28 октябрь 2017 яңалыклары
-
Яшел Үзән чәчәкләр шәһәренә әйләнәчәк
Яшел Үзән шәһәре элек-электән үзенең яшеллеге, чәчәкләре белән башкалардан аерылып торган. Андый шәһәрдә яшәү өчен табигать тырышлыгына гына ышанырга түгел, ә гөл-чәчәкләрне куллардан да тамдырырга кирәк шул. Узган гасырның 70-80нче елларында шәһәрдә ел саен 2,5 миллионлап чәчәк утырта торган булганнар. Шуңа күрә Яшел Үзәннең элеккеге данын кире кайтару өчен район башкарма комитеты үз алдына амбициоз бурыч куя – Яшел Үзәнне чәчәккә күмәргә җыена.
-
Гаилә учагы авылда яктырак яна
Авылда яшәүче яшь гаиләләрнең ялларын күңелле, файдалы һәм мәдәни чаралар белән баетып, актив, сәламәт яшәү рәвешен үз итеп, гаилә тормышларын ныгытыр өчен дә уздырылган «Гаилә учагы» дип исемләнгән фестиваль-бәйгесендә җиде гаилә катнашты.
-
АЗС басучылар тотылган
Яшел Үзән прокуратурасы 38 яшьлек Александр Сергеевка (исем-фамилиясе үзгәртелде) берничә статья буенча гаепләү чыгарып, аның эшен судка җибәрде.
-
Тарихы бай, киләчәге тагын да ышанычлы
Сөт эшкәртү комбинаты шаулатып-гөрләтеп 60 еллыгын билгеләде.
-
Дәшми калу мөмкин түгел
Шушындый көнгә килеп җиттек, җәмәгать. Татар телен укытыргамы, юкмы дигән бәхәс кызганнан-кыза гына бара. Россия Президентының Йошкар-Олада әйткән сүзләре шуның кадәр тавыш чыгарыр дип кем уйлаган. Бүген, шушы ук Татарстанда яшәүчеләрнең туган телебезгә карата булган фикерләрен ишетеп йөрәк әрни.