш чишмәне, урманның җиләкле аланнарын, дусларын бик җиңеллек белән, «эһ» тә димичә калдырып, Мирфәезе белән Миргаяз муллага ияреп, күрше Коба авылына гына җыенгандай, утырды да китте. Сихерләнгән кебек, аның күзенә Мирфәездән башка нәрсә күренмәде.
Ижауга килеп җиткәч, урыс капкалы зур ихатада калай белән ябылган алты почмаклы дүрт нарат йортны күреп, Маһинур аптырады. Пышылдап кына иреннән сорады:
- Бу өйләрдә кемнәр яши?
- Берсендә әткәй белән әнкәй, икесендә абыйлар гаиләләре белән яшиләр, әнә теге яңасы - безнеке.
- Кемнеке?
- Синең белән минеке.
Маһинурның болай да зур күзләре гаҗәпләнүдән тагын да зурайдылар: Мирфәез аңа бу турыда бер нәрсә дә сөйләмәгән иде. Кыз бала, күзен йомып утка кергәндәй, кемгә, кая барганын да белмичә, язмышын бер күргән кешегә тапшырды…
Телефоннар, таксилар заманы түгел иде шул әле. Зәйнәп абыстай килен каршыларга әзерләнде, тик кайчан кайтасыларын төгәл белмәде. Улы артыннан уңайсызланыбрак елмаеп кергән Маһинурны бер күрүдән ошатты. Яши-яши сыналганнан соң, яраткан килененә әйләнде.
Яшь килен белән яшь кияү төп йортка кайтып төшкәч, Миргаяз хәзрәтнең уллары, киленнәре, оныклары җыелды.
Роза Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    дэвамы кирэк иде