5 август 2019 яңалыклары
-
Ишегалларында очрашулар, онытмагыз!
Татарстанда «Безнең ишегалды» проекты – республикада бөтен күп фатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерүне керткән программаны эшләү өчен әзерлек этабы старт алды.
-
Казанда медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм абруен күтәрү турында сөйләштеләр
Дискуссияне ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова алып барды.
-
Кыярдан кышка салат ясыйбыз
Бакчаларда кыяр уңышы шатландыра, инде авыз итеп карадык, хәзер кышка салатлар ясасак та була. Ел да үзегез әзерли торган рецепт янына менә монысын да кыстырып куегыз әле. Бәлки кулланырсыз.
-
Бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/190990/
-
Хәзер машина йөртүчеләр тизлекне радар алдыннан киметеп, аны узгач куа алмый
«Мәскәү — Уфа», «Казан — Оренбург» һәм «Казан — Ульяновск» федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында Автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы барлыкка килде.
-
Яңа маршрут
Татарстанда Зөя утрау-каласына кадәр интермодаль маршрут ачылды. Шул исемдәге станциягә электричкада барып җиткән туристлар тарихи урынга автобусда барып җитә һәм алты музейны күрә ала.
-
Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады
75 мең сумнан артык хезмәт хакын россиялеләрнең 12 проценты ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Элеккеге ирегез алимент түләдән качамы?
Сишәмбе, 6 августта, Яшел Үзәндә ата-аналары алимент түләүдән качып йөргән балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтү буенча кабул итү оештырыла.
-
Сессия була
8 августта, пәнҗешәмбе, Яшел Үзәндә район Советы депутатларының кырык тугызынчы, ә шәһәр Советының кырык сигезенче сессиясе була.
-
Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр артык кирәк булмаган әйберләр алу өчен кредиттан файдалана
25 яшьтән яшьрәк россиялеләргә кредитларны бары тик белем һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Барлык гаражлар сүтелде
Яшел Үзәннең Жуков урамында законсыз төзелгән барлык гаражлар юк булды.