Яшел Үзән

«Минем байлыгым – шәкертләрем»

Егетләрчә җиңел гәүдәле, ачык йөзле, аралашучан һәм бу катлаулы тормышта аягында нык басып торган Хәсән Кадыйрович Кадыйровның быел 84 яшен тутырганына ышанып та булмый. «Аның серен сораучылар күп», - ди ул үзе. -Гаиләңдә тату яшәсәң, хезмәттәшләрең белән килешеп эшләсәң, якташларыңның хөрмәтен тойсаң - шуннан да зур бәхет юк». Хәсән Кадыйров...


Егетләрчә җиңел гәүдәле, ачык йөзле, аралашучан һәм бу катлаулы тормышта аягында нык басып торган Хәсән Кадыйрович Кадыйровның быел 84 яшен тутырганына ышанып та булмый. «Аның серен сораучылар күп», - ди ул үзе. -Гаиләңдә тату яшәсәң, хезмәттәшләрең белән килешеп эшләсәң, якташларыңның хөрмәтен тойсаң - шуннан да зур бәхет юк».

Хәсән Кадыйров Васильевода үз йорт-җире белән яши. Бакчасында төрледән-төрле җиләк-җимешен үстерә, яшелчәсе ишелеп уңа. Кызларына - яраткан әти, оныкларына яраткан дәү әти ул. Кызганычка, гомер иткән тормыш иптәше, хатыны - Әлфиянең вафатына да 2 ел вакыт узып киткән. Ышанырлык та түгел, әмма тормыш дәвам итә. Ул Васильевода хөрмәтле кешеләрнең берсе. Шәкертләре арасында җидешәр дистәне тутырганнары булып, алар Хәсән Кадыйровичка әллә кайдан сәлам бирмичә узып китми. «Шәкертләрем - минем олы байлыгым», - дип юкка әйтми шул ул. Халык хөрмәтеннән дә зуррак байлык булмый. Лаеклы ялга киткәнче, Хәсән Кадыйрович шушы бистәдә кичке мәктәп директоры булган. Кечкенә мәктәпне зурайту, җиһазлау, укучылар санын арттыру кебек эшләр аның директорлыгы чорына туры килә. Хәтта һөнәри техник белем бирү училищесы да ача алганнар. Көндез пыяла заводы, агач комбинатында эшләрлек эшчеләрне һөнәргә өйрәткәннәр. Андый төркемнәр Крутушкада да ачылган. «Менә ничек укытып йөрдек без. Рәхмәт укытучыларга, йөреп эшләүдән баш тартмадылар. Лаеклы ялга киткәндә үз урыныма уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарын тәкъдим иттем», - ди хәзер ветеран.
Хәсән Кадыйров тумышы белән Апас районының Үтәмеш авылыннан. Колхозчы гаиләсендә туып үскән. 1948 елда армиягә китеп, анда аны полкның финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп куялар.
I категорияле штатный службага алынуының сәбәбе шунда: җиде класс бетергән, рус телен әйбәт белүе һәм бик грамоталы булуы да үз эшен эшләгән. 3 ел хезмәт иткәндә яңа армиягә алынучыларны да хезмәткә өйрәтергә туры килгән. Партиягә керүе дә шушы елларга туры килә. Армиядә хезмәт иткәндә әнисенең кинәт вафат булуы аяз көнне яшен суккандай була аның өчен. Аннан соң апаларын әни урынына күреп яши алар гомер буена. 50нче елларда Хәсән Бохарага киткән абыйлары янына китәргә карар кыла. Туган-тумачаң белән бергә булсаң, җиңелрәк тә, тынычрак та бит. Бу шәһәрнең матурлыгы күпләрне әсир итсә дә, яшь егет читтән торып педучилищега укырга керә, тормыш авыр булса да, югары уку йортына кереп, пединститутның тарих факультетын тәмамлый. Мәктәптә укытучы булып эшли, шул вакытта кичке мәктәптә класслар да ачып җибәрәләр. Булачак хатыны - Казаннан килгән чибәр кыз Әлфия белән дә аны шул җир читендәге Бохара кавыштыра. Хәсән Кадыйров Бохара мәктәпләрендә директор да, завуч та була, төрле фәннәр - рус телен дә, үзбәк телен дә укыта. Бер эштән чирканмыйча, кайда кушсалар шунда тырышып, күңел биреп эшли. Аның хезмәтен һаман билгеләп торалар. Хәсән чит якларда үз кешегә әйләнсә дә, туган як аны үзенә тарта. Абыйлары берсе артыннан икенчесе туган якларга юл тоткач, Васильевода йортлар салгач, Хәсән дә кайтырга карар кыла. Туганнары үрнәгендә һәм ярдәмендә үз йортын сала башлый бу гаилә. Хатыны 1нче мәктәптә укыта. Партия заманында кая куйсалар, шунда эшләргә туры килгән. Хәсән Кадыйровка эшне башта Васильевода түгел, ә Акъегет авылында тәкъдим итәләр. «Ничек барыйм, дим, өч бала, өй салабыз, өстәвенә. Шуңа карамастан, горком мине Акъегет авылы мәктәбенә директор итеп куйды», - дип сагынып исенә төшерә хәзер ул елларны Хәсән ага. - Мәктәпне аякка бастырырга кирәк иде. Беренче педсоветта ук тактага исемемне «Хәсән Кадыйрович» дип язып куйдым һәм элеккеге директорны яманлап искә алмауларын сорадым. Коллектив белән аңлашып эшләдек. Ике елдан соң үз урыныма яшь егетне тәкъдим иттем, ә мине Свияжскида кичке мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. 1 елдан соң, кичке мәктәп ябылгач, гадәти мәктәптә, 3 ел завуч булып эшләдем». Шуларны узгач кына Васильевога кайта ул һәм тагын директор булып.
Васильевода үзенчәлекле һәм төрле милләт халкы яши. Әмма алар белән дә Хәсән Кадыйров уртак тел тиз таба. Кичке мәктәпне җитәкләгән еллары җиңел булмаса да, ул вакытны да еш исенә төшерә ветеран: «Сезнең мәктәпкә республиканың завронолары килергә тиеш. Әзерләнегез, предприятие җитәкчеләреннән акча сорап булса да, мәктәпне тәртипкә китерегез» - дип хәбәр иттеләр. Оешма җитәкчеләренә хат яздым. Бәхетемә, тыңладылар үзе. Мәктәптә бөтен мебельне алмаштырдык, көзгеләргә кадәр куйдык. Зал һәм классларны бизәдек. Кунаклар мәктәпне күргәч, «ай-һай» итте шул вакытта. «Кичке мәктәптә ничек келәмнәр җәелгән соң» дип шаккатучылары да булды. Балалар, укытучылар белән сөйләшкәч тә, кунакларның барысы да канәгать калды».
Лаеклы ялга чыгу белән Хәсән Кадыйровны Васильевоның ветераннар советына рәис итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаны ничек җиңел дип әйтәсең: халык белән гел элемтәдә торырга, аларның проблемалары эчендә кайнарга, өлкәннәрне борчыган сорауларны җитәкчелеккә җиткереп торырга кирәк. Боларның барысын да ветераннар советы рәисенә белү генә түгел, җавабын да бирергә яисә хәл итәргә дә кирәк. Хәсән ага 8 ел бу советка җитәкчелек итеп, китәргә җыенгач та, элеккеге район хакимияте башлыгы Г.Емельянов аңа: «Сез - Васильевоның хөрмәтле кешесе - аксакалы, ветераннар советыннан бөтенләй китмәгез», - дигән һәм башкаларга: «Хәсән Кадыйрович белән киңәшләшеп эшләгез», - дип тә өстәгән. Совет әгъзасы булып калган Хәсән Кадыйровка аннан соң да әле поссоветта бик күп вазыйфалар башкара: талоннар да өләшә, газ һәм телефон кертү мәсьәләләре, исәп-хисап, бакчачылык җәмгыятьләре белән шөгыльләнә. Хәсән Кадыйровның ничә еллар буе җирле советтагы депутатлык эшчәнлеге турында да кү
Тулырак язма 58нче номерда
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: