Күңелендә бер ятимне булса да әниле итәр идем дип йөрүчеләр шактыйдыр ул. Тик бу теләкне үти алучылар гына сирәк. Берәүләр: "Без моңа әле әзер түгел, башта үзебезнекеләрне аякка бастырыйк", икенчеләр: "Рәтле баланы ташламаслар иде", - дип баш ватканда, кемнәрдер берне түгел, өй тутырып бала үстерә.