Яшел Үзән

Бактерияләр белән дус яшик

Миңа бер әңгәмә шаһиты булырга туры килде. Ике хатын, сүз иярә сүз чыгып, табибларны сүгеп алдылар. «Дәвалый белмиләр, кефир эчәргә кушалар. Өлкәннәрдән көлүләре шулдыр инде!» Бу сүзләр артында нинди авыру ятканын аңлавы кыен түгел, кефир, димәк, сүз дисбактериоз турында бара. Аның белән өлкәннәрнең - 80, балаларның 30-40 проценты интегә. Туры...

Миңа бер әңгәмә шаһиты булырга туры килде. Ике хатын, сүз иярә сүз чыгып, табибларны сүгеп алдылар. «Дәвалый белмиләр, кефир эчәргә кушалар. Өлкәннәрдән көлүләре шулдыр инде!» Бу сүзләр артында нинди авыру ятканын аңлавы кыен түгел, кефир, димәк, сүз дисбактериоз турында бара. Аның белән өлкәннәрнең - 80, балаларның 30-40 проценты интегә.

Туры эчәклектә 10лап микроорганизм бар. Аларны шартлы рәвештә «дусларга» һәм «дошманнарга» бүлеп була. Алар арасында күп санлы файдалы бифидобактерияләр, лактобактерияләр, нейтраль таякчыклар һәм патоген флора - авыру китереп чыгаручы бактерияләр һәм микроблар бар. Әгәр эчәклек микрофлорасында файдалы микроорганизмнар күбрәк булса, бу торышны нормобиоценоз дип атыйлар. Бу баланс бозылса, кеше өчен куркыныч авыру - дисбактериоз барлыкка килә. Дисбактериоз (диарея, эч кибү, метеоризм һәм башкалар) артында организм функцияләренең җитди бозылу очраклары яшеренә.
Микрофлора нормаль булганда эчәклектә булган бактерияләр организмны токсиннардан саклый. Нормаль микрофлора аксымнар, майлар һәм углеводлар алмашында катнаша, гистаминнар бүленеп чыгуны киметә, аллергия авыруларына каршы көрәшә. Патоген флора өстенлекле булса, эчәк авырулары килеп чыгу һәм бавырның агулану куркынычы арта, витаминнар, бигрәк тә В группасы эшкәртелми. Бу авитаминозга китерә, нерв системасы какшый. Дисбактериоз иммунодефицит, ОРВИ һәм йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Дисбактериоз килеп чыгуның иң беренче сәбәбе - стресс. Галимнәр тикшерүенә караганда, даими стресс хәлендә яшәгән һәм эшләгән кешеләр арасында дисбактериоз еш күзәтелгән. Икенче сәбәбе - антибиотиклар һәм гормоннар. Алар ашкайнату процессын үзгәртә. Нәтиҗәдә нормаль микрофлора патоген микроорганизмнар белән алмаша. Моңа нигездә экологик яктан уңайсыз шартларда яшәүчеләр, өлкән кешеләр тиз бирешә. Аларның 70-90 проценты дисбактериоз белән авырый. Коры һәм ысланган ризыклар, чипсылар, баллы тәм-томнар шулай ук дисбактериоз китереп чыгара ала.
Дисбактериоз диагнозы лаборатория анализы ясап билгеләнә. Ул һәрвакыт диярлек рахит, остеохондроз, аллергия, авитаминоз, анемия, иммунитет кимү кебек авырулар белән бергә бара. Әлеге авыруларның берәр билгесе генә булса да, комплекслы терапия алу өчен кирәкле анализларны бирергә кирәк. Тере бактерияле препаратлардан тыш (бифидумбактерияләр, бифидум-форте, лактобактерияләр, ацилакт, аципол һәм башкалар) белгечләр функциональ ашамлыкларга өстенлек бирә: боларга сөт һәм тере бактерияле әчегән сөт ашамлыклары керә. Алар организмнан әкренләп даруны этеп чыгара.
Димәк, авыруга кефир кулланырга кушып, табиблар ялгышмаган булып чыга. Яшел Үзән кибетләрендә бифидобактерияле «Бифидок», «Бифитон» сатып алырга була. Лактулозалы «Лактиналь» кефиры ашказаны-эчәк тракты торышына әйбәт тәэсир итә. Әмма дисбактериоздан әлеге ашамлыкларны даими кулланганда гына дәваланырга мөмкин.
Дөнья илләрендә мондый функциональ ризыкны елына 3 миллиард сумлык җитештерәләр. Аларга кефир гына түгел, туңдырма, май, эремчек, сок һәм йогырт та керә. Һәр айда Көнбатыш илләрендә яшәүче бер кеше аларны 15 килограмм ашый, ә россияле - нибары 0,5 килограмм. Кызганыч...
Болардан тыш, дисбактериоз профилактикасы өчен ашауны җайга салу мөһим. Безнең өстәлдә клетчаткалы ашамлыклар (җиләк-җимеш, яшелчә), ярмалы ризыклар, көрпәле әйберләр күп булырга тиеш.
Ольга Тарбушкина,
ФБУЗның «ТРда гигиена һәм эпидемилогия үзәге»нең Яшел Үзән филиалы табибы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: