Яшел Үзән

Коррупция кая алып бара?

Бүген җәмәгатьчелекне борчыган һәм илгә таралган күренеш - ул да булса, коррупция. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасының 24нче февраль санында И.Илгизнең «Коррупция - җинаять» дигән мәкаләсе күпләр өчен гыйбрәт булырга тиештер, мөгаен. Бу хакта ил һәм республика җитәкчеләре даими рәвештә сөйләп тора. Әмма без айсбергның өске өлешен генә күрәбез. Ни...

Бүген җәмәгатьчелекне борчыган һәм илгә таралган күренеш - ул да булса, коррупция.

Бу хакта «Яшел Үзән» газетасының 24нче февраль санында И.Илгизнең «Коррупция - җинаять» дигән мәкаләсе күпләр өчен гыйбрәт булырга тиештер, мөгаен. Бу хакта ил һәм республика җитәкчеләре даими рәвештә сөйләп тора. Әмма без айсбергның өске өлешен генә күрәбез.
Ни өчен кешеләр ришвәт бирәләр? Җитәкчегә ялган дан казану, үзенең хезмәтен күпертеп күрсәтү, ялган документлар ясап, дәүләт бүләкләре алу өчен ришвәт бирә, җылы урынны саклап калу өчен дә ришвәтнең файдасы тия. Ришвәт алучы исә бирүчегә дәүләт хисабыннан төрле льготалар ясый.
Бүгенге законнарда, минемчә, ришвәт белән көрәшүнең конкрет алымнарын эшләп бетермәгәннәр. Шунлыктан ришвәт бирү-алу кимеми, ә суммасы елдан-ел арта гына бара. Ришвәтчене тоту кыен, чөнки законның йомшак яклары бар. Ришвәтчеләр шуннан оста файдалана. Бүген коррупция иң зарарлы, йогышлы чиргә әйләнде. Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров «Ватаным Татарстан» газетасындагы язмасында иң күп ришвәт алучылар медицинада, мәгариф системасында, социаль өлкәдә дигән иде. Медикларга ни өчен ришвәт бирәләр. Чөнки хәзер бездә медицина ярдәме түләүлегә күчте (законда бушлай булса да). Мәгариф системасында мәктәп укучыларыннан акча җыялар. Кем файдасына? Бала әле эшләми, аңа акча кайдан килсен?! Акча, әлеге дә баягы ата-ана кесәсеннән, әби-бабай букчасыннан чыга. «Мәктәп өчен» акча җыю шәһәр мәктәпләрендә башланды. Шәһәр мәктәбеннән авылларга да үтеп керде. Шәһәрдә бай ата-аналар күп. Аларга күпмедер сумма бирү пүчтәк кенә, бары балага тиешле белем һәм тәрбия генә бирсеннәр, фәннәр буенча югары билгеләр куйсыннар.
Авылларда байлар юк. Эш урыннары санаулы гына, анда да акчаны үз вакытында түләмиләр. Хезмәт хаклары яшәү минимумыннан ким булган очраклар да читләтеп үтми. Әле ярый пенсионер әби-бабайлар яши. Оныкларын кызганып, пенсия акчасыннан аларга да өлеш чыгаралар. Ә менә чит илләрдә балалардан акча җыю закон тарафыннан тыелган. Газеталарда язылганча, Латвия мәктәпләрендә (бигрәк тә шәһәрләрдә) укытучыларга балалардан хәтта чәчәк бәйләме алу да тыелган, чөнки алар чәчәкне базардан яки кибеттән сатып алалар. Без мәктәптә эшләгән елларда укытучыны котлау бүләге итеп бала язып биргән открытка була иде. Мин аларны хәзер дә саклап торам, кулга алган саен үземнең элеккеге укучыларым сагындыра.
Ришвәт кемгә файдалы? Бүген ул ришвәт алучының кесәсен калынайта икән, киләчәктә ул чиновникның үзенә зыян салачак. Чөнки коррупционер дәүләт бюджетына салынган акчаны үзләштерә. Ришвәт алучы чиновник бу суммадан дәүләткә бер тиен дә салым түләми. Россия Президенты Д.Медведевның әйтүенә караганда, коррупция 2010 елда 1 трлн сум дәүләт бюджетына зыян китергән. «Россия икътисадының төп проблемасы нәрсә?» дигән сорауга сораштырылучыларның 60 проценты коррупция дип җавап кайтарган. Бу киләчәктәге тормыш хәлен түбәнәйтеп кенә калмый, ә җәмәгатьчелектә зур ризасызлыклар тудырып, ил буенча барган тотрыклы сәясәтне какшатырга мөмкин. Бүген экономия аксый икән, иртәгә бюджетка акча аз керә дигән сүз. Бу чиновникларның хезмәт хакын арттыруга киртә булачак, сәламәтлекне саклау, мәгариф буенча финанс хәлен катлауландырачак. Пенсиягә чыккан беренче чиновникларның башка пенсионерлар белән беррәттән пенсия акчасын «туңдырып» калу куркынычы бар. Тагын шуны онытырга ярамый: бүген дәүләтнең нефть, газ һәм башка табигый чималлар хисабына яшәве беркемгә сер түгел. Җир байлыгы чиксез түгеллеген барыбыз да беләбез. Бу бәйлелектән котылу өчен яңа технология кулланып, экономиканы үстерү зарур. Коррупция яшәп килгәндә «якты киләчәк» хыялда гына калачак. Билгеле, коррупцияне бүген үткәрелә торган чаралар, яшәп килгән законнарны кулланып кына бетереп булмый. Җәмәгатьчелекне коррупциягә каршы җәлеп итү хәерле. Халык арасында киң аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Бездә төрле рангтагы депутатлар бар. Авыл җирлекләрендәге депутатлар - кәгазьдә генә. Аларның кем икәнлекләрен сайлау бюллетеньнәреннән генә укып беләсең. Ә алар халык арасында аңлату эшләре алып барырга бурычлы. Ни өчен аларны сайлаганнар? Эшләргә хәлләреннән килми икән, сайланырга нигә ризалык биргәннәр? Ришвәтчелеккә каршы көрәштә җитәкчелек нигә аларны файдаланмый?
Белгәнебезчә, ришвәт алучы белән бергә бирүче дә гаепле. Закон буенча аны да җәзага тартырга була. Чөнки ул үзенә рәхәтлек өмет итеп, законнарны бозып чиновникка хәләл акчасын чыгарып бирә. Әгәр дә кешеләр ришвәт бирмәсәләр, ришвәт дигән чирнең тамырлары тирән китмәс иде. Ришвәт алучыны җәмәгатьчелек һәм органнар фаш итеп торса, иң кечкенә җитәкчедән алып югары дәрәҗәдәге түрәгә кадәр керемнәрне үтә күренмәле иткәндә, күчемсез милекләрен контрольдә тотканда бу чирне җиңеп булыр иде дип ышанасы килә.
Аңлату эшләрен мәктәп яшеннән алып бару зарур, минемчә. Чөнки бала белем һәм тәрбияне мәктәптә ала. Шунда аның характеры формалаша, дөньяга карашы үзгәрә. Үзенең яраткан укытучысыннан яки тәрбиячесеннән күп кенә әхлакый сыйфатларны үрнәк итеп ала. Әйтәләр бит: «Кош баласы оясында ни күрсә, очканда шуны эшли» - ди. Шулай булгач, тәрбияче, укытучы балага барлык яктан да үрнәк булуы зарур. Әгәр дә мәктәптә коррупция хөкем сөрә икән, мәктәп тәмамлаган укучының киләчәк тормышында ниләр булачагын күз алдына китерүе кыен түгел. Ә инде ата-аналарга, балаларына ришвәт өчен, акча бирүдән тыелырга кирәктер дип уйлыйм. Кайбер мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары акча җыеп, мәктәп өчен ниндидер бүләк алып бирәләр. Еллар үтеп, сагынып мәктәпкә киләләр һәм үзләре калдырган бүләкне күреп, мәктәп елларын сагынып искә алалар. Элек тә бар иде мондый гадәт. Бу инде ришвәтчелеккә керми. Минем Норлат урта мәктәбендә укучыларның үз куллары белән эшләгән һәм мәктәп музеенда калдырган экспонатларны күргәнемне хәтерлим. Авторларын да язып куйганнар. Ни өчен класс җитәкчесенә яки яраткан укытучыңа үз кулың белән эшләгән модельне тапшырмаска?! Бу инде чын бүләк булып, укучының саф күңеленнән чыккан рәхмәте дә булыр иде, дип әйтәсе килә.
Шуны да онытмаска кирәк: илебез бай булганда гына киләчәк тормышыбыз имин булачак. Моның өчен көчле икътисад, мәдәниятның үсеше таләп ителә. Илдә коррупция хөкем сөрә икән, тоннельнең икенче ягында яктылык тиз генә күренмәскә мөмкин. «Өметсез - шайтан», диләр. Әмма без өметләнеп яшик. Кеше бәхетен үзе ясый. Бу - намуслы тырыш хезмәт, гаделлек, үзара ихтирам; алдашу, ялган, тәлинкә тоту сыйфатларын тормышыбыздан сызып ыргыту.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: