Яшел Үзән

Партия сызган юл бетте, ә без бар

Элеккеге партия әгъзасы булу турындагы билетта шундый сүзләр язылган: «Чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы - партия». Тормышта да, эштә дә һәм кайда гына булсак та, шул төшенчәләрне исебездән чыгармыйча, илебезне, тормышыбызны төзедек, атомны буйсындырдык, космоска да мендек. 1941-1945 елгы кара афәт - Бөек Ватаныбыз өчен сугышта да иң көчле явыз...


Элеккеге партия әгъзасы булу турындагы билетта шундый сүзләр язылган: «Чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы - партия».

Тормышта да, эштә дә һәм кайда гына булсак та, шул төшенчәләрне исебездән чыгармыйча, илебезне, тормышыбызны төзедек, атомны буйсындырдык, космоска да мендек. 1941-1945 елгы кара афәт - Бөек Ватаныбыз өчен сугышта да иң көчле явыз дошманны җиңеп чыктык.
Без яшәгән иң авыр чорларда илебезнең икътисадый үсешен алга җибәрү, төзекләндерү булса, ә менә халыкларның рухи үсеше өчен дә, динебез ярдәменнән башка да шактый көч куярга туры килде. Нәрсәгә ышандырырга, ничек итеп кеше аңына үтеп керергә һәм аны киләчәккә - матурлыкка, яхшылыкка өметләндерергә?
1950-60 елларда шактый гына газета-журналлар басылды, радио тапшырулары оештырылды, хәтта телевидение турында да аз-маз сүзләр ишетелә башлады. Монда үзенә күрә информацион кыр барлыкка килде. Ә без ул вакытларда 10-15 яшьлек үсмер балалар өчен бу бик тә зур куаныч булды. Урамда баганалардагы радио тапшырулары аша матур сүзләр, җырлар ишетеп, концертлар да тыңлый башладык. Менә шулай, чыны-ялганы белән бергә тормышыбыз матур гына кайный башлады. Колхоз клублары белән бергә, дәүләт тарафыннан авыл клублары, китапханәләр дә ачылды. Авылларда агитпунктлар оешып, анда унйортлыклар да булдырылды һәм халыкларны, Сталин кушканча дип, «эшкәртү» башланды. Кешеләрнең ул чакларда куркулары салым җыючы агентлар тарафыннан оештырылган талау сәясәте иде. Салым түләмәсәң, ябып куялар да, син инде аны түләгәч кенә өеңә кайта аласың. Акчалата һәм натуралата (ит, сөт, йон, бәрәңге, май, йомырка һ. б.) салым түләү ул синең мәҗбүри бурычың. Әле тагын 17 яшьлек егет-кызлар бала тапмаган өчен «арт сан» салымы да түләдек. Безнең авылда салым агенты Мөфәваза дисәләр, «Котычкыч» килә диләр иде. (Ул инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы - җиңел, караңгы гүре якты булсын). Аның кулында, бернинди дә куркыту коралы булмаса да, «Сталин кушуы буенча», дигән сүз ул бер зур көчкә ия иде. Бездән, шулай тиребезне каезлап, салым җыйдылар, ә хезмәткә түләү, бүгенге белән исәпләгәндә, тиеннәр генә булды. Мин, мәсәлән, клуб мөдире булып эшләгән өчен аена нибары 28 сум акча алдым. Әле монда язылганнар без кичергән, күргәннәрнең бик аз өлеше генә. Язсам да, бүгенге яшьләребез һәм чиновниклар әле укырлармы? Шул газап чиккән өлкәннәр укыса гына инде.
Менә шул газапларны күреп һәм кичереп, ач-ялангач килеш 70 ел эчендә бик нык алга китүебезне күреп, «коммунизм» кырына таба атладык. Киләчәк яшь буыннар өчен дип, җир асты торакларыннан чыгып, янып-пешеп, көнне-төнгә ялгап, йортлар сала башладык, завод-фабрикалар, күңел ачу учаклары, төзелеш мәйданнары киң колач белән җәелдерелде, алга китте. Мәктәп-больницалар һәм халык өчен кирәкле көнкүреш объектлары төзеп тапшырылды. Колхоз-совхоз кырларында тиз йөрешле - трактор-комбайннар эшли башлады. Мәктәпләрдә урта белем бирү мәҗбүригә әйләнде, урта махсус, югары уку йортлары күпләп ачылды. Яшь кызларның белем алуга омтылышлары көчәйде. Кибетләрдә азык-төлек, завод-фабрикаларда җитештерелгән товарлар да күпләп сатыла башлады. Сәүдә итү өлкәсендә дә культуралы эш оештыру мөмкинлекләре туды. Юлларга асфальт түшәлә һәм яңа нефть табу урыннары арта барды. Җитештерү өлкәсендә комплекслы-үзәкләштергән хезмәт күрсәтү алымнары туа башлады һәм хезмәт җитештерүчәнлеген бермә-бер арттырып үтәүне планлы рәвештә башкару кертелде. Социалистик ярышның яңа формаларын кулланып, «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән исемне алу өчен ярышлар оештырылды. Нәтиҗәдә икътисадый үсеш күзәтелде һәм 70нче елларда безнең 1 сум акча Американың 0,87 долларына тиң булды.
Авыллар матурайды, шәһәрләрнең саны артты, яңа сәнәгать объектлары үсеп чыкты, яңа җирләр эшкәртелеп, анда көчле, алга киткән заманча техника хезмәт күрсәтә башлады. Гомерендә сугыш афәте күрмәгән Америка икътисадына тиңләшә башладык.
Менә шушы хезмәтләрне бит дөрес оештырмаганбыз, 70 ел буе мәктәп, больницалар, көнкүреш объектлары, завод-фабрикалар, юллар, электр челтәрләре һәм башка байлыклар тудырып, без ялгышканбыз булып чыкты. Матди-техник база тудырдык та, безне - өлкәннәрне, ни кызганыч, архивка озаттылар. Матди байлыгыбызны берничә ай эчендә оятсыз экономистлар кулына тапшырдылар. Без, аяксыз, тешсез калган картлар, акылыбыз, намусыбыз, вөҗданыбыз белән бергә аксап-туксап ЖКХ тирәсендә йөреп, җәфа чигеп, «көн» күрәбез. Кайда безне канун нигезендә якларга тиешле социаль хезмәт күрсәтүчеләр? Кайда соң алар? Ә безнең белән матур мөгамәләдә сөйләшү дә юк. Бер социаль хезмәткәргә гади генә сорау бирергә туры килде. Урысчалап: «Паспорт давай», - диде. Миңа авызымны ачып, сүз сорарга мөмкинлек куймыйча, биш мәртәбә: «Паспорт, паспорт», дип коры, тупас сорагач, башларым әйләнеп китте дә, коридорга чыгып, утырып дару эчәргә мәҗбүр булдым. Бу шәһәрдә 30 елга якын яшәсәк тә, картлар көнендә ник бер килеп хәлне белүче булсын. Бер мәртәбә дә ял йортларына юллама алганыбыз юк. Икебезгә күп еллар намуслы хезмәт куйсак та! Элек бөтен район буенча тәэминат бүлекләрендә (пенсия фонды белән бергә) 10-15ләп хезмәткәр эшләгән булса, ә хәзер пенсия фондына, социаль яклау дәүләт органнарына керсәң, бүлмәләрнең ишекләрен дә санап бетерә алмыйсың. Хәлең бетеп, шул ишекне табып бүлмәгә кергәч, синнән дә бәхетле кеше юк инде дип, үзеңне хис итәсең. Ләкин һәрберсе шул бүлмәдә пыяла «дәфтәрме, китапныңмы» экранына карап кына, сине күрергә теләмичә генә, коры, җан өшеткеч урысчалап кына «җавап» биреп утыралар.
Аннары күптәнге танышым өч тапкыр инсульт алып, урын өстендә ята. Ул шәһәребездә танылган шәхес, мактаулы хезмәт итеп, 75 яшен тутырса да, социаль яклау үзәгеннән кануннар нигезендә күрсәтелергә тиешле дәүләт кайгыртучанлыгы булмагач, караучыларга үз акчасын түләп, рәнҗеп ята.
Мин үзебезнең түрәләребезгә, 1935-1945 елларда туган сугыш чоры балаларын ЖКХ түләүләреннән азат итүләрен сорап, бик күп тапкырлар мөрәҗәгать итсәм дә, укып, ишетеп минем гаризама җавап бирүче юк әле.
Алар хәзер матур биналарда, меңәрләп урындыклар туздыралар, елдан-ел штатлары артып, үсеп тора. ЖКХ, ЖилЭнергосервис, Водоканал, Теплосеть, Центр учета, Газ һәм башка хезмәт күрсәтү оешмаларына кереп чыксагыз, минем сүзләргә инанырсыз. Менә шуңа күрә дә тормышыбызның кызыгы, мәгънәсе, рухи кыйммәтләре көннән-көн сүнә бара. Хәзер яшь буын өчен төзелеп ята торган яңарыш объектларын карарлык та кеше калмаслык итеп яшәмәсәк иде. Бигрәк тә ана капиталы аркасында туган балаларыбыз күбәеп килә, әлхәмдүлилләһ! Ә аларга рухи азыкны кем бирер?
Өлкәннәрдән оялмасагыз, үзегезгә карап оялыгыз, бәлки, рухыгыз чистарыр, акылыгыз, намусыгыз, вөҗданыгыз артыр. Шатланып та куярсыз. Рухлары көчле кешеләр генә шатлана белә, ә рухсызлар эчеп-ашап, корсак тутырып, тәмәке тартып, өлкәннәрне рәнҗетеп, балаларын чүплеккә ташлап, хайваннарча «көн» күрә. Аллаһ сакласын!
Әзергә-бәзернең бүген кадере юк шул инде. Акылың да, намусың да, вөҗданың да үзеңне тыңламаса, өлкәннәргә карап үрнәк ал. Партиябез булмаса да, акылыбыз, намусыбыз, вөҗданыбыз бербөтен. Аллаһыбыз ихтыярында да без ярдәмчеләр.
Клара Филиппова.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: