4 август 2021 яңалыклары
-
Covid-19 тәүлек эчендә 50 татарстанлы чирләгән, 52се савыккан
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 50 очрагы ачыкланды, барысы да контактта булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстан илкүләм проектлар буенча төзелеш һәм ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча алды
2021 елда Татарстанның Төзелеш министрлыгы алты Милли федераль программаны тормышка ашыруда катнаша: “Демография”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау” һәм “Мәдәният”. Республика объектларын төзү, ремонтлау һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән.
-
Яшел Үзән халкын эш урыннары ярминкәсенә чакыралар
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра Ул 5 августта, Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Юлга ауган агачлар һәм давыл: Татарстан халкы көчле җилдән зыян күргән урыннардан фото һәм видеолар бастыра
Казанда, Биектау районында һәм Яшел Үзәндә көчле яңгыр явып узды.
-
Алексей Песошин Татарстанның район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды
Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
-
Коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны арта
Татарстанда тагын өч кеше - 1942 һәм 1951 елда туган ике хатын-кыз, 1947 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән.
-
Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.
-
Яшел Үзән районында мобиль кабул итү бүлмәләре эшли башлый
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан “Бердәм Россия" татарстанлыларның тәкъдимнәрен һәм инициативаларын җыю өчен мобиль кабул итү бүлмәләре эшен башлап җибәрде.