22 июнь 2019 яңалыклары
-
Сания ападан үрнәк алыгыз!
«Яшел Үзән» гә язылырга санаулы көннәр генә калып бара.
-
Без дә Болгарга бардык
15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Изге Болгар җыены» булды. Һәм әлеге мөһим чарада Яшел Үзән делегациясе дә катнашты.
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Безнең авылда да узды ул бәйрәм һәм аны балалар сабан туе дип атасаң дөресрәк буладыр, мөгаен.
-
Нигә яна бу йортлар?
Бушап калган авария хәлендәге йортларда чыккан янгыннар саны артканнан-арта гына бара. Ел башыннан бирле шундый 33 янгын теркәлде. Аеруча яз ахыры, җәй башы бик кызу булды.
-
Кечкенә авылның иман йорты һәрчак ачык
Нинди генә катлаулы заманнарда да әби-бабайларыбыз динебезне саклап калу өчен җаны-тәне белән тырышкан. Татар Наратлысы авылында, мәсәлән, җомга намазын, мәчет юк дип тормаганнар, Разыя апалар йортында укыганнар. Аллаһка шөкер, дингә караш үзгәрде, Исламны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар да, әлһәмдүлиллаһ, көннән-көн арта бара.
-
Шикле машина йөртүчеләргә битараф булмагыз
2019 ел башыннан руль артына салмыш хәлдә утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 31 авария чыккан.
-
Татар китапханәсе ишекләрен ачты
Россия көнендә, ниһаять, Мичурин урамында урнашкан татар милли китапханәсе, төзекләндерү эшләреннән соң, үз ишекләрен ачты. Бу көнне күп милләттәшләребез зарыгып көтте. Шуңа да ачылу тантанасы зур бәйрәмгә тиң иде.
-
TIMERMAN меңнән артык йөгерүчене җыйды
Узган якшәмбедә «Маяк» спорт комплексы территориясендә TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында узган йөгерүдә бөтен Россиядән килгән меңнән артык кеше катнашты. Йөгерергә яратучылар Татарстаннан тыш Марий Элдан, Ленинград, Самара, Киров өлкәләреннән, Чувашия, Башкортстан, Мәскәүдән кадәр килгән иде. Күреп торасыз, ярышның географиясе киң.