Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Балачак музее булырмы?

ТР Милли музеенда «Казанда балачак музее» китабы тәкъдир ителде. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова 2007 елда газета укучыларга үзләре уйнаган уенчыклар турында хатирәләрен яңартырга чакырып мөрәҗәгать итә. Өч ел дәвамында укучылар яраткан уенчыклары турында газетага язып тора. Уникаль материаллардан китап туплана. Ә аны Венера Якупова төзи. - Швециядә...

ТР Милли музеенда «Казанда балачак музее» китабы тәкъдир ителде.

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова 2007 елда газета укучыларга үзләре уйнаган уенчыклар турында хатирәләрен яңартырга чакырып мөрәҗәгать итә. Өч ел дәвамында укучылар яраткан уенчыклары турында газетага язып тора. Уникаль материаллардан китап туплана. Ә аны Венера Якупова төзи.
- Швециядә булганда безнең төркемне Стокгольмның Юнибакены - Малыш, Карлсон турында әкиятләр авторы Астрид Линдгрен әкиятләре геройлары яши торган музейга алып керделәр. Музейның концепциясе: «Зинһар өчен, кулларыгыз белән тотып карагыз!» Балаларга монда барысы да рөхсәт ителә. Алар әти-әниләре белән әкият интерьерлары арасында әкият геройлары белән вакытларын бик күңелле һәм файдалы уздыра. Моннан кала үз халкының тарихы, традицияләре белән дә таныша. Теләсә кайсы шәһәр баласы авыл кешесе булып яшәп карый: сыер сава, сәнәк белән эшли, такта кисә, кадак кага. Мин шунда уйлап куйдым: ни өчен әле шундый интерактив музей Казанда булмаска тиеш? Ни өчен хәзерге заман баласы күп вакытын компьютер артында яки телевизор карап уздыра? Һәм менә бу китап Казанда чын балачак музее ачуга бер адым, - дип сөйли Венера Якупова.
Җыентыкта 132 уен турында мәгълүмат тупланган, бу татарстанлылар уйнаган уеннарның тулы исемлеге түгел әле. Китап мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүчеләр, укытучылар, лагерьларда эшләүчеләр өчен менә дигән булышчы.
Китапны тәкъдир итү белән бергә «Балачагымның уеннары һәм уенчыклары» оригиналь музей проекты старт алды. Аның кысасында «Уенчык: җыябыз, саклыйбыз, уйныйбыз» акциясе игълан ителде. Музейга матур бер хатирә белән бәйле элеккеге уенчыклары белән килүчеләр, ТР Милли музеена түләүсез кереп, музей экспонатлары белән таныша ала.
Гүзәл Минһаҗева
Язманың тулы варианты газетаның 5нче санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250