Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Күңел җәүһәрләре

Айның туган мәле... Айның туган мәле. Йолдыз саный, Атылмаганмы диеп ян-якка. Мин дә күзлим айның нур сибүен Сихри төндә төрле тарафка. Күр! Йолдызлар уйный күз кысышып, Ай нурлары белән шаяра. Шаян җилләр әнә болыт куа. Каян чыкты инде? Кай ара? Сихерләндем тулган айга карап: Шундый якты, нурлы, күңелле. Тагын болыт...

Айның туган мәле...
Айның туган мәле. Йолдыз саный,
Атылмаганмы диеп ян-якка.
Мин дә күзлим айның нур сибүен
Сихри төндә төрле тарафка.
Күр! Йолдызлар уйный күз кысышып,
Ай нурлары белән шаяра.
Шаян җилләр әнә болыт куа.
Каян чыкты инде? Кай ара?
Сихерләндем тулган айга карап:
Шундый якты, нурлы, күңелле.
Тагын болыт каплап китәр микән
Хыял тулы аяз күгемне?!
Капласа да, таралыр ла әле,
Яктыртуын аем кабатлар.
Күңлем күген генә капламасын
Тиз таралмый торган болытлар.

Язылмаган битләрем бар...
«Узды гомер» диеп әйтү
Урынсыз, ялгыш монда.
Язылмаган битләр калган
Бит әле язмышымда.
Шифаларын тоясым бар
Эчәсе суларымның.
Үтелмәгән юлларым бар
Үзәнем, тауларымның.
Куәт кимесә дә, дәрте
Сүнми әле йөрәкнең.
Белеп яшим, күреп яшим
Безгә нәрсә кирәкне...
Язылмаган битләр калган
Өмет тулы уйларым.
Әле миңа оныкларның
Күрәсе бар туйларын.
Юнәлсә дә офыкларга
Инде гомер кояшым.
Күңелем көтә әле җирдә
Кирәклегем тоясым.

***
Бик озаклап килде кыш та,
Ялындырып кына.
Аклыкка төрде дөньяны,
Сагындырып кына.
Һич тә китмәс кебек иде
Тамыр җәйгән көз дә.
Әй сузылды, киреләнде,
Бирешмәскә бер дә.
«Китмим»,- диеп үчегә әнә,
Озынайды төн дә.
Таң аттырмый, каршы тора
Юл бирмичә көнгә.
Китәселәр килмәсә дә,
Чарасызлык - китү.
Карышмыйча юллар ачу,
Яктылыкка илтү.
Кыш та, соңарып килсә дә,
Төяп аклыкларын,
Язга бирер гөрләвекле
Яшәү шатлыкларын.

Бер күрешү - бер гомер
«Бер күрешү - бер гомер», - дип,
Рәхәтләник, сөйләшик.
Соңга калмый бер-беребезгә
Олы бәхет өләшик.

Әй чабабыз, дөнья куып,
Күрешергә юк вакыт.
Торыр идек кайбер чакта
Сәгатьне дә туктатып.

Гомерләр бит бигрәк кыска.
Көтми көзен дә кайчак.
«Никләр күрешмәдек?» - диеп
Үкендерә лә шул чак.

Төрелмәсен үкенечкә
Гомеребез көзләре.
Күңелләрне әрнетмәсен
Әйтә алмаган сүзләре.

Нигә соң торырга әле
Өзелеп сагынганчы?
Вакыт табыйк күрешергә
Соңарып калынганчы.

Кара болыт капламасын
Һичкемнең күңел күген.
Әйдәгез, юлга кузгалыйк
Иртәгә түгел, бүген!

***
Күңелемнең аяз көннәренең
Арасына керә болыт та.
Тик кояшым нуры ерып чыга,
Болыт арасында булып та.

Көннәремне бизәп, гөл утырттым.
Каян килеп кергән сарысы?
Син шаярма инде, әй язмышым,
Еш кузгатып йөрәк ярасын.

Айлыларын гына көтеп алам,
Куам һаман төннең карасын.
Килә минем аклык-сафлык белән
Офыкларга таба барасым.

Килә минем куанычлар белән
Сезнең арагызда каласым.
Киткәндә дә, бик-бик аз булса да,
Бәхет орлыклары саласым.

***
Көзем дә картаеп бара...
Югалтты көязлеген.
Алтын яулыкларын салды
Каенлык менә бүген.

Матурлыгын җуйды урман...
Аклы-каралы калгач.
Яфраксызлар. Җил талады.
Бар агачлар ялангач.

Күз явын алыр бизәкле
Чаклары артта инде.
Җанны томаннарга күмеп,
Елак моңсулык иңде.

Кояшы да саранланды -
Нурга күмә бик сирәк.
Елый яңгыр. Ничек армый?
Яшь коя чиләк-чиләк.

Яфрак җәеп, каеннарым
Алтын келәмен япкан.
Миләш белән балан гына
Кып-кызыл алка таккан.

Хәтерләтә әбиләрнең
Яшь чагы киемнәрен.
«Яшәрим», - дип, чи кызылга
Буялган иреннәрен.

Көзем дә картаеп бара.
Югалтып барын-барын.
Күңелне күтәрә бары
Ямь-яшел уҗымнарым.

Рәхмәт Сезгә, ничә еллар
Мине үз иткән Көзем!
Сихри матурлыкка күмгән,
Сез минем көткән көзем!
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы


Авылдашым
Әнвәр Миңнуллинга
Ачасыр авылы олы,
Бик зур аның тарихы.
Мактаулы кешеләре күп,
Әллә санап карыйсы.
Безнең авыл егете ул,
Аның исеме Әнвәр.
Бөтен мөһим чаралардан
Ул бит безнең хәбәрдар.
Аның да бит үз тормышы,
Ә син әйләнеп кара.
Аның ярдәменнән башка
Үтми бернинди чара.
Бер ярдәмнән калдырмый ул,
Олымы ул, кечеме.
Барчасын да тигез күрә -
Аермый ул кеше.
Бар яктан да тырыш бит ул,
Һәм дә инде тугры да,
Шуңа күрә йөзләрендә
Балкый иман нуры да.
Шуңа күрә без аңа
Телибез изге теләк.
Һәр эшендә җиңеллекләр
Ходайдан булсын терәк.
Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр

Узар әле илләр буйлап
Карлар ява, ап-ак карлар,
Әйтерсең, ява пакьлек,
Сагынып көткән бәхет бит ул -
Кочасылар килә ятып.
Тәңкә-тәңкә карлар ява,
Ап-ак дөнья, нинди шатлык,
Әллә инде ап-ак карлар
Иңдерәләр җиргә хаклык.
Бар кылынган начарлыклар
Югалырлар артка калып.
Әнә, сылу кар кызлары
Шулай булсын, амин, диеп,
Йөриләрдер тәрәз кагып.
Табигатьнең могҗизасын
Йөрим һаман чынга юрап.
Кайчандыр бу хаклык дигәне
Узар әле илләр буйлап.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат
2014кә!
Елан елы узып китте,
Күп уңышлары белән.
Республиканы гөрләткән
Универсиада белән.

Башкалабыз төзекләнде
Урамнарда - шау чәчәк.
Өмет белән яшик һаман,
Матур булсын киләчәк.

Телибез: Ат елында да
Илдә тынычлык булсын.
Спортта да, хезмәттә дә
Халкыбыз гел макталсын.
Зур уңышлары белән
Ат елы истә калсын.
Әминә Фазлуллина.
Айдар
Яңа тамчы
Яңа тамчы...
Үзе кебек
Тамчылардан аерып,
Тәкъдир аны аска ташлый,
Канатларын каерып.
Таныш түгел очу хисе,
Кая тамганын белми.
Яфракка килеп куна ул,
Шуа, егыла -
...үлми.
Җанга үтә газиз халәт:
Үз Туфрагы! Үз Җире!..
Вакыт җиткәч, ак пар булып,
Күтәреләсе кире...

***
«Сөймәвемне әйтсәм, рәнҗер,
Сөйләшмәс тә», - дисеңме?
Ялгышасың!.. Болай түбән
Бәяләмә хисемне.

Үпкәләтмә мине. Аңла -
Синсез көн итә алам.
Рәнҗемим. Сөюне шулай
Саф килеш саклап калам.

...Күңелемә моң утырды.
Үзгәрдем... Тоймыйсыңмы?
Синсез синле яшәп була.
Шул ягын уйлыйсыңмы?
Рәмилә Майорова.
Мулла Иле

Матурлык кына китер!
Күңелләрдә шатлык та бар,
Бераз моңсу да никтер.
Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.

Саулык-сәламәтлек китер,
Озак-озак елларга.
Насыйп булсын тирбәтергә
Оныкларны кулларда.

Ныгысын дуслык-татулык,
Беркем баш тартмый аннан.
Тарих базына күмелсен
Ызгыш-талаш, үч-ялган...

Без дигәнчә атсын таңнар,
Гомерләр булсын озын.
Соклансын ата улына,
Ана мактасын кызын.

Игелекле пакь күңелемнән
Теләкләр телим сезгә:
Иминлек, хөрлек, бәхетләр
Төпләнсен өегездә.

Күңелләрдә шатлык та бар,
Бераз моңсу да никтер.
Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.
Илгизәр Фазлуллин.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев