Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Авылым мәзәкләре

«Саескан күрдек!» Элек авылда балаларга төпсез ыштан кидертә торган булганнар. Әхмәтсафа да төпсез ыштан кигән. Бервакыт әтисе белән намаз укыйлар икән. Боларга күрше малайлары кергән дә болар артында урындыкта утыралар икән. Әхмәтсафаның әтисе идәнгә башын куеп, сәҗдә кыла, Әхмәтсафа да әтисе артыннан кабатлый. Малайлар моның төпсез ыштанын күреп алалар да,...

«Саескан күрдек!»
Элек авылда балаларга төпсез ыштан кидертә торган булганнар. Әхмәтсафа да төпсез ыштан кигән. Бервакыт әтисе белән намаз укыйлар икән. Боларга күрше малайлары кергән дә болар артында урындыкта утыралар икән. Әхмәтсафаның әтисе идәнгә башын куеп, сәҗдә кыла, Әхмәтсафа да әтисе артыннан кабатлый. Малайлар моның төпсез ыштанын күреп алалар да, чыдый алмыйча көлә башлыйлар. Әхмәтсафа болар янына килә дә ник көләсез, дип сорый. Малайлар: «Әнә ишек алдыгызда саескан күрдек, шуннан көләбез!» - дип җавап бирәләр, үзләре һаман көлә икән. Әхмәтсафаның әтисе, намазымны боздыгыз, дип, боларны куып чыгарган.

«Бер мандырдым инде!»
Шәйхетдин абый Сәйфетдинов авылыбызда колхоз рәисе, ферма мөдире, бригадир булып эшләде. Бер көнне шәһәргә сарык сатарга барган бу. Сатып бетергәч, каядыр кереп, аракы салдырып ала. Шунда бер кулына күмәч кисәге тоткан ир: «Абый, бер генә манып алыйм әле!» - дип сораган. Шәйхетдин абый уйлап тормыйча, риза булган. Теге кеше йомшак күмәчне тиз генә кабып та җибәргән. Ә бераздан күмәч тотып башка берәү килгән моның янына. «Китегез әле моннан, бер мандырдым инде!» дип - Шәйхетдин абый яртылаш кимегән аракысын тизрәк эчеп җибәргән.

«Маратныкын да кисегез!»
Мәсфия апа белән Мияҗетдин абыйның балалары Марат, Рева, Дәрика күрше балалары белән өйдә уйнап утырганда тәрәзәдән кулына нәрсәдер тотып, йорт саен йөрүчене күреп алалар. Балалар аны, малайларны сөннәткә утыртучы дип белеп, Маратларның чормасына менеп качалар. Башкалардан яшьрәк Рева гына менә алмый кала. Шунда теге ир кереп килә. Реваның коты алынып, «Марат чормада, Марат чормада, Маратныкын да кисегез!» - дип тыпырчына-тыпырчына елый башлаган. Ә теге ир кеше врач булып чыккан.
Гөлфирә Маннапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X