Яшел Үзән

Бусагада проблема бар

Озак еллар бергә яшәүче дус, тату гаиләләр турында гел язып торалар газеталарда. ЗАГС хезмәткәрләре дә хөрмәтли аларны. Мондый парларны тагын да матуррак итеп хөрмәтләргә дә була, минемчә. Ничек итепме? Ресторанда яисә зур кафеда. Табын артында һәм концерт-тамаша белән. Кем акчасына дисезме? Муниципалитет акчасына. Яисә шушы гаиләләр эшләп чыккан предприятиеләр хисабына....

Озак еллар бергә яшәүче дус, тату гаиләләр турында гел язып торалар газеталарда. ЗАГС хезмәткәрләре дә хөрмәтли аларны. Мондый парларны тагын да матуррак итеп хөрмәтләргә дә була, минемчә. Ничек итепме?
Ресторанда яисә зур кафеда. Табын артында һәм концерт-тамаша белән. Кем акчасына дисезме? Муниципалитет акчасына. Яисә шушы гаиләләр эшләп чыккан предприятиеләр хисабына. Файдасы булмый калмас, ышанып әйтәм.
Беребезгә дә сер түгел: соңгы елларда яшьләр гаилә корырга ашкынып тормый. Кайсыберләре, өйләнешеп, әти-әнисенең зур-зур акчасына туйлар үткәрә дә, күпмедер вакыттан соң, вак-төяк сәбәп табып, аерылыша. Балалары булса, йә әнисе тәрбияли, йә булмаса, әби-бабасы. Кызык өчен генә булса да, мәктәпләргә барып, сыйныфтагы балаларны карагыз, чагыштырыгыз әле: бөтен балаларның 60-70 проценты тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә бит. Нәрсә күреп үсә ул бала тулы булмаган гаиләдә? Кызлары да, малайлары да гаиләдә ир кеше, ата ролен күрми-белми үсә, нәтиҗәсе күз алдында: мондый балалар, соңыннан гаилә дә кора алмый, өйләнсә дә, ялгызлар санын арттырып, аерылыша.
Күп еллар дәвамында бергә яшәгән гаиләләр өчен бәйрәмнәр ешрак һәм күркәмрәк төстә үткәрелсә, ышанып әйтә алам, аерылып яшәүчеләр кимрәк булыр сыман. Тату гаиләләрдә балалар да яхшы тәрбия ала, соңыннан үзе дә илгә-көнгә батыр, матур балалар үстерә.
Гаилә - җәмгыятьнең зур терәге ул, дип өйрәтәләр иде безне мәктәптә. Хәзер нәрсә күрәбез? Торган саен ялгызлар саны арта тора. Безнең 9 катлы йортның бер подъездында, мәсәлән, өйләнмәгән 17 егет, кияүгә чыкмагын 9 кыз бар. Аларның һәркайсы алтын бәясенә торырлык. Егетләре затлы машинада йөри, абруйлы эштә. Кызлары дипломлы белгечләр. Иптәшләренең, кияүгә чыгып, йә аерылып торуын күрәләр дә, өйләнми дә, кияүгә дә чыкмый алар. Нәрсә булды безнең җәмгыятькә?
Һәр кеше, бигрәк тә җитәкчеләр яшьләрне башлы-күзле итү турында уйларга тиеш. Яшьләр өйләнешеп, гаилә кормаса, балалар тумаса, 15-20 елдан заводларда, зур һәм кечкенә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, эшләргә кеше дә булмаячак. Каравыл кычкырсаң да булмас, иртәме-соңмы бу проблеманы барыбер хәл итәргә туры киләчәк.
Үзен җитәкче дип бүген борын күтәреп йөргән җитәкчеләр, халык сайлап куйган депутатлар бу хакта әзме-күпме уйлансын һәм бу хәлне төзәтү өчен нәрсә дә булса эшләсен иде.
Озак еллар бергә яшәүчеләрне хөрмәтләү - гаиләнең абруен күтәрүдә эшнең бер юнәлеше. Аның бүтән юллары да бардыр, бергәләп, уртага салып уйлашсак, мондый хәлдән чыгу юлын табарбыз. Киңәшле эш таркалмас дигән безнең борынгы бабалар, кул кушырып утырып булмый, нәрсә дә булса эшлик.
Сәлим Гайфуллин.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: