Яшел Үзән

Йөрәк әрни

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров безнең райондашыбыз, ул Бәчек авылыныкы. Танылган якташыбызның һәр сүзе дә игътибарга лаек. Бу юлы ул безнең редакциягә хат юллаган. Анда сүз сәнгать дөньясына кагылмый, туган авылы турында яза хөрмәтле артист. Аны газета укучылары игътибарына тәкъдим итәбез. Дөнья чемпионаты, олимпиада, универсиада ярышларында безнең спортчылар җиңеп алтын...

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров безнең райондашыбыз, ул Бәчек авылыныкы. Танылган якташыбызның һәр сүзе дә игътибарга лаек. Бу юлы ул безнең редакциягә хат юллаган. Анда сүз сәнгать дөньясына кагылмый, туган авылы турында яза хөрмәтле артист. Аны газета укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
Дөнья чемпионаты, олимпиада, универсиада ярышларында безнең спортчылар җиңеп алтын медальләр яулаганда Россия гимны яңгырый. Илебез гимнын тыңлаганда күзләрдән яшь килә. Ватаныбыз белән горурлану хисләре тагын да ныграк көчәя төшә. Бу - олы ватаныбыз белән горурлану хисе. Ә олы ватанны ярату хисе кече ватанны яратудан башлана. Кече ватан - ул туган җир, туган туфрак, туган авыл. Безнең өчен кече ватан - Бәчек авылы.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышына олы ватанны сакларга киткән күпме авылдаш кече ватанга әйләнеп кайта алмады. Алар бүген Бәчек авылының чүп-чар астында яшәвен, авылны чүп үләннәр каплап китүен, су торбаларының череп, колонкаларның авып ятуын теләделәрме икән? Бүген Бәчек авылын шундый хәлдә күрү авылдашларның да, кайткан кунакларның да йөрәген әрнетә. Безнең лидер- җитәкчебез юк. Үзебез тырышып та карыйбыз, югыйсә. Мин, шәхсән, 136 авылдаштан кул куйдырып, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның яраткан Бибисаҗидә апасы күмелгән тарихи Бәчек авылы дип элекке президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның кулына хат биргәч, авыл башына кадәр асфальт юл салынды.
Авыл чишмәсенең тишелеп беткән алюмин торбасын, черегән улагын, каплаган шиферларның ватыкларын күреп йөрәк яна иде. Берничә ел шулай хәрабә хәлендә ятканнан соң узган ел май аенда күренекле җырчылар (Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов) алып кайтып, яңа чишмә өчен концерт куйдым. Шул концерттан җыелган акчага авылыбызның зур хөрмәтле кешесе Хәйдәр Сибгатуллин җитәкчелегендә Илгиз Минһаҗев, Фазыл Рухин, Фаил Рухин, Айрат Гыймадиев, Нияз Зыялиев яңа су торбалары сузып, яңа улаклар ясап, агач бура алып кайтып, түбәсен яшел профнастил белән ябып тиңе булмаган гаҗәеп матур чишмә ясап куйдылар. Бурасын айлар белән бизәп, тәрәзә куеп, бизәкләр уеп эшләделәр. Бу «Әниләр чишмәсе» дигән исем йөртәчәк. Быел 30 августта җырчылар чакырып (Гөлчәчәк Шакирова, Вильдамир Баһау, Гөлнур Шиһапова), авыл халкы белән «Чишмә бәйрәме» үткәрдек. Халык чишмә янында кече хаҗ кылды. Авылыбыз имамы Равил хәзрәт Садриев тәкъбир әйтте. Ләкин узган ел чишмәгә багышланган концертка да, быел «Чишмә бәйрәме»нә дә, җирле үзидарә башлыгы Наил Габдулла улы Гатауллин, чакыру булса да, килмәде. Чишмәсе кирәкмәгән кебек, бәйрәме дә кирәкмәде аңа. Республика сәнгать осталарына рәхмәт әйтүне түбәнчелеккә санады.
Бәчек авылы халкы исеменнән Татарстан экология министрына һәм Яшел Үзән муниципаль район башлыгына 70 авылдашның үз куллары белән кул куелган хат язылды. Ул хатта республикада гамәлдә булган «Чиста су» программасына керү (чөнки авылга кергән бер мең метр артезиан су торбалары черегән, 40 ел элек сузылган су торбаларын алыштырырга кирәк), авыл уртасында 30 елдан бирле ятучы чүп һәм үләксә базын юкка чыгару, авыл урамнарын чүп-чар үләннәрдән чистарту турында язылган. Олы ватаныбыз, илебез биргән мөмкинлекләргә: су, юл һәм башка программаларга керергә фәкать, җирле үзидарә генә заявка бирә ала.
Авылыбызның тагын бер йөрәкне әрнетә торган күренеше - фельдшер-акушерлык пункты һәм 1936 елда салынган агач мәктәп. Озакламый кыш җитәр, ФАП яныннан газ һәм су торбалары үтүгә карамастан, анда газ да, су да кертелмәгән. Әлегә ягарга утыннары да юк. Ә мәктәпкә килгәндә, агач тәрәзә яңаклары череп беткән, 70 елдан артык Ходай кодрәте белән торучы бу бина күз күрмәгән, колак ишетмәгән хафалар чыгармасын иде дип борчылам. Авылның киләчәге булсын дисәк, авылдашларым өчен кирәк булган бу объектларны кичекмәстән рәткә салу мәслихәт. Кече ватаныбызны - туган авылыбызны яратыйк, Наил Абдуллович! Әти-әниләребез хөрмәтенә, авылдашлар, үзебез өчен, киләчәк буын өчен тырышыйк әле.
Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: