Яшел Үзән

Авыл халкы ничек яши

Билгеле булганча, СССР дәүләте таркалгач, авыл хуҗалыгы көтелмәгән авырлыклар кичерә башлады. Авыл дәүләт ярдәменнән мәхрүм калды. Ә бит авылдан башка шәһәр дә яши алмый. Авыл хуҗалыгы ашамлыклар гына җитештереп калмый, ә сәнәгатьне чимал белән дә тәэмин итеп тора. Әле дә хәтеремдә. Сугышка кадәр безнең авыл күп тармаклы хуҗалыкларның берсе булды,...


Билгеле булганча, СССР дәүләте таркалгач, авыл хуҗалыгы көтелмәгән авырлыклар кичерә башлады. Авыл дәүләт ярдәменнән мәхрүм калды. Ә бит авылдан башка шәһәр дә яши алмый. Авыл хуҗалыгы ашамлыклар гына җитештереп калмый, ә сәнәгатьне чимал белән дә тәэмин итеп тора.

Әле дә хәтеремдә. Сугышка кадәр безнең авыл күп тармаклы хуҗалыкларның берсе булды, бөртеклеләрдән арыш, бодай, борчак, солы, арпа, карабодай, тары, вика, киндер һ.б. игелде. Күп төрле яшелчәләр - кишер, чөгендер, томат, кыяр, кәбестә, суган, өч төрле турнепс, шалкан утыртыла, йорт хайваннарыннан - нәселле атлар, мөгезле эре терлекләрдән тыш, сарык, дуңгыз фермасы яшәп килде, йорт кошларыннан тавыклар, казлар да хуҗалыкта үз урыннарын таптылар. Берничә йөз баштан торган умарта да халык байлыгын арттыруда үз өлешен кертеп тора иде. Моннан тыш зур алмагач бакчасы, карлыган басуы колхозның күчемсез милкен тәшкил итүе онытылмаган. Әмма үткән гасырның икенче яртысында колхозларны, шулай ук районнарны берләштереп, таркаулык, хуҗасызлык китереп чыгардылар. Дисциплина йомшарды, тәртипсезлек артты. Хуҗалык күп тармакларын югалта башладык. Авыл хуҗалыгы буенча үткәрелгән күптөрле реформалар файдасызга калды, көтелгән максатка ирешә алмадык. Инде Советлар Союзы җимерелгәч, авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменнән читтә калды, шунлыктан колхозлар стихияле рәвештә таркала башлады. Әйтергә кирәк, бу моменттан файдаланып, кайбер кәкре куллылар үзләренең шәхси байлыкларын колхозның күчемсез милке хисабына арттырып тордылар. Бүген мәһабәт биналар, гаражлар, машиналар паркы, тимерче алачыгы, тегермән, янгын сагы ДЕПОсы, пилорама урыннарында җимерекләр өеме калкып тора.
Хәтта күп гектар җирләрне сугарып торган су сиптергеч агрегатлар да «сул якка» киткәннәр.
Дөрес, дәүләт соңгы елларда авыл хуҗалыгына ярдәм кулы суза башлады. Инвесторлар килеп, җирләрне хәзерге заман техникасы белән эшкәртә башладылар. Уңышның саны белән сыйфаты да арта дип әйтәсе килә. Дәүләт булышлыгы белән фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Шәхси хуҗалыкларга да хайван асрау өчен шартлар тудырыла, күпме хәленнән килә, шулкадәр хайван тот, саны чикләнмәгән. Дәүләт акчалата да ярдәм итә. Авылда умарта тотучылар да арта башлады. Артык балны шәһәргә илтеп саталар. Димәк, шәһәр кешесенә кыйммәтле ризык - бал ашау мөмкинлеге арта.
Әмма быелгы бал сезоны умартачыларны шатландырмады. Җылы көннәр саны шактый булса да, бал кортлары балны тиешле күләмдә җыя алмады. Тәҗрибәле умартачыларның әйтүенә караганда, төп сәбәп - кырларда бал җыя торган культуралы үләннәрнең булмавында, ягъни аз булуы. Бу елларда бал бирә торган культуралар - карабодай, рапс, донник, көнбагыш авыл тирәсендәге басуларда бөтенләй юк. Билгеле, бу җирләр инвестор - «Кызыл Шәрык» карамагында. Әмма бу оешма белән сөйләшеп, проблеманы хәл итеп була. Һәрбер җитәкче уңышны күтәрүдә бал кортының нинди роль уйнаганын бик яхшы белә. Нигә басуга орлык өчен люцерна орлыгы чәчмәскә? Базарда аның орлыгы кыйммәт тора, сабагы терлек азыгына китә. Рапс терлек азыгы гына түгел, май да бирә, чәчәкләреннән кортлар бал җыя. Ә карабодай ярмасының нинди кыйммәт икәнлеген барыбыз да белә. Аның балы аеруча файдалы.
Билгеле, урманда бал бирә торган агачлар үсә, ләкин алар бездән 6 километр ераклыкта. Авыл тирәсендә бал бирә торган үсемлекләр чәчү белән генә бал уңышын арттырып була. Әмма моны тормышка ашыру өчен авыл җирлеге башлыгының тырышлыгы зарур. Халык мәнфәгатьләрен үтәү- төп бурычы икәнлеген аңласын иде. Басу җирләре бит пайчыларныкы. Алар бу җирләрне арендага гына биргәннәр. Шулай булгач, авыл җитәкчесе, арендатор белән контактка кереп, законлы рәвештә чәчү әйләнешенә үзгәрешләр кертә ала.
Авыл халкын борчый торган проблемалар бихисап. Аларны халык белән киңәшеп хәл итеп була. Көндәлек матбугат битләрендә, теле-радио хәбәрләрендә дәүләт һәм республика җитәкчеләренең гади халык белән даими рәвештә аралашып, мәгънәле әңгәмәләр үткәрүләрен ишетеп-күреп торабыз. Җирле җитәкчеләргә, һич булмаганда, алардан үрнәк аласы иде. Бер үк район җитәкчеләренең дә контроле күренсен иде.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: