Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Гимназия югары бәя алды

Гимназия югары бәя алды 3нче гимназиядә «Сәяси мәдәни мәгариф шартларында иҗади шәхесне формалаштыру: иҗади сәләтне үстерү технологияләре» дигән темага багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Бу көнне гимназиягә республиканың иң тәҗрибәле укытучылары җыелды һәм аларга төрледән-төрле ачык дәрес, мастер-класслар күрсәтелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Педагогика һәм психология...

Гимназия югары бәя алды
3нче гимназиядә «Сәяси мәдәни мәгариф шартларында иҗади шәхесне формалаштыру: иҗади сәләтне үстерү технологияләре» дигән темага багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.

Бу көнне гимназиягә республиканың иң тәҗрибәле укытучылары җыелды һәм аларга төрледән-төрле ачык дәрес, мастер-класслар күрсәтелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Педагогика һәм психология институты һәм мәгариф идарәсе оештырган мондый күләмле чараның 3нче гимназиядә узуы, әлбәттә, юкка түгел. Укучыларның БДИ күрсәткечләре - югары һәм педагогик коллективның көчле булуы белән дә гимназия шәһәр һәм районда гына түгел, ә республикада да яхшы таныш.
Конференциянең ачылу тантанасыннан соң укытучылар, ә алар тәҗрибә уртаклашырга башка районнардан да килгән иде, төрле классларга ачык дәрес карарга таралышты. Миңа исә югары квалификацияле укытучы, «Иң яхшы укытучыбыз» республика бәйгесе җиңүчесе Мәдинә Әдиятуллина уздырган «Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы»на багышланган мастер-класста катнашырга туры килде. Ул төрле мәктәпләрдән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өч төркемгә бүленеп, төрле биремнәрне үтәп, көч сынашып, тәҗрибә туплау һәм осталыкларын гына түгел, ә белемнәрен дә күрсәтүгә корылган иде. Әлбәттә, бу мәңгелек темага берәү дә битараф түгел, шул исәптән педагоглар да. Ә инде Габделҗаббар Кандалый, Кол Гали, Һади Такташ иҗатында сурәтләнгән мәхәббәт темасын ачып бирү алар өчен икеләтә кызык булды. Шуның кадәр бирелеп эшлиләр ки, Мәдинә Хафизовна да: «Укытучылар белән эшләве күпкә кызык икән», - дип, нәтиҗә ясады. Дәрес вакыты узганын сизмәдек тә. Конференциядә икенче дәрескә дә бик күп ачык дәресләр билгеләнгән иде. Монысында «Күренекле якташлар» музеенда оештырылган очрашуны сайладым. Бу музейга бихисап күренекле, дәрәҗәле кунакларның килгәне бар, алар белән укучылар катнашында уздырылган очрашулар хакында газетабыз да яктыртып барырга тырыша. Бу юлы исә музейга кунакка - әлеге гимназиядә 38 ел гомерен балаларга немец телен укыткан, шәһәребезнең хөрмәткә лаеклы кешесе Зоя Сафиуллина килгән иде. Укучылар, кунаклар аның тормыш юлы белән танышты, кызыксындырган сорауларны яудырды. Мөгаен, күпләр әле Зоя ханымның шәһәр күлен саклап калуда әйтеп бетергесез күп көч куйганын белмәгәндер дә. Музей җитәкчесе Флера Кәримова алып барган әлеге очрашу өчен, әлбәттә, 45 минут бик аз иде.
2011 ел гимназия өчен аеруча мөһим: сентябрьдә бу уку йорты ачылуга 75 ел тулды. Ә укытучылар исә конференциядә дәресләрнең кызыклы гына түгел, ә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен һәм уйлау сәләтен арттырырга ярдәм итүен дә күрсәтте. Конференциягә йомгак ясаганда кунаклар коллегалары хезмәтенә югары бәя бирде.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250