Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Дуслык бәйрәмендә

2012 ел республикабызда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Халкыбызның үткән тарихын, аның рухи мәдәниятен чагылдырган чаралар инде бөтен учреждениеләрдә үткәрелә башлады. Норлат китапханәсендә үткән Дуслык бәйрәме республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының дус-тату булып, бер-берсенә кунакка йөреп, аларның йолаларын, телләрен хөрмәт итеп, аралашып яшәвен күрсәтүне максат итеп куйган. Татар, мари,...

2012 ел республикабызда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Халкыбызның үткән тарихын, аның рухи мәдәниятен чагылдырган чаралар инде бөтен учреждениеләрдә үткәрелә башлады. Норлат китапханәсендә үткән Дуслык бәйрәме республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының дус-тату булып, бер-берсенә кунакка йөреп, аларның йолаларын, телләрен хөрмәт итеп, аралашып яшәвен күрсәтүне максат итеп куйган. Татар, мари, башкорт һәм рус халыкларының милли киемнәрен киеп, укучылар шушы милләтнең иң яхшы сыйфатларын санады, җыр-биюләрен башкарды, интеллектуаль яктан да белемнәрен күрсәтте. Тагын шунысын да әйтеп үтәсе килә: китапханәләрдә заманча техникаларны куллану кичәләрне тагын да баета, китапханәчеләргә яңа алымнар белән эшләү мөмкинлеге бирә.
Ә рәсемдәге кызлар - Дуслык кичәсендә катнашучылар, барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга үз өлешләрен кертеп, бик изге эш эшлиләр.
Р.Минһаҗ.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев