Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

ОСИНОВО ЯГЫН УҢАЙЛЫКЛАР КӨТӘ

Осиново бистәсе мәдәният йортында үткәрелгән җирлек җыенында эшсезлек турында ләм-мим бер сүз чыкмады. Югыйсә, Яшел Үзәннең үзендә дә, районда да иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе ул. Бистәнең мәркәзебез Казанга якын булуы биредә яшәүчеләргә бик тә кулай шул. Хәер, Осиновоның үзендә дә байтак халыкны эшле иткән «Майский» агрокомбинаты, «Казан» кошчылык фабрикасы...

Осиново бистәсе мәдәният йортында үткәрелгән җирлек җыенында эшсезлек турында ләм-мим бер сүз чыкмады. Югыйсә, Яшел Үзәннең үзендә дә, районда да иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе ул. Бистәнең мәркәзебез Казанга якын булуы биредә яшәүчеләргә бик тә кулай шул. Хәер, Осиновоның үзендә дә байтак халыкны эшле иткән «Майский» агрокомбинаты, «Казан» кошчылык фабрикасы кебек зур хуҗалыкларда да эш бервакытта да өзелеп тормады.

Инде менә, иш янына куш дигәндәй, бу җирлек халкын киләчәктә дә отышлы үзгәрешләр көтә. Моннан якын гына җирдә төзеләчәк «Яңа Тура технополис»ында 20 мең кешегә эш урыны булачак бит. Бигрәк тә яшьләр өчен яхшы яңалык бу. Эш эзләп читкә йөрисе булмый. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин халык алдында бистәнең киләчәге турында сөйләгәндә әйтте бу әйбәт яңалыкны. Хәзерге вакытта районда хезмәт хакының уртача 14 мең сум, ягъни түбән булуын һәм аны Казанныкына тиңләргә кирәклеген әйткәч, җыен халкы җитәкчене тын да алмый тыңлады.
Әйтергә кирәк, җыелыш оешкан төстә узды. Башланыр алдыннан мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын да тыңларга мөмкин булды анда. Җыелышта район хакимиятенең төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Халык алдында җирлек башлыгы Тамара Орлова хисап тотты.
Җирлектә гомер иткән 11150 кешенең күбесе 3-4 катлы йортларда тора. Билгеле, халыкны борчыган сораулар, нигездә, шул йортларга хезмәт күрсәтүче оешма вәкиленә бирелде. Беренче чиратта, искергән йортларның түбәләре яңадан ябылачак, дип белдерде ул. 1972 елда төзелә башлаган бистәдә андый йортлар шактый. Төзекләндерү эшләрен уңышлы алып бару өчен, фатир хуҗаларының хезмәт күрсәтүләргә вакытында түләүләре дә зарур. Биредә исә бурыч 8 миллион сумга ук җиткән. Фәкыйрь торак-коммуналь хуҗалыкка газ, су, электр уты белән тәэмин итүче оешмалар белән эшләргә дә кыенлыклар тудыра бу.
Биредә яшәүчеләрне бистәдә балалар бакчасы төзелмәве бик борчый. Чират торучылар саны 520 икәнен исәпкә алсак, аңлашыла ул тынгысызлык. Булганнарында урын җитми, берничә ел элек төзелә башланганында, нишләптер, эшләр туктатылган...
Эчкечелеккә баткан тәртипсез гаиләләр булуын игътибарсыз калдырырга һич мөмкин түгел. Җәмәгатьчелек тәртибен саклау бүлеге вәкиле хәзерге көндә 16 тынгысыз гаилә теркәлгән булуын һәм узган елда 7 ата-ана үз балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителүен әйтте. Үз балаларын карый алмас дәрәҗәгә җитүчеләр бистә өчен генә түгел, бөтен районыбызга кара тап булып тора.
Балага сөенеп яшәргә кирәк югыйсә. Җирлек башлыгы әйтүенчә, биредәге мәктәп укучылары йөзгә кызыллык китерми, аларның тырышлыгы белән мактанырлык. Төрле фән олимпиадаларында, спорт ярышларында алдынгы урыннар алып, бистә данын югары тота алар. Бистә даны дигәннән, «Майский» агрокомбинаты үзешчәннәре дә зур өлеш кертә аны күтәрүдә. «Сөмбел» ансамбле, әнә бәйгеләрдә катнашып, бөтен республикада танылган инде.
Чыгышлар тәмамлангач, җыелышка килгән бистә халкы сораулар бирде. Инде әйткәнебезчә, иң күп сораулар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә кагылышлы булды. Осиново бистәсенең Казанга кушылу-кушылмавын да белергә теләде халык.
- Осиново элеккечә Яшел Үзән районында кала, бу мәсьәлә Президент тарафыннан хәл ителгән! - дип җавап бирде Алексей Грушин.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X