Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Бүгенге демография халәте күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә. Дөрес, рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы ике елда хәл уңай якка борылган диләр. Халык санын арттыру безнең ил өчен үтә зарур. Әгәр дә халык саны кимүгә таба бара икән, илнең иксез-чиксез озынлыктагы киңлекләрен кем саклар, аның табигый байлыкларын кем үзләштерер, кем җирне эшкәртер һәм...

Бүгенге демография халәте күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә. Дөрес, рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы ике елда хәл уңай якка борылган диләр. Халык санын арттыру безнең ил өчен үтә зарур. Әгәр дә халык саны кимүгә таба бара икән, илнең иксез-чиксез озынлыктагы киңлекләрен кем саклар, аның табигый байлыкларын кем үзләштерер, кем җирне эшкәртер һәм кем халыкны туендырыр, кем станок артына басар һ.б.
Сугышка кадәр «барысын да кадрлар хәл итә» дигән лозунг бүген дә үз көчен югалтмаган дисәм, ялган булмас, дип уйлыйм, чөнки нинди генә акыллы машиналар, приборлар чыкмасын, алар кешене алмаштыра алмый. Әлегә фәннең тере күзәнәкне ясалмага әйләндерергә көче җитми. Бүген ил квалификацияле белгечләргә мохтаҗлык кичерә, шуның өчен дә хөкүмәт аларны чит илләрдән китерергә тырышуы һич тә сер түгел. СССР таркалгач, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр шикелле, ил буенча бик күп вузлар пәйда булды. Әгәр хәтерем ялгышмаса, экс-президент Д.Медведев белдергәнчә, элеккеге СССРда вузлар саны 500 булса, бүген Россиядә алар саны 6000 икән. Әмма аларны тәмамлаучылар диплом алып үз һөнәрләре буенча эшләмиләр, яки эш таба алмаганлыгы киң җәмәгатьчелеккә билгеле, ләбаса. Безнең күренекле галимнәребез, атаклы язучыларыбыз, сәхнә осталары, республика җитәкчеләре хезмәт алдынгыларының күбесе авыллардан чыккан. Практика күрсәткәнчә, кеше кайсы тармакта эшләмәсен, уңышлы хезмәт кирәк. Авыл балалары яшьтән үк физик хезмәт күнекмәләрен үзләренә алып торалар. Авыл җирендә физик хезмәттән башка яшәп булмый. Ә физик хезмәтне башкарганда гел хәрәкәт итеп торырга кирәк, физик хезмәт плюс саф һава сәламәтлекнең нигезе икәнен һәркем белә. Кызганыч, бүген авыл җирендә дә сәламәт булмаганнар күбәя. Кайберләре армия хезмәтенә дә яраксыз булып чыга. Элек авыл малайлары арасында - хезмәт итү срогы 3 ел булганда да - армия хезмәтеннән читтә калу бик сирәк күренеш иде. Минем белүемчә, монда берничә төрле сәбәп бар. Беренчедән, саф һавада аз йөриләр. Алар күп вакытларын телевизор экраннары каршында үткәрәләр. Төрле-төрле оргтехника балаларны үзенә җәлеп итә. Билгеле хәзерге заман электрон технологиясеннән аларны читләштереп булмый. Әмма карау һәм тыңлау вакытын чикләргә була. Һәрбер ата-ана үз баласының сау-сәламәт булуына өмет итеп яши. Баланы электрон техника белән чамасыз мавыгуын тыйганда гына аның сәламәтлеге артык какшамас иде. Белгәнебезчә, электр тогы белән эшли торган һәрбер җайланма һавага радиация бирә. Мондый күренми торган нурлар тере күзәнәкләргә нинди тәэсир ясаганын, төрле авырулар чыгаруга сәбәп икәнен галимнәр күптән инде исбат иткәннәр. Игътибар итсәгез, мәктәп укучылары арасында күзлек киючеләр байтак очрый, хәтта түбән классларда да андыйлар күренә. Биредә ата-аналарга һәм укытучыларга профилактика чараларын алып бару зарур.
Сәламәтлекне какшатучы икенче сәбәп, ул да булса, үсмер һәм яшьләр арасында тәмәке тартуның киң таралуы бик тә аяныч күренеш. Даими тәмәке тарта торган кешенең гомере күпкә кыскаруын галимнәр инде күп тапкыр исбатлады. Әмма безнең ил тәмәке тарту буенча башка алга киткән илләр арасында «алдынгылык»ны саклап килә. Элек, безнең заманда, кызлар арасында тәмәке тартучыны, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый иде. Ә бүген кызлар һич тә оялмыйча халык алдында рәхәтләнеп сигарет пыскытуны үзләренә күрә бер горурлык дип саный. Кызганыч, мондый хәл мәктәп балалары арасында да күзәтелә. Бала вакытыннан башлап тәмәке тарта башлаган кешенең иммунитетын югалтып, алга таба күп төрле авыруларга дучар булганын тормыш үзе күрсәтеп тора, югыйсә. Ни өчен балалар тәмәке тарта? Монда, билгеле, сәбәпләр күп төрле. Биредә ата-ананың роле зур. Әти кеше тарта икән, баласы да бу «һөнәргә» өйрәнә, башта уйнап кына, аннан күпмедер вакыт үткәч, бу агудан аерыла алмый. Әгәр яшь кеше олылар кул астында эшкә тартылып, өлкәннәр тәмәке тартсалар, алар малайны тәмәке тартырга мәҗбүр итәләр. Зурлар белән көтү көтүче малайлар тәмәке суырырга алардан өйрәнә. Малай кеше өлкән яшьтәгеләр белән җәйге челләдә кигәвеннәр, черкиләр хайван өстендә мыжлап торганда да, көне буе явып торган салкын яңгыр астында да иртәдән кичкә кадәр кырда кайнаша. Эч тә поша, вакыт та акрын үтә кебек. Кичне җиткерәсе килә, тәмәке тартсаң, эчкә җылы кергән кебек, вакыт та тиз үткән кебек сизелә, имеш. Әйтергә кирәк, көне буе хайван артыннан йөгереп, төрле һава торышында арып талган малайның сәламәтлегенә зыян килми дип әйтеп булмый. Миңа да мондый «рәхәтлекне» үз башымнан кичерергә насыйп булды. Авыр сугыш елларында 3 кеше колхоз терлеген көттек. Ике малай һәм бер сугыштан калган кеше иде. Ул, еракка чабып киткән терлекләрне аулау өчен, безне чаптыра. Без аларны тагын да ераграк китмәсен өчен, арлы-бирле йөгереп, шул кыр фронтын саклыйбыз. Өлкән абый безгә янчыгыннан алып, бер чеметем махорка бирә. Әмма мин ул биргән тәмәкене үзем тартмыйча, иптәш егетемә бирә идем. Көне буе аяк өстендә, үтереп йоклыйсы килә. Көтүлектә бер мизгелдә ятып черем итеп алсаң да, хайваннар таралып, еракка китүе мөмкин. Әгәр дә кырда бер баш хайван югалса да, күрмәгәнне күрсәтәләр. Нишлисең, авыр сугыш еллары, законнар бик кырыс, фронт азык-төлеккә мохтаҗ.
Балалар, үсмерләрнең сәламәтлеген какшатуда эчкечелекнең нинди роль уйнаганы барыбызга да мәгълүм. Алкоголик процесс геометрик прогресста артып бара. Шуның аркасында күпме бәхетсезлекләр, күпме авырулар чыгып тора. Ни өчен үсмерләр арасында эчкечелек киң таралган? Билгеле инде, аның сәбәпләре күп һәм төрле. Бүген һәр гаиләдә балаларның туган көн бәйрәмен ел саен үткәрәләр. Билгеле, туган көн мәҗлессез үтми, үсә-төшә мәҗлескә иптәшләре дә чакырыла, табынга баллы эчемлекләр дә куялар. Алга таба табыннар киңәя, өстәлдә баллы эчемлекләр белән сыра шешәләре дә калкып чыга башлый. Инде үсмер яшьтәгеләр сыра белән генә канәгатьләнмиләр, өлкәннәрдән күреп, 40 градуслыны аудара башлыйлар. Тора-бара алкоголь куллану яшь кешенең көндәлек режимына әйләнә һәм бүгенме-иртәгәме ул алкоголиклар «армиясенең» бер әгъзасы булып китә. Үзенә дәвалап булмый торган авыру таба. Яшь организмның мондый авыруга тиз бирешүе барыбызга да мәгълүм. Андыйларны армиягә дә алмыйлар, бер урында озак эшли алмый. Җәмгыять өчен мондый халәт күп миллиардларга төшкән зыян китерә. Шуның өстенә тагын ил күләмендә ел саен уздырыла торган һөнәри бәйрәмнәр, яңа ел каникуллары, 3әр көнгә сузылган ял көннәре спиртлы эчемлекләрнең кулланышта күләмен фәлән тапкыр арттыра. СССР таркалып, яшьләр арасында массалы аңлату эшләре туктагач, эчкечелек стихияле төстә үсә башлады. Билгеле, мондый агымны тиз генә туктатып булмый. Тәрбия эшләрен мәктәптән башлап җибәрү зарур. Мәктәпләрдә тәрбия, аңлату эшләрен өзлексез алып бару хәерле, яшьләр белән аңлату, пропаганда эшләрен кабызу зыян итмәс иде. Биредә интеллигенция, җирле җитәкчеләр, авыл җирлеге депутатлары бу чарадан читтә калырга тиеш түгел. Билгеле, үзең үрнәк булу мәслихәт.
Шулардан чыгып нәтиҗә ясаганда, киләчәкне күздә тотып, илдә физик яктан нык, таза, акыллы, тирән белемле затлар күп булганда гына Ватанны иң алга киткән дәүләтләр сафына бастырырга мөмкин. Моңа мисал итеп, АКШ, Англия, Германия, Япония, Израиль һәм башка илләрне китерергә була.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X