Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Алданулар

Алдашулар, алданулар була Бу дөньяда гомер иткәндә. Үкенерлек, офтанырлык булма Алдануың исеңә төшкәндә. Алданасың язгы сукмакларда, Кар дип басып, суга батасың. Үтмәсен дип су, бик тиз генә Аягыңны тартып аласың. Алданасың отыш уеннарда, Күңелең белән бик тиз байыйсың. Ота алмыйсың, күпне көтеп, Азыңны да суга саласың. Алданасың сату-алуларда, Юньсез генә...

Алдашулар, алданулар була
Бу дөньяда гомер иткәндә.
Үкенерлек, офтанырлык булма
Алдануың исеңә төшкәндә.
Алданасың язгы сукмакларда,
Кар дип басып, суга батасың.
Үтмәсен дип су, бик тиз генә
Аягыңны тартып аласың.
Алданасың отыш уеннарда,
Күңелең белән бик тиз байыйсың.
Ота алмыйсың, күпне көтеп,
Азыңны да суга саласың.
Алданасың сату-алуларда,
Юньсез генә әйбер аласың,
Остарганнар малын мактап сата,
Ә син гүя өнсез каласың.
Алданасың юлдаш сайлаганда,
Юлларыңда ялгыз каласың.
Саксыз әйткән һәрбер гайбәт сүзне
Йөрәгеңә якын аласың.
Сукмагыбыз безнең - язгы сукмак,
Алданмагыз, карап басыгыз,
Уендагы кебек оттырмагыз,
Кешелекле булып калыгыз!

Улыма
Тормышыңда якты биреп торсын
Балкып чәчкән нуры кояшның.
Сөеп сине, Фидан дип атадым,
Исемең бәлаләрдән сакласын.
Миңа чиксез зур сөенеч бирә
Синең һәрбер эшләгән эшең.
Кешеләрнең тынычлыгы өчен,
Армый-талмый куясың көчең.
Һәр туар көн уңышлары белән
Сиңа ныклык бирсен яшәргә.
Сәламәтлек, бәхет телим, улым,
Изге догам булсын янәшәңдә.

Татарстан - туган йортым
Туган җирнең матурлыгын
Ничек аңлатыйм икән?
Сүзләр генә ярдәм итмәс,
Буяулар алыйм микән?
Зәңгәр төсләр - күгем өчен,
Яшел төсләр - урманым.
Төрле-төрле төстә минем
Яши торган урамым.
Чал Иделем дулкынлана,
Ярларында ак кала.
Ак каланың уртасында
Кол Шәрифе нурлана.
Шатлык белән иҗат итәм
Туган як бизәкләрен.
Тирә-ягым якты булса,
Өзелмәс үзәкләрем.
Татарстан матур булыр,
Кара төсләр кермәсә.
Кешеләрнең йөрәгендә
Кара мәкер йөрмәсә.
Бары милли дуслык белән
Яшәүне дәвам итик!
Киләчәк буыннарга да
Тыныч ил бүләк итик!

Горурланам
Горурланам, чөнки бу мәктәптә
Укып чыккан күпме батырлар?!
Алар исеме безнең күңелләрдә
Якты маяк булып балкырлар.
Горурланам, Катин исемен йөрткән
Мәктәп минем - туган бишегем.
Һәр көн саен бер рәхәтлек белән
Ачам мәктәбемнең ишеген.
Бу юллардан тере батыр үткән,
Бу сыйныфта Коля укыган.
Шушы мәктәп аның күңелкәен
Олы хисләр белән тутырган.
Батырлыгы - безнең өчен үрнәк,
Зур үрләргә гүя ул дәшә,
Илләр тыныч булсын, дисәң,
Батырларың булсын янәшә!
Зөмәрә Миндибаева.
Яшел Үзән


Аш пешерәм
Аш пешерәм тәмле итеп,
Тозның салыйм акларын.
Юк, салмыйм ла тозларын,
Салыйм әле балларын.

Баллы ризык ярата ла иркәм,
Ашларым да шуңа бал гына.
Ашы - тәмле, сүзе баллы диеп,
Иркәләнсен әле назыма.

Аш пешерәм бүген иркәмә,
Баллар салам, калак тутырып.
Юк, салмыйм ла әле балларын,
Тозлар салыйм чама китереп.

Чамасы да килгән ашымның,
Телләреңне йотып ашарсың.
Баллы ризык туйдырды диеп,
Иркәләрсең мине, назларсың.

Тормыш дигән юлны үткәндә
Кирәк икән баллы телең дә,
Кирәк икән тозлы телең дә,
Уртак телне табу мөһим лә!
Нигә?!
Нигә шундый гади булдым икән?
Якыныма, хәтта чит кешегә чаптым.
Кирәк була икән миннән ярдәм -
Барчасына киңәшемне бирдем.
Нигә шундый гади булдым икән?
Эндәшмәгән кешеләргә дәштем.
Чит-ят кешене дә якын күреп,
Күңел җылымны да өләштем.
Нигә шундый гади булдым икән?
Кемнәргәдер дәрәҗә бирештем.
Чәчләремне йолкып, бар көчемә,
Манзаралар аңа төзештем.
Нигә шундый гади булдым икән?
Кеченең дә, олы итеп,
хәлен белдем.
Юлда абынганга кул бирештем,
Шул күңелем белән килештем.
Шундый булганыма бүген сөенәм,
Кече күңеллелек кирәк җирдә.
Мәңгелеккә әҗерен бирсен Ходай,
Гадилекнең дәрәҗәсе
олы Коръәндә.

Исем кушу
Бала туа.
Ата белән ана исем эзли.
Баш ваталар ничек кушарга.
Тукталалар Амир исеменә,
Фаразлыйлар дуслар алдында:
Имеш, диеп, алдык үзебезнең
Исемнәрнең баш хәрефен -
Алсу белән Рамилнең.
Шуңа исеме дә була инде
Амир, диләр.
Беләсезме, аның татарчасы
Әмир икәнен?!
Әмир генә түгел әле,
Әмирулла, димен,
Безнең татар исемнәре -
Нурулла, Газизулла, Кәримулла.
- Нигә әле тумас борын
картайтасың?!
Каян килгән кушымча ул
«Ул-улла», диләр.
- Без барыбыз Раббыбызның
Коллары ла,
Шуңа күрә аның тулы исеме -
Әмирулла.
Мәүлиха Вазыйхова.
Васильево


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X