Көзге сагыш
Көзге сагыш Кыр казлары оча еракларга, Ак җилкәннәр шикелле. Тавышлары керә йөрәкләргә: Очрашулар кабат икеле... Күңелемә чиксез авыр бүген: Кыр казларын озаттым. Юк! Кыр казларын түгел, Сөйгәнемне мәңгелеккә югалттым. Кошлар түгел, яшьлек хыялларым Таралдылар көзге җилләрдә. Кайтмас инде башка сөйгән ярым Исән-имин ерак җирләрдән... Сөйдем аны җаным-тәнем белән, Күңелем белән...
Көзге сагыш
Кыр казлары оча еракларга,
Ак җилкәннәр шикелле.
Тавышлары керә йөрәкләргә:
Очрашулар кабат икеле...
Күңелемә чиксез авыр бүген:
Кыр казларын озаттым.
Юк! Кыр казларын түгел,
Сөйгәнемне мәңгелеккә югалттым.
Кошлар түгел, яшьлек хыялларым
Таралдылар көзге җилләрдә.
Кайтмас инде башка сөйгән ярым
Исән-имин ерак җирләрдән...
Сөйдем аны җаным-тәнем белән,
Күңелем белән чумып хисләргә,
Кара көзләр аны алып китте,
Йөрәгемне салып яшьләргә.
И сыкрады җаным, и елады,
Өзгәләнде авыру кош сыман.
Күтәрелә алмас һаваларга:
Очар канатлары бит сынган.
Ә көз елый салкын яңгыр булып,
Җилләр җиргә ятып сызгыра.
Йөрәгемнән сагыш ага тулып,
Күңелем һаман сине сагына...
Роза Ягудина.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев