Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Күпне, бик күпне югалттык

Телевизион тапшырулар карагач, бериш тапшыруларның шулкадәр мәгънәсез, тәрбиясез, кеше күңелен кайтара торган икәнлегенә шаккатасың. Шуны эфирга, дөньяга чыгарырга кирәк бит! Бу цензура дигән нәрсәнең юклыгымы икән, әллә җәмгыятебезнең бозыклыкка күз йомуымы? «ТНВ» каналындагы «Хөршидә-Мөршидә» тапшыруын гына алыйк. Ике әбине сурәтлиләр. Әбиләр - безнең татар халкында әдәпкә, тормыш тәҗрибәсенә өйрәтүче хөрмәтле...


Телевизион тапшырулар карагач, бериш тапшыруларның шулкадәр мәгънәсез, тәрбиясез, кеше күңелен кайтара торган икәнлегенә шаккатасың. Шуны эфирга, дөньяга чыгарырга кирәк бит! Бу цензура дигән нәрсәнең юклыгымы икән, әллә җәмгыятебезнең бозыклыкка күз йомуымы?

«ТНВ» каналындагы «Хөршидә-Мөршидә» тапшыруын гына алыйк. Ике әбине сурәтлиләр. Әбиләр - безнең татар халкында әдәпкә, тормыш тәҗрибәсенә өйрәтүче хөрмәтле кешеләребез булырга тиеш. Ул бүген дә үз кыйммәтен югалткандыр димим. Тәрбияле гаиләләрдә әбиләр бүген дә хөрмәттә. Ә Хөршидә-Мөршидә әбиләр? Иреннәре иннекле, ыштаннары СССР дигән комачтан. Әйе шул, СССР вакытында флагтан ыштан текмәделәр, чөнки ыштан тегәргә үз материалы, трикотаж бар иде. Әбиләрнең шулкадәр әдәпсезлеге - җирәнгеч. Берсе артына икенчесе тибеп ега. Әбиләр кайчан, кая бер-берсенә тибешә ди? Мәзәкме бу! Тапшыруны ничә буын карый. Балалар мәрхәмәтсез, кансыз дип лаф орабыз. Алар шуны күреп, йотып торалар бит. Бу әбиләрнең тәрбиясезлеге - берсен чамадан тыш надан итеп күрсәтү, икенчесен белдек иясе итү - үзе кешене, шәхесне ничек телисең, шулай рәнҗетергә, кимсетергә, хурларга ярый дигәнне күрсәтә. Ул «надан»ны ничек кенә кимсетми. 2 әбинең шундый сөйләшүе - мәзәк түгел! Әдәпсезлек, әхлаксызлыкның иң биек ноктасын күрсәтәләр бит. Монда көләргә түгел, еларга кирәк. Чаң сугарга кирәк.
Без болай да балаларыбызның тәрбиясезлегенә аптырыйбыз. Телевизорның кайсы каналын ачсак та, үтереш, суеш, кансызлык. Компьютер уеннары да машина белән кеше бәрдерү, машина бәрдерү. Ни күрә балалар? «Яхшы бул!» - дию берни бирми, чөнки кешеләрнең рухи дөньясы ярлы, бер-берсенә ярдәмләшү юк. Акча-байлык артыннан куу, олыны да, кечене дә санга сукмау һәр адымда.
Хөршидә-Мөршидә әбиләрне бер-берсен хөрмәтләүче, сердәш, бер-берсенә чәйгә йөрүче әбиләр итеп күрүе ничек матур булыр иде. Үзләренең яшьлекләрен, кыен-рәхәт көннәрен, балалар үстерүләрен, аларның уңышларына сөенүче, оныкларын яратучы, акыл, тәрбия бирүче әбиләр итеп күрсәтсәләр, никадәр кеше рәхмәтле булыр иде. Әбиләрнең бәбкәм, күгәрченем, акыллым дигән сүзләре генә дә никадәр рәхмәтле, иркә сүзләр. Әбиләребез безне ачуланганда да яратып кына ачуланалар, орышканда да «йөзең ак булгыры», «рәхмәт төшкере» дип орышалар иде. Ачулану сүзләрендә дә начар ният юк иде. Мәзәк ясыйбыз, кеше көлдерәбез дип, халкыбызның электән килгән матур, мәрхәмәтле, игелеккә үз мисалында тәрбияләүче әбиләребезне хурламагыз, зинһар. Бу тапшыруны кайчан туктатырлар икән дип көтәм дә көтәм. Көнгә ничә реклама гына ясыйлар бит!
Яшьләребезнең, балаларыбызның шулкадәр мәгънәсез, тәрбиясез тапшырулар карап үсүләренә өлкән буынның йөрәге әрни. Кем белән аралашма, татармы, русмы, фикерләр берүк - «элек бу хәл юк иде», - диләр.
Ә татар халкы бигрәк тә. Динебез дә, тормышыбыз да әдәпле, тәртипле, кешеләрне хөрмәт итүне, тыйнаклыкны беренче урынга куя.
Күңел кайтарып, билдән түбән урыннар турындагы мәзәкләр туйдырды инде, гарык булдык.
Матурлыкны, әдәплелекне, тыйнаклыкны пропагандаларга вакыт җитү генә түгел, үтеп китте. Соңга калдык. Күпне, бик күпне югалттык!
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев